16+

Үзебездән торамы?

Уразаның тәнгә һәм җанга рәхәтлек китерүе инде күптән яңалык түгел. Ә моңа яңа керешүчеләрне исә Рамазан ае әле моңарчы таныш булмаган хисләр кичерергә этәрә. Дустым инде бер ел буе Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә яши. Эссегә дә, эш һәм яшәү шартларына да тәмам күнегеп беткән. Аның бу илгә китүе мине башта...

Үзебездән торамы?

Уразаның тәнгә һәм җанга рәхәтлек китерүе инде күптән яңалык түгел. Ә моңа яңа керешүчеләрне исә Рамазан ае әле моңарчы таныш булмаган хисләр кичерергә этәрә. Дустым инде бер ел буе Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә яши. Эссегә дә, эш һәм яшәү шартларына да тәмам күнегеп беткән. Аның бу илгә китүе мине башта...

Уразаның тәнгә һәм җанга рәхәтлек китерүе инде күптән яңалык түгел. Ә моңа яңа керешүчеләрне исә Рамазан ае әле моңарчы таныш булмаган хисләр кичерергә этәрә.
Дустым инде бер ел буе Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә яши. Эссегә дә, эш һәм яшәү шартларына да тәмам күнегеп беткән. Аның бу илгә китүе мине башта гаҗәпләндергән иде. Исламны һәм, гомумән, мөселманнарны бик өнәп бетерми иде ул. Хәер, аның гаиләсендә дә дин хупланмый шул. Массакүләм мәгълүмат чараларында да Ислам турында тискәре язмалар укып үскән дустым элек динебезне бөтенләй аңламады да, кабул да итмәде. Аллаһы рәхмәте, тора-бара фикере бераз үзгәргән икән, быел ул миңа ураза тотарга ниятләвен язды.
Инде менә бергә ураза тотабыз. Көн саен диярлек шалтыратып, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклаша. Уйларым тәртипкә килде, үземне җиңел һәм сәламәт хис итәм, ди. Алай гына да түгел, уразага кергәч, ул тормышында уңай үзгәрешләр барлыкка килүен сизгән. Мөселман илендә яшәү, иманлы кешеләр белән аралашу аның Исламга карата фикерләрен әнә шулай үзгәрткән.
Гарәп Әмирлекләрендә дингә һәм мөселманнарга хөрмәт зур, ди ул. Быел Рамазан аенда андагы көн озынлыгы 14-15 сәгать тирәсе. Ураза тотучыларның эш вакыты 3 сәгатькә кыскартылган. Ә ураза тотмаучыларга җәмәгать һәм эш урыннарында күрсәтеп ашау тыелган. Кафе һәм ресторан тәрәзәләренә дә кара пәрдәләр эләләр икән.
Кешенең фикере һәм карашлары формалашуга яки үзгәрүгә нәрсә йогынты ясый? Тәрбияме, яшәгән, укыган һәм эшләгән мохитме, әллә инде, минем әни әйтергә яратканча, барысы да үзебездән торамы? Миңа калса, тәрбия һәм мохитнең йогынтысы аеруча зур. Алай да, «үз башында булмаса...» дигән әйтем белән дә килешми булмый. Гомумән, бу сорауга төгәл җавап табуы да авыр. Юлыбызда акыллы, мәрхәмәтле, иманлы кешеләр генә очрасын иде дә безне яхшылыкка гына өндәсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading