Шәһри Казан

"Мәетләр безнең белән булган бөтен хәлләрне дә белеп тора..."

Газета укучыларыбыздан каберлекләргә кагылышлы сораулар еш килә. Искергән кабер ташын яки чардуганын алыштырырга ярыймы? Кабер өстендәге агачларны кисү гөнаһ түгелме? Зиратка кергәндә нинди дога укырга? Әлеге һәм башка сорауларның барысын бергә туплап, без аларны «Сәлах» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВка юлладык.

– Чардуган урнаштыру ул бездә бер гадәт кенә. Шәригатьтә аны кую мәҗбүри дигән нәрсә юк. Элек зиратлар коймалар белән әйләндереп алынмаган булган. Терлекләр, хайваннар кереп таптап йөрмәсен өчен каберне чардуган белән уратып алганнар һәм шул бер гадәт булып кереп киткән. Хәзер кайбер районнарда чардуганны куймый да башладылар. Зур кабер ташларын урнаштыруны да, аларга фотосурәт куюны да тыялар. Әгәр дә чардуганны яңага алыштырасың килә икән, шәригать буенча аның бер гөнаһы да юк. Алыштырмасаң да берни булмый. Кеше фәкать үзе хәл итә. Җимерелеп бара торган иске кабер ташын алыштыруның да гаебе юк.

– Кайберәүләр кабер ташын кыйммәтле материалдан, бизәкләп-сырлап, әллә нинди формаларга китереп ясата.
– Кабер ташын гади генә, артык зур итмичә ясатырга кирәк. Исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган һәм үлгән елларын кую да җитә. Башка бер әйбер дә кирәкми. Бүген шундый тенденция китте – зиратларда берсеннән-берсе зур кабер ташлары куялар, бу акча гына сарыф итү була. Ә исраф диндә гөнаһ. Фотосурәт кую да диндә катгый тыела.

– Дин әһелләре кабер ташына гарәпчә дога язуны да килештерми дип беләм?
– Кирәкле нәрсә түгел ул.

– Кабер өстенә ясалма чәчәкләр батырып кую да дөрес гамәл түгелдер.
– Ул мәеткә бернинди файда бирми. Зур булып үсми торган агач яки куак, чын чәчәкләр утырту исә рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә кабергә хөрмә агачының ботагын кадап куйган һәм, шушы хөрмә ботагы кипкәнгә кадәр зекер кылыр, кабер ияләренең гөнаһлары, газаплары җиңеләер, – дигән. Әмма мәеткә чәчәк-агачлар түгел, безнең догабыз кирәк. Кеше үлгәч, өч әйбердән кала, аның бөтен гамәлләре язылудан туктый. Аның берсе – сәдака җария. Әйтик, мәчет яки мәдрәсә төзеткән, күпер яки юл салдырган булса, кешеләр алардан файдаланган саен, мәеткә савабы килеп торачак. Агач утыртып, аның җимешен кошлар яки кешеләр ашап торганда да әҗере мәеткә бара. Икенчесе – хәерле гыйлем, өченчесе – үзеннән соң хәер-дога кылучы бала калдыру. Үз балаңның догасы мулла укыган догадан да көчлерәк. Әти-әнисенең баласы өчен кылган доганы да берни алыштыра алмый. Кешеләр моны чынлап торып аңласалар, дога кылырга өйрәнерләр иде.

– Хәерле гыйлем биреп калдыру да зур савап, дидегез. Дога яки Коръән укырга өйрәтим әле, үлгәннән соң да миңа әҗере килеп торыр дигән ният дөресме соң?
– Әлбәттә, дөрес, чөнки Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен изге ният белән эшлисең. Әҗерне дә Аллаһ бирә. Китап язып акча эшлим дигән ният, әйтик, дөрес түгел. Башкалар укып файдалы гыйлем алсын дигән ният Аллаһ каршында дөрес.

– Газета укучыларыбыз каберлек өстендәге агачның ботакларын кисеп алырга ярыймы дип тә борчыла.
– Агач зур булып үсеп, ботаклары комачаулый икән, кисеп алудан шикләнергә кирәкми. Мин гомумән агач утырту ягында түгел, кечерәк куак утырту да бик җитә.

– Кечкенә бала җирләнгән кабер өстенә уенчык, кәнфитләр куеп калдыруга ничек карыйсыз?
– Бу очракта әти-әнинең хәлен аңларга һәм акларга була, аларны гаеплисе килми. Сабыр булырга гына өнди алабыз. Баланы югалтудан Аллаһ сакласын. Без аларның хәлендә булмадык, булырга да язмасын. Без түгел, балалар үзләре безне озатсыннар иде инде.

– Зират өстендәге үләнне чабарга һәм терлекләргә ашатырга ярыймы?
– Чабып алырга ярый, ә терлеккә ашатмау хәерле. Зираттагы шомырт яки башка җимешләрне дә ашарга ярамый. Ни дисәң дә, мәетләр таралып, агулы матдәләр бүлеп чыгара башлый.

Реклама

– Зиратта фәрештәләр буламы?
– Мәет җирләнгәннән соң кабер янындагы соңгы кеше кырык адым атлап киткәч, аның янына Мөнкир белән Нәкир килеп сорау ала башлый. Алар мәеттән: “Раббың кем? Динең кайсы дин? Пәйгамбәрең кем?” – дип сораячак Иманлы кеше: «Раббым – Аллаһы, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлләм», – дип җавап бирер. Имансыз мәет: «Мин аны белмим», – дияр. Беребезгә дә шул хәлдә калырга язмасын иде.

– Секундына әллә ничә кеше үлеп тора? Алар барысына да ничек сорау бирергә өлгерә соң?
– Газраил дә берүзе генә, әмма өлгерә. Галимнәр моны бик гади мисал белән аңлата. Өстәлне җыештырганда эскәтер өстендәге тәгамнарны берәмләп алып та, эскәтере белән бергә дә алып куеп була. Икенчесе тизрәк була бит. Газраил дә җаннарны берьюлы шулай ала.

– Зиратка нинди дога укып керергә кирәк?
– Гайшә анабыз: “Әй, Аллаһының Илчесе! Мәетләр өчен мин ничек дога кылыйм?” – дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.с.) аңа шул доганы өйрәткән: “Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ”. “Тынычлык булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләре. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз”.

– Зиратка барганыңны, имеш, анда яткан мәетләр белеп тора.
– Пәйгамбәребез һәм галимнәребез сүзләреннән бу чынлап та мәгълүм. Рәсүлебез, зиратка кергәндә сәлам бирегез, хакыйкатьтә алар сезне ишетәләр һәм җавап та бирәләр, әмма сез ишетмисез, диде. Ул үзенә дә, кайда гына булсаң да, салават әйтергә кушкан. Мәетләр безнең белән булган бөтен хәлләрне дә белеп тора. Әтием минем вафат, бервакыт төшемдә аңа, улым туды, дип әйттем, ул, мин беләм инде, улым, диде. Мәетләр белә, ишетә, аңлый, күрә, хәтта гөнаһ кылсаң, синең өчен кайгыра, саваплы эшеңә исә сөенә. Алар өчен озак вакыт дога кылмасаң, ашыйсы килә дип төшкә керәләр, йә башка берәр нәрсә сорыйлар.

– Кабер янында мәет өчен нинди дога укырга?
– “Ясин”, “Тәбәрәк”, “Фатиха” сүрәләрен укып, үз сүзләрегез белән гөнаһларын гафу әйләсәң, җәннәтле итсәң, кабер газапларыннан имин кылсаң иде, дип дога кылыгыз.

– Якыныңның кабере янында үзеңә алдан урын алып куярга ярыймы?
– Аның бернинди гөнаһы юк. Кешенең үлем турында алдан уйлап куюы әйбәт тә әле. Ул аның да кайчан да булса шушында килеп ятачагын искә төшереп тора.

– Зур юлларда шул урында фаҗигагә очрап үлгән кешеләр истәлегенә кечкенә генә һәйкәлләр куялар.
– Моны күреп, кеше шуннан гыйбрәт алса, юл кагыйдәләрен саклап, тизлеген киметсә, зыянлы түгел. Әмма зур һәйкәлләр куярга кирәкми. Әйткәнемчә, ул исраф. Мәеткә аның файдасы юк. Һәйкәл ясатырга сарыф иткән акчаны мескенгә мәет исеменнән сәдака итеп бирсә, аның өчен ул күпкә саваплырак.

Радик Сабиров фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: