Шәһри Казан

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора - Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу.

Намаздан соң Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга фарыз итеп йөкләтелгән гамәлләрнең берсе - зәкят. Зәкят ул - аерым бер мал-мөлкәттән фәкыйрьләр яисә мохтаҗлар хисабына бирелә торган билгеле акча күләме. «Зәкят» сүзе гарәп телендә ике мәгънәдә килә: «арттыру, күбәйтү, ишәйтү» һәм «чисталык, сафлык, пакьлек». Юкка гына Аллаһы Тәгалә "акча түләү"не "чиста итү" дип атамый. Зәкят ул - кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлыклардан, ярамаган эшләрдән арындыра, кешеләрнең күңелләрен саранлык кебек сыйфаттан азат итә. Ә иң мөһиме - зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек сәбәпле килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра. Казанның Галиев мәчетендә узган "Хәйриячелек - кризистан чыгу юлы" дигән түгәрәк өстәл барышында шул хакта сөйләштеләр.

Татар байлары мәдрәсәләргә булышмый

Реклама

Мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, соңгы егерме биш елда ислам дине күтәрелеп китсә дә, аның биш баганасының берсе булган зәкятне түләргә ашыкмыйбыз, җәмгыять әле аңа әзер түгел.

- Элек татар буржуазиясе, меценатлар мәчетләр, мәдрәсәләр тоткан. Муллаларга, мәдрәсә укытучыларына үз акчаларын түләгәннәр. Әмма вакыт узу белән ул югала. Әлеге байларның балалары аталарының эшен дәвам итми. Зәкят түләү белән бәйле проблемалар шул вакыттан ук килә. Үз чорында әлеге проблеманы Ш.Мәрҗани дә күтәреп чыга. Яшь байлар дин әһелләренә, мәдрәсә мөгаллимнәренә ярдәм итмиләр, дип яза ул. Бүгенге көндә дә шул ук хәл күзәтелә. Республикада тугыз мәдрәсә эшләп килә. Меценатларның аларга җитди ярдәм күрсәткәне юк, - ди ул.
Республикада барлыгы 1500 мәчет исәпләнә. 700 имамның тиешле белеме юк. Мәдәрәсә тәмамлап чыккан шәкертләр имам булырга ашыкмый, чөнки аларга хезмәт хакы түләүче юк, яшәргә йорт кирәк.

- Татар байлары, сүз дә юк, мәчет сала, әмма анда эшләргә имам да кирәк бит. Элек исә татар буржуазиясе мәчетне дә салган, имамны да үз акчасына тоткан, - дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Кесәңдә кеше акчасы йөри

Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы баш сәркатибе, Казан ислам институты проректоры Рөстәм Нургалиев зәкят түләүнең фазыйләтләре турында сөйләде.

- Зәкятне сәдака белән бутыйлар. Сәдакадан аермалы буларак, ул мәҗбүри санала. Коръәндә дә зәкят гел намаз сүзе белән янәшә бирелә. Намаз укырлык дәрәҗәгә ирешкән кеше зәкятен дә түләргә тиеш. Ул бит кешене мохтаҗ кешеләргә тиешле "артык" акчасыннан коткара. Кесәңдә кеше акчасын йөртәсең дип тә әйтергә була. Бездә "Зәкят" фонды эшләп килә, акчагызны әлеге фондка тапшыра аласыз. Зәкят биреп, кеше милеген дә иминиятләштерә. Ул милкеңне саклый, син исә тыныч кына йоклыйсың. Алтын-көмешләрең күп булып, аңардан да зәкят бирергә тиешсең. Югыйсә сине кыямәт көнендә зур сынау көтә. Көмеш белән алтын бер зур үтүк булып, ул сине яхшы гына үтүкләячәк. Үз-үзеңне саклар өчен дә зәкят түләргә тиеш буласың, - дип, яхшы гына аргументлар китерде ул.
Түгәрәк өстәлдә ктанашучыларның, зәкят хаҗга барырга җыелган акчадан түләнергә тиешме, дигән соравына ул, юк, дип җавап бирде.

Бер тиен акча да югалмый

"Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Рафис Шәһвәлиев фондның эшчәнлеге белән таныштырды. 1998 едан бирле эшләп килгән оешма зәкят, сәдака акчаларын җыеп, аларны гадел итеп мохтаҗларга тарату белән шөгыльләнә. Оешмага күпме акча кергән, кемгә күпме тотылган, сайтларында хисап бирелеп бара. Бер тиен акча да югалмый.
- "Ураза тотучыны сөендер", "Мохтаҗларга ярдәм ит", "Җомга күчтәнәче", "Бергә булышыйк" дигән акцияләр үткәрәбез. Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга ит өләшәбез. Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрергә җыенабыз. Халык акцяиләргә теләп катнаша. Беркөнне бер әби ун мең сум акча бирде, Австриядән хәтле ярдәм итүчеләр бар. «Адонис» һәм «Мелита» компанияләре кием-салымнар белән ярдәм итә. Фондның өстенлекле юнәлеше - авыру балаларга булышу, - ди ул.

Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, зәкят биреп, мөлкәтем кими дип шикләнергә кирәкми. Малыгызның, киресенчә, бәрәкәте генә арта.

***
Исегезгә төшерәбез: зәкят түләү өчен алына торган минималь микъдар (ягъни "нисаб"ны акчалата бәяләү) алтын бәясенә бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Без 84 граммны алтынның бер грамм йөргән бәясенә тапкырлыйбыз һәм шул 84 грамм алтын хакы ярдәмендә "нисаб" суммасын ачыклыйбыз. Әгәр дә кешенең бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме "нисаб"тан артып китә икән, аңа бар булган мөлкәте суммасыннан 2,5 процентны зәкят итеп түләү тиешле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: