16+

Зәм-зәм суы

«Аллаһы Тәгалә нинди генә авыру бирсә дә, һичшиксез, ул авыруга дәвасын да иңдерә» (Әл-Бохари)

Зәм-зәм суы

«Аллаһы Тәгалә нинди генә авыру бирсә дә, һичшиксез, ул авыруга дәвасын да иңдерә» (Әл-Бохари)

Ислам дине, шәригать хөкемнәре кешенең җанын гына түгел, аның сәламәтлеген саклауга да юнәлтелгән. Соңгы елларда Пәйгамбәребез (с.г.в.) өммәтенә васыять итеп калдырган дәвалау ысуллары, әйтик, хиджама, ягъни кан алдыру популярлашып китте. Шул ук мисвак, хельба һәм тмин майлары белән дәвалана башладылар. Шуларны күздә тотып, без әлеге сәхифәбездә «Ислам һәм медицина» дигән рубрика булдырдык. Бу рубрикада без терапевт, гомеопат Галимә Хәмит кызы Харисова белән берлектә, Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә зекер ителгән дару үләннәре, ризык һәм эчемлекләр белән дәвалау турында бәян итәрбез. Бүгенге язмабыз исә зәм-зәм суына багышлана.
Бер хәдистә әйтелгәнчә, «Җир йөзендә иң яхшы су - зәм-зәм суы. Ул тәмле дә, күп чирләрдән дәва да». Пәйгамбәребез (с.г.в.) авырулар янына барганда зәм-зәм суын алуы һәм аларга әлеге суны эчертүе яки аны өсләренә бөркүе мәгълүм. Япон галиме Масару Эмото зәм-зәм суы белән тәҗрибәләр ясаган һәм аның бер тамчысы мең тамчы гади суга өстәлсә, гади су зәм-зәм суы сыйфатларына ия булуын раслаган. Аның составында тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлорид, сульфат бар. Шунысы әһәмиятле: кайбер элементлар нәкъ кирәгенчә аз күләмдә. Зәм-зәм суы белән чирләреннән сихәтләнүчеләр дә күп. Әмма аның белән дәваланганда өч шарт үтәлергә тиеш: суны эчүче Аллаһы Тәгаләгә ышанырга, Аңа тәвәккәл кылырга һәм Аллаһының сихәтләндерүенә шиксез инанырга тиешле. Зәм-зәм суының файдасын күрим дисәгез, аның өстенә берничә тапкыр «Фатиха» сүрәсен укып, шул өшкерелгән суны эчегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading