Зәм-зәм суы - Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы. Төссез, иссез булса да, үзенә бер тәмен ачык тоеп була аның. Зәм-зәм суы җир өслегеннән 10,6 фут тирәсе түбәнрәк урнашкан. Ә менә әлеге суны 24 сәгать дәвамында секундына 8000 литр тизлегендә кудырып торсаң, ул җир өслегеннән 44 фут тирәсе түбәнәя. Суны кудырудан туктау...
Зәм-зәм суы - Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы. Төссез, иссез булса да, үзенә бер тәмен ачык тоеп була аның. Зәм-зәм суы җир өслегеннән 10,6 фут тирәсе түбәнрәк урнашкан. Ә менә әлеге суны 24 сәгать дәвамында секундына 8000 литр тизлегендә кудырып торсаң, ул җир өслегеннән 44 фут тирәсе түбәнәя. Суны кудырудан туктау белән, су 11 минут эчендә 13 футка кадәр кире күтәреләчәк. Секундына 8000 литр ул - минутына 480 000, сәгатенә - 28 800 000, тәүлегенә 691,2 миллион литр су дигән сүз.
Шушы күләмдә кудырылган су 11 минут эчендә яңадан тулсын әле! Кыскача әйткәндә, Зәм-зәмнең ике төп могҗизасы бар: беренчесе - кимемәве, икенчесе - аның беркайчан да ташып чыгып, тереклеккә зыян салмавы. Бу эш Аллаһы Тәгалә кодрәте белән эшләнә, юкса, Зәм-зәм ташыса, бөтен дөнья су астында калыр иде. Зәм-зәм сүзенең «тукта» дигәнне аңлатуы да шуннан киләдер, бәлки. Зимам - гарәпчә чабып баручы хайванны туктату өчен кулланыла торган йөгән дигәнне аңлатучы сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар