16+

АКШ үч алуга күчте

Россия Эдвард Сноуденны яклап чыккач, бу хәл Барак Обаманың ачуын нык кабартып, АКШның Россиягә каршы җавап тозаклары озак көттермәячәге көн кебек ачык иде. Шушы көннәрдә Америкада Россия дипломатлары белән купкан низагны Обаманың үч һөҗүменә күчүе дип аңларга кирәктер дә.

АКШ медицина ташламалары белән мошенниклыкта гаеп таккан 49 россияле - илчелекләрдә түбән вазифалар биләүче дипломатлар белән аларның хатыннары. Янәсе, алар үзләренең керемнәрен тугыз ел буе яшереп килеп, балаларының гражданлыкларыннан файдаланып, Американың фәкыйрь сыйныфка ярдәм күрсәтү программасы буенча акча алып ятканнар һәм шул вакыт эчендә дәүләткә 1,5 миллион доллар күләмендә зыян китергәннәр.
АКШның россиялеләрне гаепләп чыгуының нигезендә «пычрак сәясәт» яшеренгәнен сизәр өчен галим дә, тәҗрибәле сәясәтче булу да кирәк түгел. Россия моны Сноуден өчен рәнҗеп калган Американың үче булуын шунда ук аңлап алды. Үз территориясендә яшәгән кешеләрнең һәрбер адымы артыннан яшерен күзәтү алып барган АКШ тугыз ел буе борын астында икътисади махинацияләр эшләнеп ятканын күрмәгәнме?! Күрәсең, Обама шул вакыт буе әлеге хәлне запаста тоткан, хәзер ул аның җитдилегенә дә басым ясый ала. Моның үч алуның башы гына булуы да бик мөмкин, ди белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading