Шәһри Казан

Аптырадым да калдым әле менә...

«Шәһри Казан» газетасына кушымта булып килә торган «Атна вакыйгалары»ның 12 декабрь саныннан Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәге җитәкчесе Фирдүс әфәнде Дәүбаш белән журналист әңгәмәсен укыгач, сагаеп калдым. Чөнки, күп кенә фикерләренә, дөресрәге, ул фикерләрнең ничек белдерелүенә караганда, Үзәкнең яңа җитәкчесе үз вазифасын татар милли җәмәгатьчелегенә, язучы каләмдәшләренә карата...

Реклама

Ә бу үтә четерекле вазифада ачу - иң хәтәр киңәшчедер, минемчә. Димәк, кайберәүләребезгә Рәис Сөләйманов чорындагыдан да авырракка туры килмәгәе, Алла сакласын.
Үзәк җитәкчесенең вазгыятькә карашында әллә ни хаталар юк та кебек, киресенчә, ул тәнкыйтьләгән күп кенә эшләр байтактан бирле һәммәбезне диярлек сәерсендерә иде. Шулай булгач, әйтеп бирүенә рәхмәт кенә. Тик менә татарча матбугатка беренче әңгәмәсендә үк бик күпләрне пырдымсызланып «чәчеп ташлавын» гына аңлавы кыенрак. Әйтик, китап чыгарудагы кимчелекләрне бәян иткәндә, Фирдүс әфәнде объектив фикер йөртәме, әллә, язучы буларак (аның бер әсәрен әдәби журналдан бик ошатып укыганым, шул хакта журнал хезмәткәренә дә әйткәнем хәтердә), үзе дә китап чыгарырга тырышып каршылыкка очраган да, шуның үчен кайтармакчы буламы? Китап чыгару мәсьәләсендә гел бүтәнчә уйлаучылар да бар бит. Мисалга, мәрхүм язучының тормыш юлдашы Руфинә ханым бер телетапшыруда хәзер Нурихан Фәттах китапларының чагыштырмача җиңел һәм еш басылуын әйтеп үтте. Ә бу әдипнең әсәрләрен, Фирдүс әфәнде кайберәүләргә карата әйткәнчә, «укылмый, чөнки аларда дөрес, туры сүз юк» дия алмыйбыз.
«Татар әдәбияты бүген тирән кризиста», - дип ярып сала үзе дә шул әдәбиятның бер бәләкәй кисәкчеге булган Дәүбаш. Бала юган су белән бергә шул баланы да чыгарып түгү кебегрәк инде бу. Шундый тирән кризисның билгеләре нәрсәдә чагыла соң? «Укучыларын тапкан әсәрләр бик сирәк» күренүдәме? Безнең кайбер җитәкчеләр дә нәкъ шушылай уйлый, дип беләм. «Язучы булсаң, син миңа Лев Толстойныкына тиң роман бир» дигәннәре дә ишетелгәләде. Ләкин бүген яңа Толстойлар русларда да тумый, чөнки элеккесенең дә кадере күптән бетте. Әйтегезче, ханым-әфәнделәр, бүген кайсы халыкның әдәбияты ябырылып укыла соң? Укылмагач, бөтен дөнья әдәбияты тирән кризиста булып чыгамы, инде хәзер әдәбиятка, чын сәнгатькә (ул да сайга утырды), гомумән, кул селтәргәме? «Башка телләргә тәрҗемә ителергә лаек әсәрләр булса, дөнья халыклары аларны яратып укыр иде», - дип тә белдерә Дәүбаш. Беләсе иде, китаптан, әдәптән киткән, акча гаменә баткан бүгенге дөнья кайсы телдән тәрҗемә ителгән әдәби әсәрне бердәм яратып укый икән? Бармы андыйлар?
Татар әдәбиятындагы «тирән кризис», бәлки, казаныш булырлык шәп романнар - бүгенге «Язгы җилләр», «Тирән тамырлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Саф күңел», «Язгы аҗаган», «Ак чәчәкләр», «Фронтовиклар» язылмауда чагыладыр? Ләкин күп йөз еллар элек тә безнең әдәбият шигърияттән башланып һәм ныгып, бераздан хикәя-новеллалар, аннары драматургия белән дәвам иткән, нәкъ шушы жанрлар әле дә үз дәрәҗәләрен саклап киләләр, байтагын куштанлыкта да гаепләрлек түгел. Моңа ышану өчен, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрен, Харрас Әюп шигырь-поэмаларын, Равил Фәйзуллин «Әрнү»ен, «юл бирелми» диелгән яшьләр арасыннан Муса Җәлил бүләге иясе Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләрен укып карау да җитә. Шөкер, боларга һәм әңгәмәдә телгә алынган Мөдәррис Әгъләмгә тиңнәр тагын бар әле. Тиңдәшсез түгеллеген (алар иҗади ярышта бер-берсен үстерештеләр) чын шагыйрьләрчә киң күңелле Мөдәррис үзе дә таный иде, дип беләм. Миннән соң «чын мәгънәсендә әдип дип аталырлык» беркем калмый дип йөрсә, ул Мөдәррис Әгъләм дә булмас иде.
Дөрес, драматургияне үсештә дияргә сәбәп юк бугай. Әмма бу, драматургларның талантыннан бигрәк, театрларның, кайбер җитәкчеләребез зәвыгына яраклашып, «усал» әсәрләргә алынырга теләмәвенә бәйле түгел микән? Әнә, Ркаил Зәйдулланың нинди заманча һәм хак сүзле «Шул булды эш...» әсәрен дә сәхнәгә куючы күренми. Берзаман «Идел» журналын да «яшьләрчә» шырдый-бырдый белән чыгарырга өндәп маташканнары сизелде. Бөтендөнья татар конгрессының Сабантуйлар белән артыграк мавыгуы да югарыда шулай «мавыктыручылар» булгангадыр. Фирдүс әфәнде әңгәмәсендә Бөтендөнья яһүд конгрессы эшен үрнәк итеп куя да бит, тик менә кайсы яһүд үз конгрессы турында, яһүдинең кайсы язучысы үз каләмдәшләренә карата матбугатта безнекедәй сүзләрне язып чыга, язса, милләттәшләреннән ни ишетә икән?
Әдәбиятның кризисы турында сүз алып барганда Язучылар берлегенең иң лаеклыларга үз вакытында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирдерергә ирешә алмавы күздә тотылырга тиештер, бәлки. Харрас Әюп калды, тиешле бәясен алмагач, Флүс Латыйфи язган «Хыянәт», «Бәйсез этләрне атарга» кебек әсәрләр бүтән күренми (ә үзебез, язучы халкы хакимияткә оппозициядә булырга тиеш, дибез бит әле), Фәүзия Бәйрәмова да күпкырлы һәм талантлы иҗатына күптән лаек бүләккә тиенмәс, ахры. Әмма мондый оттырышларга Берлек рәисе яки идарәсе берүзе генә гаеплеме икән? Президент тирәсендә үз фикере булган язучы халкын өнәп бетермәүчеләр азмы, лаек каләм иясенә тиешле бүләкне бирдермәс өчен, андыйлар аз тырышамы? Ачык җавабыбыз юк бит. Фирдүс әфәнде сүзләре белән әйтсәк, «ызгыш-талашка баткан Татарстан Язучылар берлеге» (җитмәсә, әдәбияты «тирән кризиста») киләсе язда үз кандидатын Тукай исемендәге бүләккә ничек итеп үткәрә алыр инде менә? Шулкадәр «беткән» Берлек тәкъдимен санлаучы булырмы? Берлеккә кыңгырау тагучы - ниндидер «язучы кисәге» генә түгел бит.
Татарга яла яга, зыян сала торган сүз һәм гамәлләргә карата Татарстан Язучылар берлегенең үз фикерен белдереп тормавы гаҗәп гаҗәбен дә, ләкин язучы халкы сәясәткә катнаша башласа, Татарстанны милләтче көчләр басып алды, алар инде хакимияттәгеләр белән дә бер фикердә, дип расларга маташкан шул ук экспертлар иң элек чәчрәп чыгачак бит. Тукай бүләге ияләренең һәм халык язучыларының бер клубынмы оештырып (Ркаил Зәйдулла аның кыю рәисе була алыр иде), милләткә кыенлык килгән мәлләрдә аларның чыгыш ясавы кулай булмасмы? Һәр очракка карата үз фикерегезне белдереп, язып торыгыз, дип, каләмдәшләренә Туфан Миңнуллин да васыять әйтте ләбаса!.. Бу эш җиңел генә бармас, билгеле, чөнки бер халык шагыйренең Мәскәүдән премия аласы, икенчесенең, Тукай бүләгенә ирешкәннән соң да, Берлекнең ваграк бүләкләрен берән-берән утап чыгасы бардыр. Шулай да Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәге җитәкчесе үзе үк җәмәгатьчелекне кирәк очракларда үз фикерен һәм карашын белдереп торырга чакыра икән, мондый мөмкинлектән ник файдаланмаска ди?! Мин файдаландым менә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: