16+

Бүген – Универсиада, ә иртәгә – Олимпиада

Бу көннәрдә Татарстаныбыз, Казаныбыз өчен горурланып йөрим. Универсиадага әзерләнгән вакытта башта төрле фикерләр тарткалашса, дөньякүләм чара әйбәт кенә (әле бу киметеп әйткәндә!) башланып киткәч, зур-зур кешеләр безне үрнәк итеп куя башлагач, гомумән, башкарылган эшләрне һәм түгелгән көчне кат-кат үлчәп карый торгач, бизмәннең яхшы фикер салынган ягы басты. Кайбер массакүләм мәгълүмат...

Бүген – Универсиада, ә иртәгә – Олимпиада

Бу көннәрдә Татарстаныбыз, Казаныбыз өчен горурланып йөрим. Универсиадага әзерләнгән вакытта башта төрле фикерләр тарткалашса, дөньякүләм чара әйбәт кенә (әле бу киметеп әйткәндә!) башланып киткәч, зур-зур кешеләр безне үрнәк итеп куя башлагач, гомумән, башкарылган эшләрне һәм түгелгән көчне кат-кат үлчәп карый торгач, бизмәннең яхшы фикер салынган ягы басты. Кайбер массакүләм мәгълүмат...

ДӨНЬЯ
«Минем тугыз Олимпия Уенында булганым бар. Шимбә көнне дә Пекиндагы ачылу тантанасының җиңеләйтелгән вариантын яки Кече Олимпиадага охшаганрак тамаша күрермен дигән идем. Тик Казандагы Универсиаданың ачылышы күпкә югарырак дәрәҗәдә булды», - Америкадан килгән спорт журналисты Стив Келлиның бу сүзләрен укыгач, тәнгә «кырмыскалар йөгерде». Горурланудан! Бу көннәрдә Казанга «күчеп» торган журналист «Kazan-Arena» буйлап йөргәндәге тәэсирләрен иң матур төсләрдә ватандашларына җиткергәч, сокланудан тел шартлатып: «Кара, Америка!» - дип, АКШ алдында безне үрнәк итеп күрсәткәч, тагын нинди хис кичерәсең инде?
Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен да ачылыш тантанасында Казанны мактап телгә алды. «Универсиада - кыюлык ул. Универсиада - ихтыяр көче. Казан бөтен дөньяга Россия спорты үзәге була алуын исбатлады», - дип белдерде ул. Шулай мактап карасыннар әле!
Аллага шөкер, калган көннәрдә дә килгән кунаклардан гел яхшысын гына ишетеп торабыз. Ничәмә-ничә дөнья чемпионатларын, Универсиада һәм Олимпиадаларны күргән кешеләрнең бәясе журналистлар өчен алдан әзерләп куелган ясалма шоу гына түгел инде. Менә FISUның Җәйге Универсиадалар буенча директоры Марк Ванденплас Универсиаданы оештыру эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә дә тукталып узды. «Казан шундый зур масштабтагы спорт уеннарын беренче тапкыр гына кабул итә, шуңа күрә кайбер төгәлсезлекләрнең булуы гадәти хәл», - дигән иде ул. Урынлы тәнкыйть булса, анысына да каршы түгел без.
РОССИЯ
Татарстан, Казан, үзебезнең Универсиада дисәк тә, беренче чиратта, Уеннар Россиянең йөзен күрсәтә. Россия үзен ничек итеп тәкъдим итүләреннән канәгать калды кебек. Һәрхәлдә, ил җитәкчелеге чараның оештырылуын яхшы сүзләр белән генә телгә алды. Сүзен «Исәнмесез!» дип башлаган Россия Президенты Владимир Путин да Казанны мактауны кирәк дип тапты.
Россия җыелма командасы бүген көндәшләрен бик күпкә артта калдырып, яуланган медальләр саны буенча беренче урында бара. Үзебезнекеләр өчен шатланасы урында: «Россия иң көчле составын алып килде, калган илләр уртача команда гына туплап җибәрде, безнекеләрнең җиңүендә аптырарлык бернәрсә дә юк», - дип, безнекеләр бакчасына таш атарга теләүчеләр дә юк түгел. РФ спорт министры Виталий Мутко бу мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде. «Казанга бер спортчыны да мәҗбүриләп китермәдек. Дөньякүләм чарага иң көчле составны алып килмәү ахмаклык булыр иде. Бу Универсиадада җиңелсәк, мине кисәкләргә телгәләп ташлаячаклар», - дип белдерде ул матбугат очрашуында. Кайберәүләрне аңлап булмый шул: җиңелсәң, шуны да булдыра алмыйлар, оят, дип шар яралар, җиңсәң дә ярамый...
Кайчандыр безнеке булган (хәер, бүген дә безнеке булудан туктамаган), Казанда Универсиада үткәрү идеясен беренчеләрдән булып җиткергән, хәзер Россия Олимпия комитетының генераль секретаре вазифасын башкаручы Марат Бариев, Татарстан башкаласының Олимпиада үткәрерлек мөмкинлекләре бар, дип саный. «Казан Универсиадага искиткеч югары дәрәҗәдә әзерләнгән. 2024 елгы Олимпия Уеннарын уздыруга гариза бирергә вакыт җитте дип уйлыйм», - диде ул. Казанны эченнән белгән кешенең сүзләре уйланмый гына әйтелмәгәндер.
ТАТАРСТАН
Нәрсә дисәң дә, «Татарстан, Казан» дигәннәрен ишетсәк, күңелгә сары май яккандай була инде. Ватанпәрвәрлекнең тамчысы да булмаганнарның да кыллары селкенеп китә. Мактанудан бигрәк, горурлану идарә итә безнең белән. АКШның Россиядәге вәкаләтле илчесе Майкл Макфол әйтмешли, Универсиада Казанга яхшы реклама булды. Хәзер Татарстанны Казахстан белән бутаучылар кимер, шәт.
Шушы шәһәрдә яши торып, үзебез дә сокланудан шаккаттык бит әле. Сер түгел, өлгермәбез, оятка калырбыз ише яман уйлар да килмәде түгел. Тырышсак, булдырабыз икән, әй! «Без барыбыз да үзгәрдек. Универсиада аркасында Татарстан дөньяга ачылды, халкыбызны белә башладылар. Кунаклар бездән якты тәэсирләр белән генә кайтып китәргә тиеш», - дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Яхшы тәэсирләрнең шактый булуында шик юк.
Медаль алучының Татарстан спортчысы булуын белгәч, бер куанасың, татар исем-фамилиясе дә булса - тагын шатлык. Ә андыйлар күп җиңүчеләр арасында. Ренат Әхмәтшин, Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин (көрәш), Габдеҗәлил Сөләйманов (ирекле көрәш), Камил Ибраһимов (фехтование) һәм Алия Мостафина (гимнастика) кебек спортчыларыбыз ил командасының алтын медальләре санын арттырдылар. Әле бу Россия җыелмасы составындагы татар исем-фамилияләре генә, бөтен илләрне алып карасаң, тагын да өстәлә.
АЛТЫН МЕДАЛЬЛӘРЕҢ СЫНСА...
Кем әйтмешли, туй үпкәсез булмый инде ул. Ә Универсиада - туйның да туе. Мәсәлән, ике спортчының медале сынды. Ничек инде ул дип уйлыйсың да бит, сына икән шул. Алтын жәлләүдән түгел, ясалышы катлаулы булу аркасында. Үзенчәлеклерәк булсын, дигәннәрдер инде, түгәрәк итеп кенә эшләмәгәннәр медальләрне. Алар эчке һәм тышкы өлешләрдән тора. Эчтәге шар (ул Җир шары формасында) әйләнә торган итеп ясалган. Менә шуның тоташа торган җире сынган да инде. Спортчыларны медальсез калдырмадылар, билгеле, икенчесен бирделәр. Хәзер «Гознак» (Санкт-Петербург) хезмәткәрләре калган медальләрнең сыйфатын тикшерү белән мәшгуль икән. Начар ният белән түгел, үзгәрәк булсын дип шулай эшләнгән инде, һәрвакыттагыча килеп чыкса да... Шуңа күрә бу хәлне шаяртуга борып, «аларга хәтта медаль дә чыдамый бит» диючеләр ягына басуны кулайрак күрәм.
Уругвайдан килгән бер спортчыда малярия тапканнар дип чаң суктылар. Вакытында ачыклый алганнар, авыруны хастаханәгә озатканнар. Аның белән аралашкан калган спортчы һәм волонтерларны да тикшерәләр. Шөкер, әлегә кадәр башка авыру очраклары теркәлмәгән.
Электрон мәгълүмат чаралары «Универсиада авылындагы халыкара мәгълүмат үзәген су баскан» дигән хәбәр тараткан иде. Түшәмнең бер плитәсе кубып, шуннан су тамып утырган икән. Монысын да артык күпертергә кирәкмидер. Башта бөтен корылмаларга да «уеннар барганда җимерелеп төшмәсә ярый инде» дип бәя биргән идек бит, бер плитә белән генә котылгач, әйбәт әле ул. Мондый зур масштаблы чараның бөтен нечкәлекләрен уйлап бетерсәң дә, берәр төгәлсезлек килеп чыкмый калмый. Универсиаданың калган көннәре дә шулай үз җаена гына аксын иде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading