Шәһри Казан

Биргәннең кулы корымый

Бу хакта күптәннән язасым килеп йөри иде инде. Әллә ничек җае чыкмадымы, вәгъдәсе җитмәдеме шунда, белмим, гел икенче планга күчеп килде. Моның, бер караганда, файдасы да булды, тормыштан алынган тере мисаллар хәтер капчыгында арта торды.

Мактана димәгез, зинһар, мине юмарт, диләр. Кешеләрне шатландырырга яратам. Аннары, бу миңа килешә дә. Бер сабыйның башыннан сыйпап, ике алма бирсәм, кич белән берәрсе бер чиләк алма китерә. Мондый мисалларны күпләп әйтә алам. Ләкин бу вак-төякләргә генә тукталып, алтын вакытыгызны аласым килми, зурраклары бар.

«Идел-пресс» бинасында эшләгән чагым. Ниндидер очрашудан кайтып киләм. Ишек төбендә бер авыру хатын басып тора. Һәр җомга көнне килеп безне кемгә хәер бирергә дигән проблемадан коткарганга күрә, без аны яратып, үз итеп, «Җомга апа» дип йөртә идек. Бу ходай тузганагы яныннан берәү дә тыныч кына үтеп китә алмый: кем газета-журнал бирә, кем - акча. Рәҗәп ае хәере булсын дип, акча янчыгымнан мин дә аңа кәгазь унлык суздым. Ул олыга да, кечегә дә, апа, дия, чын күңеленнән, кояштай балкып, рәхмәт әйтә белә иде. Аны сөендерә алуыма үзем дә шатланып, бер-ике эшемне карарга өлгердемме икән, телефоным шалтырады. Әниемнең олы абыйсы икән. Мин синең яныңа киләм, төшәрсең әле, ди. Озак та узмый, абый каршында гаҗәпләнүдән авызымны да ябарга онытып басып тора идем. Абыем, кәгазьгә төреп, миңа 1000 сумлык сузып тора. «Менә сиңа әбиең белән бабаң җибәргән», - дигәч, «саташамы әллә?» дип куркып, абыйның күзенә карадым. Баксаң, ул бабайлардан калган акчаны сак­лык банкына салган да шуның процентын барлык туганнарга тигезләп бүлеп биргән икән. Гомер буе тиен ярым акчага эшләгән журналист өчен өч нульле бу кәгазь кисәге күктән төшкән бәхет булды, билгеле. Ә ул, чынлап та, күктән төшкән иде шул. Теге «Җомга апа»ның рәхмәтләре, ярты сәгать үттеме-юкмы, биргән хәеремнән дә зуррак сумма булып, үземә үк әйләнеп кайтты.

Икенче юлы тагын да ныграк гаҗәпләндем. Татарстан журналистларының съездына чакырдылар. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемне миңа Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшыр­ды: шатлыгымның, дулкынлануымның чиге юк. Съездда урыным респуб­ликабызның атаклы мөслимәсе Әлмира апа Әдиятуллина белән янәшә туры килде. Тәнәфестә ул үз газетасы - «Мөслимә»нең хәле турында сөйләп алды. Бигүк шәптән түгел, каталогта регистрацияләү өчен дә шактый сумма кирәк икән. Ә минем шат чак, юмарт чак -акча янчыгын ачтым да, ике дә уйлап тормыйча, Әлмира апа кулына шытырдап торган кәгазь меңлек тоттырдым. Ул башта ни дияргә дә белмәде, аннары ниятемнең изге икәнен, ходай ризалыгы өчен биргәнемне белгәч, елый-­елый, рәхмәт укыды.

Реклама

Вакыйганың дәвамы икенче көнне булды. Телефоннан шалтыратып, бик зур кешенең кабул итү бүлмәсенә чакырдылар. Тиз килеп җитәргә куштылар. Такси тотып, сулышым кабып, ни булды икән дип, борчылып килеп керсәм, зур чәчәк бәйләме һәм конверт көтә икән. Бу кече күңелле зур кеше иҗатымны яратканга, кулымны шәхсән кысып, юбилеем белән котларга уйлаган. Ә инде конвертта минем кварталлык хезмәт хакым кадәр 5 меңлекләр ятканын күргәч, иңемә канатлар үскәндәй булды. Юк, акча өчен түгел, андый гына кызыл бишлекләрне тотып караган булды инде бу гомердә, хезмәтемне шулай бәяләүдән иде ул шатлык. Мин дә аңа чын күңелемнән рәхмәт әйттем, аның да эшләренең уң булуын теләдем. Бу бит теге Әлмира апага биргән меңлек шулай зураеп, күбәеп кайтты! Кемнәрдер очраклык, сафсата дияр, ай-һай, мондый ук очраклык булырмы икән?

Мин бу вакыйгаларны кешеләргә сөйләргә яратам. Юмарт кешеләр күбрәк булуын теләгәнгә шулай. Мондый сәер очраклыкка таручылар бер мин генә түгел икән. Бер ресторан-кафеның директор урынбасары булып эшләүче абзый сөйләде:
- Кафе ачылганчы, эшкә килдем. Өчпочмак­лар яңа пешеп кенә чык­каннар. Ишек төбендә берәү хәер сораша. Аңа башта кырын күз белән өстән генә карап үттем. Аннары җанымда нәрсәдер уянгандай булды да майлары агып торган кайнар өчпочмакларны бер пакетка салып, аңа суздым. Ул кат-кат рәхмәт укыгач, тәмләп ашый да башлады. Эштә дә һәр грамм исәптә булса да, бу юмартлыгыма сөенеп бетә алмадым. Төшке аштан соң, гаҗәп­ләнеп, хатыным шалтыратты. Бераз черем итим дип кенә яткан икән, шул арада төш тә күргән. Авылның иң ярлы, дөньялыкта тамагы ипигә дә гомер туймаган карчыкның алдында табагы белән кайнар өчпочмак, ди. Үзе шундый сөенгән, ди. Хатыным, хәер сорыйдыр, дип уйлап куйган. Ә мин бу төшнең нигә кергәнен бик тиз чамаладым: теге абзыйның чын күңелдән әйткән рәхмәтләре авылыбызның ярлы карчыгына дога булып барып ирешеп, аны да сөендергән, - дигән иде.

Кадерле укучыларыбыз! Әйдәгез, бүгенге бу язма зур сөйләшүнең башы булсын әле. Бәлки сезнең белән дә мондый хәлләр булгалагандыр. Шулар турында безгә хәбәр итсәгез, бүгенге заман кешеләрен игелекне күбрәк кылырга өйрәтербез бәлки. Сездән хатлар, шалтыратулар көтәбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: