16+

Булмагыз пешмәгән калач...

Баш исемен Тукайның шигъри юлларыннан алуым юкка гына түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ел да була торган август киңәшмәсе быел Арчада узды. Район башлыгы Алмас Нәзиров әйтмешли, шагыйрьнең туган җирендә лирик тайпылышлар бик урынлы. Ул үзе дә районның мәгариф эше, балаларны тәрбияләү эшчәнлеге белән таныштырганда күп тапкырлар Тукайның иҗатына...

Булмагыз пешмәгән калач...

Баш исемен Тукайның шигъри юлларыннан алуым юкка гына түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ел да була торган август киңәшмәсе быел Арчада узды. Район башлыгы Алмас Нәзиров әйтмешли, шагыйрьнең туган җирендә лирик тайпылышлар бик урынлы. Ул үзе дә районның мәгариф эше, балаларны тәрбияләү эшчәнлеге белән таныштырганда күп тапкырлар Тукайның иҗатына...

Быелгы уку елы башында мәктәпләрне чагыштырып карау бик уңайлы. Министрлык беренче тапкыр узган уку елы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы белем бирү сыйфаты» рейтингын эшләгән. Анда рус теле һәм математикадан БДИ буенча уртача балл, аттестат алмаган укучылар, югары баллар җыйган укучылар һәм республика олимпиадаларында җиңгән укучылар саны исәпкә алынган. Казан, Саба һәм Арча районнарында үсеш уңай якка булса, Биектау, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Югары Ослан, Лаеш, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнары рейтингның түбәнге баскычларын били.
«Рейтинг - ул сезнең команданың эш нәтиҗәсе. Бу мәгариф бүлеге һәм мәктәп эше генә түгел, бу безнең уртак эшебез», - диде Президент, рейтингка карата үз фикерен белдереп.
Кирәк!
«Татар теле кирәкме, кирәк түгелме?» - дигән сөйләшүләрне куертудан туктарга вакыт. Татар теле ниндидер зыян китерә дип белерсең. Бу мәсьәләне өсте-өстенә кузгатып, катлауландырып торып, сәяси очколар җыярга кирәк түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу мәсьәләгә карата Тр Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның да фикере катгый. «Инде ничә еллар тәнкыйтьләнүгә дә карамастан, бүген алты район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, татар телендә укыту сыйныфлары да булдырылмаган. Бу - Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас район үзәкләре. Бу бик зур хата. Мәктәпләребездә рус телендә генә укытуның сәбәбен Бердәм дәүләт имтиханының рус телендә булуына сылтау, телне саклау - гаилә эше ул дип карау тамырдан дөрес түгел. Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш? Ана теле ул - кешенең үзен саклап калу, яшәтү чарасы, кешенең умыртка баганасы. Бөек Гете: «Үзенең ана телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый», - дип язып калдырган», - диде ул. Һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләнең нигездә алардан торуын ассызыклап үтте: «Шунлыктан аны җитди рәвештә якын килеп хәл итүегезне сорыйм».
Президент телләрне өйрәнү белән бәйле кызыклы гына яңалык турында да хәбәр итте. Моңарчы еш кына татар теле исәбенә рус теле азрак укытыла дигән сүзләр ишетергә туры килгән булса, хәзер исә кем дә кем рус теле яки татар телен өстәмә рәвештә күбрәк өйрәнергә теләк белдерә икән, республика хөкүмәте моңа мөмкинлек тудыра, өстәмә чыгымнарны да күтәрергә әзер. «Без Татарстанда яшибез бит әле», - дип тә әйтте Рөстәм Миңнеханов, татар теле укытуның зарурлыгын аңлатып. Шулаен шулай да, ләкин телгә кагылышлы һәр яңалык зур каршылык белән кабул ителә. Татар телен укытуда киртәләр булмаска тиеш, дигән фикер яңгырап өлгермәде, Татарстанның Рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов «Вечерняя Казань» газетасына әлеге уңайдан биргән интервьюсында: «Без татар телен атнага ике генә тапкыр калдыруны таләп итәчәкбез», - дип белдерә.
Исеме югары, белеме түбән
Дәүләтнеке булмаган югары уку йортларына киләчәктә көн бетәргә тора. Аларның кайберләрендә бирелгән белем дәрәҗәсе бик түбән. Кара исемлекнең башында Социаль белем бирү академиясенең Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзәндәге филиаллары һәм Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтлары. 2014 елда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты да сервис һәм хезмәт күрсәтү көллияте дип үзгәртеләчәк, шуңа бәйле рәвештә уку йортының статусы да кими. Шулай ук Энгель Фәттахов район җитәкчеләреннән Түбән Кама муниципаль институтын үзгәртү турында да уйларга киңәш итте, чөнки 70 процентын читтән торып укучылар тәшкил иткән 600 кешелек вуз югары уку йорты статусына туры килми. Профессиональ һәм урта техник белем бирүче уку йортларына карата үз фикерен белдереп, Президент: «Алар вакыт үткәрү урыны гына булырга тиеш түгел, безнең артык акчабыз юк», - диде. Кемнәрдер әлеге уку йортларын сайлаганнар икән, бюджет акчасын сарыф итеп, чалбар туздырып кына йөрергә тиеш түгелләр, әлбәттә, үзләренә тотылган чыгымнарны аклап эшләүләре дә мөһим. Эшче һөнәр ияләре җитмәгән чорда бу фикер бигрәк тә актуаль. Киләчәктә, гомумән, уку йортларының һәркайсына бәя биргәндә, аларны тәмамлаучыларның үз белгечлекләре буенча эшкә урнашуларына караячаклар.
Математик һәм физикларга кытлык
Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы - 60, тәрбиячеләрнеке 70 процентка арткан, укытучылар уртача 29 900, тәрбиячеләр 20 200 сум алалар. Бүгенге көндә республика буенча 784 укытучы җитми. Болар төгәл фәннәр буенча белем бирүчеләр: физика, математика, химия укытучылары. Тулы бер мәктәп укучыларының математика йә физика дәресләрен укымауларын күз алдына китерү кыен. Әлбәттә, һәр район бу мәсьәләне үзенчә чишәдер, тик белем дәрәҗәсе генә шикләндерә.
Хәер, Сингапурдан килгән Майк Турман, гомумән, безнең мәктәпләрдәге белем бирү системасына шик белән карый. Аның фикеренчә, мең төрле сорау белән мәктәп бусагасын атлап кергән балаларның янып торган күзләре билгеле бер кысаларга кергәч сүнә, кызыксынулар кими. Шуңа күрә укытучы аз сөйләргә, дәрестә күбрәк балалар белән аралашырга тиеш. Алар үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, башлангыч сыйныфта төгәл фәннәрдән белем бирү буенча Россия беренче унлыкта булса, унбиш яшьлекләр арасында 65 ил арасында без - 42 нче урында. Безнең укучыларның мәктәптә алган белемнәрен тормышта куллану дәрәҗәсе дә бик түбән икән. Мәктәп ишеген ябып чыкканда яшьләребез тормышка яраклы уйларга да, яшәргә дә сәләтле булырга тиеш. Бу фикер киңәшмәдә берничә тапкыр яңгырады. Янәдән Тукаебыз теле белән әйтсәк, балаларыбыз «укып мантысыннар, пешмәгән калач булмасыннар» иде.

2012-2013 уку елында республикада 1589 мәктәптә балалар белем алды, шуларның 532се - шәһәр, 1057се - авыл мәктәбе. 854 мәктәптә укыту татар телендә алып барыла. 176 569 укучы, ягъни тулаем укучылар санының 48,5 проценты татар телендә белем ала, бу ана теле татар булганнарның 43,6 проценты дигән сүз. 2013 елда 160 гомуми урта белем, 7 коррекцион мәктәпкә 2 499 992,6 мең сумлык капиталь ремонт ясалган. Республикада бер яшьтән җиде яшькәчә 320 061 бала исәпләнә, шуларның 187 963е балалар бакчаларына йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading