Үзләрен «Рус телен яклаучылар» дип атап, ТР Конституциясен санга да сукмыйча, татар теленә каршы көрәш башлаучылар тәки теләкләренә ирешерме икәнни? Милли республикаларда тормыш итүче халык, «иелгән башны кылыч кисми», дип, теле киселгәнен күрә торып та дәшми калачакмы?
РФ Дәүләт Думасында милли республикаларның дәүләт телен мәҗбүри укытуны бетерү мәсьәләсен күздә тоткан канун проекты беренче укылышта инде каралды да бит! Ә 11 декабрь көнне Дума дәүләт телләрен укыту-укытмау мәсьәләсен хәл итүне ата-аналар теләгенә калдыру турындагы мәгариф кануны проектын икенче укылышта караячак. Тирә-күршедәге республикаларның җитәкчеләре, депутатлары, язучылары, җәмәгать эшлеклеләре ник бер сүз дә дәшми? Әллә соң туган телнең киләчәге, дәрәҗәсе Татарстандагы берничә депутатка һәм утызлап милләтчегә генә кирәкме? Милли республикаларның бердәмлеге, рус булмаган милләтләрнең үз ана теленә булган хөрмәте кайда?
Кышның беренче көнендә Казанның Бауман урамында пикетка нибары утызлап кеше чыкканын күргәч, күңелне ирексездән шундый уйлар өермәсе биләп алды. Бәлки бу чараны оештыру эшенә «Азатлык» татар яшьләре берлеге белән Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре генә түгел, ә башка структуралар да үз өлешен кертергә тиеш булгандыр?! Хәер, бүген мәйданга халык җыеп кына ниндидер җиңүгә ирешеп булганлыкка күпләр ышанмый шул инде.... 90 нчы еллар башында халык белән мәйданнар тулып, таләпләр куела башлагач, бераз иркен сулап куйган идек. Тик бу шулпасы ташып түгелгәнче парны чыгару өчен кәстрүл капкачын күтәреп куюга гына тиң бер күренеш булган икән. Бүген әнә урам чаралары турындагы кануннарны катгыйлаштырып, кем әйтмешли, кәстрүл капкачын ябып, капчык авызын бәйләп маташалар. Ә ул арада Думаның милләтләр эшләре комитетына татар телен күралмаучы затларны гына сайлап китертеп тыңлау, аларның анда әйткән сүзләрен гомумхалык сүзе буларак кабул итүләре бөтенләй башка сыймый. Хәер, Думада һәртөрле канун өлгесен тикшерүче депутатларыбыз да сайлап алынган бит. Һәрхәлдә, безне шуңа ышандыралар. Җитмәсә, аларга иң актив тавыш бирүче төбәкләр дә, әлеге дә баягы, милли республикалар! Йә, карап карыйк аларның төп сайлаучыларга карата мөнәсәбәтен...
Ярый әле Татарстан Дәүләт Советы, милли телләрне өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен, Россия төбәкләренең хокукый вәкаләтләрен арттыру кирәклеге хакында язып, Россиянең мәгариф кануны проектына барлыгы 23 төзәтмә җибәргән. Шушы өч өлештән торган тәкъдимнәр арасында мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә багышланганы да бар. Ә башка өлкәләрдә әлеге мәсьәләләр буенча селкенүчеләр кайда? «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар», - дибез бит! Тик бу очракта елап кына эш чыкмас, милләтләр үз хокукларын таләп итәргә тиештер, минемчә!
Тиздән Бөтендөнья татар конгрессының да чираттагы корылтае җыелачак. Әлеге җыен делегатлары туган телне өйрәнү мәсьәләсендә үз сүзен әйтер дип ышанасы килә.
Сүз уңаеннан, Россиядә бүген 136 телгә куркыныч яный, шуларның 20се инде үле дип танылган. Бу саннар ЮНЕСКО сайтының Дөньядан юкка чыгучы телләр интерактив атласында китерелә. Телләрнең озын гомерлелеген 9 критерий буенча билгеләүче ЮНЕСКОның Россиядәге телләр картасына күз салсак, 20 югалган телдән кала, Россиядә тагын 22 тел кискен халәттә санала, 29 телгә җитди куркыныч яный. Соңгыларына нивх, чукча һәм карель телләре дә керә. Моннан кала, калмык, удмурт, башкорт һәм идиш телләре кебек тагын 49 тел югалу куркынычы астында. 20ләп тел, шул исәптән белорус, чечен, якут һәм тува телләренең дә язмышы борчылу уята. Әлеге биш төркемне дә бергә кушып карасак, 136 гына түгел, ә 140 тел килеп чыга. Шул ук вакытта удмурт, калмык, якут, тува, чечен һәм башкорт телләре Россия Федерациясендә милли республикаларның дәүләт телләре булып санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар