16+

Эшсезлек арта башлады

Татарстанның эре шәһәрләрендә эшсезләр саны арта башлаган. Соңгы бер атнада Казанның мәшгульлек органнарында - 23, Чаллыда 22 кеше теркәлгән. Шундый ук вазгыять Түбән Кама һәм Чистайда да күзәтелә. Узган бер атна эчендә Чистайда эшсезләр сафын - 25, нефтехимиклар башкаласында 93 кеше тулыландырган.

Эшсезлек буенча Казан элеккечә лидер кала. Чаллы белән Түбән Кама да беренче өчлектә. Хәзер башкалада рәсми теркәлгән эшсезләр саны - 3800дән, автомобиль төзүчеләр каласында - 2300дән, Түбән Камада 1300дән артык. Республика буенча алганда, рәсми рәвештә эшсез дип табылган гражданнар саны 18629га җитә.

Узган ел икътисадтагы тискәре тенденцияләрнең быел хезмәт базарында үзен сиздерәчәге турында ел башында Премьер-министр Илдар Халиков кисәтеп куйган иде инде. Хөкүмәт башлыгы, шушы вазгыятьне күздә тотып, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына буш эш урыннары банкын тагын да зуррак игътибар белән формалаштыру бурычын куйган иде. Фаразларга караганда, яңа икътисади кризис күзәтелгәндә, эшсезлек күрсәткече 2009 ел дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин.

Татарстан профсоюзлары лидеры Татьяна Водопьянова халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча 2020 елга кадәр исәпләнгән республика программасының хезмәт базары таләпләренә бик үк җавап бирмәвен искәртә. Хәзер, белем күтәрмичә яки башка белгечлек үзләштермичә генә, яңа эш урыны табу кыен. Ә республика программасында шушы максатларга финансларның нибары 6 проценты гына каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading