Ачы хакыйкать - сугыш һәм тыл ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя барган саен, Бөек Җиңү көненең дә кадере кимегәннән кими. Ничек кенә кызганыч булмасын, авыл саен бармак белән генә санарлык калган ветераннарыбызны дәүләт тә, хәзерге буын да елга бер тапкыр - 9 май көнне генә исләренә төшерә. Тик әби-бабайларыбыз шул аз...
Ачы хакыйкать - сугыш һәм тыл ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя барган саен, Бөек Җиңү көненең дә кадере кимегәннән кими. Ничек кенә кызганыч булмасын, авыл саен бармак белән генә санарлык калган ветераннарыбызны дәүләт тә, хәзерге буын да елга бер тапкыр - 9 май көнне генә исләренә төшерә. Тик әби-бабайларыбыз шул аз гына игътибардан да канәгать. Ул көнне алар, түшләренә тагылган орден-медальләрен зыңгылдатып, гәүдәләрен мөмкин кадәр төз тотарга тырышып, билгесез солдатның сыны янына атлый. Мәктәп укучылары чәчәкләр бүләк иткәндә, аларның шушы матур киләчәкнең җитүенә үзләренең дә өлеш керткәннәрен аңлаудан туган шатлыклары, күз яшьләре булып, тышка атылып чыга. Бу елга бер була. Киев хакимияте исә, быел үз ветераннарын диңгездәге бер тамчы суга тиң шул куанычтан да мәхрүм итте.
Украинаның яңа каһарманы - Бандера
Украина җитәкчеләренең быел Җиңү көне хөрмәтенә ел саен үткәрелеп килгән парадтан баш тартуларының рәсми сәбәбе - коткы таратудан саклану. Янәсе, илнең болай да чуалышлар һәм бәрелешләрдән башы чыкмаган көннәрдә хакимият Украинаның бердәмлеге өчен көрәшүчеләр белән федерализацияне яклаучылар арасындагы киеренкелекне тагын да көчәйтүдән курка. Украинада үзләрен «Уң сектор» дип атаучы неофашистлар белән милләтчеләр хәрәкәтләре чәчәк атуын һәм хакимиятнең алар белән көрәшмәвен күрмәсәк, бәлки, бу аңлатмага ышаныр да идек. Әмма илдә урыс телле халыкның кысрыкланганнан-кысрыклана барганын күзәтеп, төп сәбәпнең тирәндәрәк булуын барыбыз да аңлый.
Киев инде хәзердән үк 9 май бәйрәмен быел гына үткәрмәү белән генә чикләнеп калмыйча, киләчәктә аннан бөтенләй баш тарту турында да җитди уйлана. Украинаның Мәдәният министрлыгы тиешле канун проектын инде әзерләргә дә өлгергән. Аның буенча, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануны 8 май көнне билгеләп узу тәкъдим ителә. Һәм иң акылга сыймаганы шунда - ул бәйрәм «Совет оккупациясе корбаннарын искә алу көне» дип аталачак.
Львов шәһәре исә, фашизмны данлауда Киевны да артта калдырды. Шәһәр советы депутатлары Львовта 9 май көнне совет символикасын куллануны тыю турында карар кабул иткәннәр. Алар урынына быел шәһәрне матәм тасмалары эленгән дәүләт байраклары бизәячәк икән. 28 апрель көнне Львовта нацистлар яклы «Галичина» дивизиясенең барлыкка килүенең 71 еллыгын бәйрәм итү дә - Украинаның фашизмга табына башлавының күрсәткече. Әлеге дивизия Гитлер кулы астында совет партизаннарына каршы сугышуы белән билгеле. Дүшәмбе көнне, ул хәрәкәтне хөрмәтләү йөзеннән, Львов урамнарына 500 ләп кеше чыкты һәм марш «Милләткә − дан, дошманнарга - үлем!», «Бандера, Шухевич - безнең каһарманнар» шигарьләре астында узды.
Украина ветераннары тарихтан сызылды
Шулай итеп, Киев хакимиятенең «җиңел кулы белән», Бөек Ватан сугышы елларында фашизм белән көрәшкән, Украинаны немецлардан азат итүдә ярдәм иткән совет гаскәрләренең батырлыклары туфрак белән тигезләнде, ә Гитлерның куштаннары чын каһарманнарга әйләнде дә куйды. Украина җитәкчеләре фашистлар белән көрәштә башын салган 8 миллион халкы турында да онытты. Илнең көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә генә Җиңү көнен тиешенчә үткәрергә җыеналар. Ә Киев ветераннары хакимият әгъзаларыннан Мәскәүдәге Җиңү парадын гына булса да күрсәтүләрен үтенә. Әмма Россия каналларының трансляциясен тыйган Киевның ул теләкләрне дә чынга ашыруы икеле.
Украинаның ветераннары кызганыч! Гомер кояшлары баюга таба барганда, алар Бөек Хәтер бәйрәменнән - үзләрен аз булса да кадерли-хөрмәтли торган бердәнбер көннән мәхрүм ителде. Ватаннарының азатлыгы өчен күпме тир, күз яше һәм кан түккән баһадирларының мәңге үлмәскә тиешле исемнәрен Киев хакимияте тарих битләреннән бөтенләйгә сызды да атты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар