«Ходай ничек кушса, шулай булырга тиеш», - ди бер танышым. Шулай җиңел генә булса, бик әйбәт булыр иде дә ул... Төгәл сорау булса да, моңа төгәл генә җавап биреп булмый икән.
Беренчедән, «гаиләдә ничә бала» дигән сүз баланың гаиләдән тыш та булу мөмкинлеген күз уңында тота кебек. Баланың ничәсе гаиләдә, ничәсе читтә булырга тиеш дигән сыман яңгырый һәм: «Үз хатының тапкан балаларның барысы да үз гаиләңдә булырга тиеш», - дигәнрәк җавапка этәрә. Бу бик дөрес сүз кебек ишетелсә дә, шунда ук икенче сорау туа: «Ә хатының тапкан балага синең катнашың бармы? Әллә «на халяву» гына әти исемен күтәрергә җыенасыңмы?» Ниндидер эш эшләргә, артык хәрәкәт ясарга бик атлыгып тормасак та, бу мәсьәләдә «халявщик» исемен күтәрәсе килми.
Уйлана башласаң, шулайрак килеп чыга. Ә уйламыйча гына җавап бирсәң... төп-төгәл итеп... Ну, алай булса, мин күз дә йоммыйча: «Гаиләдә егерме бала булырга тиеш», - дип әйтер идем. Табигать шундый мөмкинлек биргән. Әгәр хатын-кыз егерме яшьләр тирәсендә беренче баласын тапса, аның ана булу сәләте кырык бишләргә кадәр дәвам итсә... ара-тирә берәр ел ял итеп алса... Ел саен бер баладан нәкъ менә егерме килеп чыга.
Бу вузлар проблемасын бер селтәнүдә хәл итә: кызлар югары уку йортына кереп маташмый, урта мәктәп тәмамлап кияүгә чыгалар да бала табып тик яталар. Кызымны кая эшкә урнаштырыйм икән, хатынымны кая урнаштырыйм икән дигән проблема да юкка чыга. Азгынлык күренеше дә тамырыннан йолкып атыла. Хатын-кызда инде матур булып күренү, ирләр күзенә чалыну, сулга йөрү теләге югала. Ни дисәң дә, егерме бала - уен түгел, ул теләсә нинди пәрәнҗәдән дә ныграк саклый ала.
Милли мәсьәләдә бу аеруча отышлы. Күз алдына гына китереп карагыз. Кырык ел эчендә без җиде миллион татардан, якынча, йөз кырык миллионга әйләнәбез, һәм берничә буын алышынуга - миллиард тирәсенә. Бу инде безнең мөстәкыйль дәүләт турындагы хыялларны вак нәрсәгә әйләндерә, чөнки миллиард татар бөтен җир шарына түбәтәй кидерергә сәләтле. Киләсе гасыр азакларына инде безгә, ким дигәндә, биш планета кирәк булачак: Казан татарлары өчен, мишәрләр өчен, Башкортстан татарлары өчен, Әстерхан татарлары өчен. Һәм Кырым татарлары өчен. Ә керәшен татарларын Җирдә калдырабыз, урыслар белән бергә чукынышып йөрсеннәр шунда.
Ләкин егерме бала ул - табигать биргән мөмкинлекнең иң югары ноктасы. Өстәвенә табиблар да ел саен бала табуны хупламый, организм берәр ел ял итеп алырга тиеш, дип белдерә. Димәк, ун бала кала. Ун бала да аз түгел, бары тик югарыда телгә алынган стратегик планнар ике тапкыр акрынрак чынга ашырылачак дигән сүз генә.
Монда кайберәүләр: «Ник хәерче үрчетергә?» - дип каршы төшә. Беренчедән, һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән дөньяга килә. Икенчедән, ун баласын да менә дигән итеп карап үстерүчеләр бар. Бердәнбер баласын карамаганнар да җитәрлек. Кешенең байлыгы-ярлылыгы балалар санына турыдан-туры бәйледер дип уйламыйм. Шулай булгач, һәр гаиләдә унышар бала булырга тиеш - и баста!
Бу язманың мәгънәсезлеген сез күптән тойгансыздыр инде. Ниһаять, үзем дә аңладым. Беләсезме ни өчен? Өйләнешкәнче үк әле, мәхәббәтнең кайнар учагында кетердәп янып йөргән чорда, бер көтү балалар үстерербез дип хыял кора идек. Тик ни өчендер алар икедән узмады. Мондыйлар бер без генә түгелдер, дим. Күбегездә ике бала ич. Ә ник икәнен төшенәсезме?
Үземнең фатирда ун бала йөгерешеп йөрүен күз алдына китердем. Ун кеше монда, ун шәхес. Менә алар иртән торалар, кемгәдер - бакчага, кемгәдер - мәктәпкә, кемгәдер институтка барырга кирәк. Тик аңа кадәр юынырга, башка хаҗәтләрне үтәргә... Хәзер ванна ишеге төбендә чират... Аннан соң кухняга керәләр... Монда да аларның барысы берьюлы сыймый...
Җайланмаган безнең фатирлар ун бала үстерү өчен. Алар, нигездә, ике-өч бүлмәле, мәйданнары - 40-90 кв м тирәсе. Ә ун бала өчен һәр кешегә 12дән исәпләгәндә дә, ким дигәндә, 150 кв метр мәйданлы фатирлар кирәк. Җәмгыятебез, шул рәвешле фатирлар теле белән, безгә ике-өч баладан арттырмаска куша. Фатирлар теле белән генә түгел, әлбәттә. Башкаларын үзегез уйлап бетерегез.
Димәк, гаиләдә ничә бала булырга тиешлеге әллә кайчан хәл ителгән инде. Яки бер-ике-өч бала табасыз, яки башка җәмгыять төзисез - бүтән юл юк.
Комментарийлар