Шәһри Казан

Холык киләчәккә йогынты ясый

Холык-табигатьне фәлсәфи яктан кеше рухының, кеше күңеленең ике төп сыйфатының берсе буларак билгелиләр.

Рухның икенче төп сыйфаты - акыл. Нәкъ менә шушы ике сыйфатның намус кушуы буенча ярашулы үсеше рух үсешенә китерә дә инде.
Х олыкка килгәндә, тыныч, сабыр-түземле, басынкы, кайнар-котырынкы, кискен, көйсез холыкны аерып күрсәтергә мөмкин. Аның нәселдән күчкән сыйфатларына яшәү барышында формалашканнары да өстәлә. Биредә тирәлекнең һәм җәмгыятьнең йогынтысы да зур роль уйный. Ул теге яки бу характер сыйфатының үсешенә китерә.

Холыкны тәрбияләп, харак­терны үзгәртеп булмый бит, дияр кайберәүләр. Бу фикердә дә өлешчә хаклык бар. Әгәр кеше үзе теләмәсә, холык-характерны үзгәртеп булмый, ул бары тик тирәлеккә, җәмгыять тәртипләренә җайлаша гына. Хикмәт шунда ки, кешедә ике - уңай һәм тискәре башлангыч бар, аларның кайсына өстенлек бирсәң - холык-характер, яшәү рәвеше, эш-гамәлләр дә шул юнәлештә китә. Яхшы кеше башкаларга игелек эшләүдән рәхәтлек татыса, явызлык сазлыгына кереп чумган кеше исә начарлык кылудан канәгатьләнү, ләззәт ала. «Ә намус?» - диярсез. Намус ул баштарак кына борчый, тик кеше ул очракта ярамаган эш-гамәлләренә акланыр сәбәп таба һәм ул, гадәттә, гаеплене эзләүгә кайтып кала. Янәсе, ул кеше аңа дәрәҗәгә, байлыкка, башка максатларына ирешүгә комачаулаган һәм аңа теге начар эш-гамәлен дә бары тик сакланыр өчен генә кылган.

Татар халкына нәрсә хас?

Беренче карашка сәеррәк тоелса да, холык-табигать тулаем халыкка да хас. Милли идея дә халыкның холык-табигатенә, уртак максатка ярашлы рәвештә туа.

«Ни өчен милли дәүләтләр озак яши, ә империяләр тиз таркала?» дигән сорауга да халыкның холык-табигатен, гореф-гадәтләрен анализлау аша җавап табарга була. Тик анализ барышында халыкның холык-табигатенең, гореф-гадәтләренең гасырлар дәвамында формалашуын истән чыгармаска кирәк. Халкыбыз холкына игътибар итсәк, татар кешесенә индивидуальлек-шәхсилек, ягъни шәхси мәнфәгатьләрен алга кую хас булуын күрербез. Рус халкына исә община психологиясе, ягъни күмәклек хас. Бу хәтта мәкаль һәм әйтемнәрдә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, рус баеса - чиркәү сала, татар баеса - яшь хатын ала; татар түрә булса - чабатасын түргә элә һ.б.

Татар халкына хас кунакчыллык, әйткән сүзендә торучанлык, дустанәлек, ярдәмчеллек, эшне күмәкләшеп башкару, өлкәннәргә, укымышлы яисә ерак сәфәрдә йөреп кайткан кешеләргә ихтирам белән карау кебек сыйфатлар һәм күркәм гореф-гадәтләр үз дәүләтчелеге булган, мул тормышта яшәгән чорларга барып тоташа. Кызганыч ки, яраклашу аркасында индивидуальлек сыйфаты үсеш кичереп, элек аңа хас булмаган кайбер тискәре сыйфатлар формалашуга китергән.

Дин һәм холык

Реклама

Әлбәттә, кешенең холкын тәрбияләүдә, аны шәхес итеп үстерүдә диннең әһәмияте искиткеч зур. Әмма капиталистик җәмгыятькә аяк баскач, динне шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануга омтылыш күзәтелә башлады. Дөрес, мәчетләр күп салына анысы, аларга күбесенчә аны салуда башлап йөргән яки зур суммада акча күчергән шәхесләрнең яисә әти-әниләренең исеме бирелә. Гадәттә, имам итеп тә шул тирәлек кешесе куела. Сүз дә юк, алар моңа, һичшиксез, лаек. Әмма ислам динендә игелекле гамәлләрне үзеңне күрсәтмичә, яшертенрәк, ягъни Аллаһы ризалыгы өчен кылу саваплырак санала бит. Тагын да аянычрагы - татар дөньясында аерым мәчетләрне шәхси милек итәргә омтылыш та күзәтелә. Ярый ла аларны: «Бәндәдән курыкмасаң да, Аллаһыдан курык!» - дип оялтып булса. Нәфес - шайтан, диләр бит... Ә халык боларның барысын да күреп-белеп тора. Югыйсә, сүз гамәлдән аерылмаса, нинди зур тәрбия бирә алыр иде алар.

Тәрбияләргә иде дә бит...

Холык-табигать һәм акыл - рухның ике төп сыйфаты дигән идек. Ә рух үзе нәрсә соң ул? Аны тоеп буламы? Рух ул - җанның тышкы чагылышы. Җан белән бәйләнеш рухның төрле халәте аша урнаша. Ә намус исә җаныңа каршы гамәлләр кылудан тыеп торучы кыса. Кырын гамәлләр кылып та намусың борчымый башласа, бу - җаның белән бәйләнешне югалткансың дигән сүз. Әгәр ул вакытлыча гына икән, күңелеңдә кылганнарың өчен үкенү хисе туа. Бәйләнеш ныграк булса, күңел газаплана башлый һәм кеше иртәме-соңмы тәүбәгә килә.

Холкыңны тәрбияләү аша гына күңел тынычлыгына ирешергә мөмкин. Тәрбияләүнең исә бер генә юлы бар - игелек­ле гамәлләр кылу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу. Бу очракта инде син нәфесең белән конфликтка керәсең. Ә аның йогынтысыннан, коткысыннан котылу, ай-һай, авыр. Әмма башкаларга яхшылык эшләү исәбенә алган канәгатьләнү тойгысын бернинди байлыкка һәм дәрәҗәгә дә алыштырып булмый. Ул гади сөенеч кенә түгел, ә җан һәм тән берлеген, аларның тәңгәллеген тоюдан туган олы хис, рухи тигезлек.

Алар - үз балаларыбыз!

Җәмгыять бүген шәхес тәрбияләүгә шулайрак карый. Нәти­җәсе - урам тәрбиясе алган буын үсеп килә. Ә урамның нинди тәрбия биргәнлеге һәрберебезнең күз алдында. Моңа җиңел-рәхәт тормышны, акча һәм көч культын, бозыклыкны пропагандалаган телетапшыруларны, кинофильмнарны да өстәсәң, баланың кем булып формалашачагын фаразларга да куркыныч. Бала күңеле ул чиста кәгазь бите түгел, ә киптергеч. Ул көннәр, айлар һәм еллар дәвамында барысын да үзенә сеңдерә бара. Әгәр бала көне буе үз иркендә, караучысыз икән, тирәлекнең тискәре йогынтысында тәрбияләнә.

Совет чорын күпме генә каралтып күрсәтсәләр дә, анда тәрбия дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә куелган иде. Октябрят, пионер һәм комсомол оешмалары биргән тәрбия эзлекле тоташ бер буынны тәшкил итте. Өйгә кайткач, балага әби-бабай күз-колак булды. Инкыйлабка кадәр исә бала гаилә - ата-ана, әби-бабай тәрбиясен күреп үсте. Тәрбиянең нигезенә гасырлар дәвамында килгән халык педагогикасы ысуллары, күркәм гореф-гадәтләр салынган иде. Шуңа күрә тәрбия җимеше дә агачыннан ерак төшмәде.

Эчкечелек, наркомания, бозыклык һәм җинаятьчелек чәчәк аткан үз чорыбызга әйләнеп кайтыйк. Моңа җәмгыятьтәге башка проблемаларны да өстик. Хәзер инде баланы шуларның күчермәсе итеп күз алдына китерергә тырышып карыйк. Куркыныч булып киткәндер, мөгаен. Ә бит болар безнең үз балаларыбыз, әлеге җәмгыятьтә аларга яшисе. Алар - безнең киләчәгебез. Нәрсә көтә безне? Шул турыда уйлансак иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: