Универсиаданы гөрләтеп, Россиянең спорт башкаласы статусына ия булдык, шөкер. Әмма аңа карап Татарстанның статусларга аппетиты һич кенә дә кимемәде. Яңа үрне алмакчы, ахрысы, безнең хөкүмәт. Башкала ук була алмасак та, республикага туристлар агымын ким дигәндә ташкынга әйләндерү - төп максат. Дөрес, туристлык нигезе күптән ныгыган Санкт-Петербургны узып булмас анысы. Әмма...
Тәгәри китте Иван башы...
Туристлык буенча дәүләт комитеты юктан бар ителмәгән. Моңарчы Казан һәм Татарстан белән хозурланырга килүчеләрне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы исәпли иде. Быел март башында Туристлык буенча агентлык табадан төште. Әмма күп тә үтмәде, март ахырында агентлыкны чираттагы табадан төшереп, аны Туристлык буенча дәүләт комитеты иттеләр. Җитәкчесе - ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының экс-урынбасары Сергей Иванов. Беренче булып, комитетка Президентыбыз эш кушты - туристлар агымын ике тапкырга ишәйтү! Дөрестән дә, соңгы арада туристлык турында шулкадәр күп сөйлиләр, язалар, Ивановның нурлы йөзе дә телевизор экраныннан төшми диярлек. Тик, ныгытып уйлап карасаң, Татарстанга туристларны китерү өчен, Ивановның нурлы йөзен чит төбәкләрдә, илләрдә күрсәтергә кирәктер бит. Әмма аның үз экраннарыбызда күренүнең икенче ягы да бар. Бу тезиска җавап табу өчен, сезгә сорау бирим әле. Яңартылган Зөядә булганыгыз бармы? Ә Алабугадагы Шайтан каласында? Болгарда? Биләрдә? Иманым камил, күбегезнең якын арада гына ул якларга аяк басканы юктыр. Ә бит туган ягыңа кеше чакырганчы, аны үзеңә карап кайту мәслихәт.
Казан янында гына диярлек урнашкан Зөя турында Минтимер Шәрипович күпме генә сөйләсә дә, Явыз Иван нигез салган ныгытма-кальгага барганым юк иде бүгенге көнгәчә. Хаталар өстендә эш үткәреп, күптән түгел Зөядә булып, шаклар каттым. Андагы тарих музееның эче дә, тышы да шундый затлы. Фәнни хезмәткәр Людмила Елисеева: «Хәзер туристларны каршы алырга оят түгел. «Музеегыз Европа дәрәҗәсенә күтәрелде», - ди кунаклар», - дип сөенә.
Бер ай элек Явыз Иванның башсыз сынын алып кайтканнар. Башы берничә атнадан соң гына кайткан, чөнки реконструкциядә озак яткан. Казанны яулап алганда патшага нибары 22 яшь булган (миңа да хәзер шул чама). Әлеге дә баягы, Людмила Елисеева әйтүенчә, патша сыны Казанны алгандагы 22 яшьлек чагына мөмкин кадәр туры китереп эшләнгән. Туганда бер күзе кылый булган икән аның. Башын ясаучылар да күзен кылый иткән. Кыскасы, музейда карарлык, тыңларлык әйберләр җитәрлек. Ачык һавадагы «Ленивый торжок» комплексында егетләр, төрле чордагы хәрбиләр киеме киеп, сугышып та күрсәтә.
«Сөйкемле сөяк» кирәк
Туристлык буенча дәүләт комитетының эшлисе эшләре буа буарлык. Иң зур максаты - туристлык күлдәвеген буа дәрәҗәсенә җиткерү. Моңа ирешү өчен, сувенирлар җитештерүне, туклануны, экскурсия хезмәтен һәм, әлбәттә, транспорт инфраструктурасын камилләштерәчәкләр. Читтән яхшырак күренә, дигәндәй, Татарстанның туристлык потенциалын өйрәнү һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен, бу эшкә Австриянең Kohl&Partner компаниясе җәлеп ителгән. Алар эшне рәхмәт өчен генә башкармаган, әлбәттә. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы элек компания белән 2,8 миллион сумлык килешү төзегән. Ут күршеләребез - башкортлар белән ярышырга яратабыз инде без. Әмма күршеләр бу очракта өлгеррәк булып чыкты - Австрия компаниясе Башкортстанга стратегик план төзеп биргән икән инде. Сүз уңаеннан, компаниянең хисабы ТР туристлык комитеты сайтында эленгән.
Татарстанның туристлык мәккәсенә әйләнә алмавының биш сәбәбен ачыклаган Австрия белгечләре:
Беренчесе - Россиядә дә, чит илдә дә Казанның туристлык «сөйкемле сөяге» турында белмиләр. Икенчесе - республика күләмендә Казаннан читтә алдынгы туристлык корылмалары бик аз. Өченчесе - ни Татарстанның, ни Казанның бүгенгә калыплашкан туристлык бренды юк. Дүртенчесе - Татарстандагы туристлык корылмалары бер-берсеннән ерак урнашкан. Бишенчесе - туристлыкка бюджеттан акча аз бирелә.
Әмма озакламый бу сәбәпләрнең бер-бер артлы юкка чыгуы ихтимал. Тикмәгә генә 2,8 миллион сумлык тикшерү үткәртеп, махсус дәүләт комитеты төземәгәннәрдер, шәт.
Компаниянең хисабында әйтелгәнчә, Татарстанның өч уникаль нәрсәсе бар - меңьеллык Казан шәһәре, Идел елгасы һәм татар мәдәнияте. Австрия белгечләре бөтен республиканы энә күзе аша үткәреп, әллә ни исебез китмәгән корылмаларга игътибарны көчәйтергә киңәш иткән. Шулар арасында: «Долгая поляна» утары, Тәтештәге археологик һәйкәл, «Булгария»дә һәлак булучылар мемориалы, обсерватория, Куйбышев сусаклагычы, Биләрдәге археологик һәйкәл, Чистайдагы Пастернак музее, Алексеевскидагы һөнәрчелек фабрикасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы. Моннан тыш, чит ил белгечләре безгә язма башында әйтелгән берничә туристлык «фишка»сы да тәкъдим иткән. Юк ла, велосипед уйлап табып, миләрен черетеп маташмаганнар, инде тормышка ашырылган проектларны аткарганнар.
Мисал өчен, Идел буенда 80-100 метр биеклектәге күзәтү манарасы урнаштырасы ди. Аның республикабыз йөзек кашына әйләнүе көн кебек ачык икән. Манараны лифт белән дә җиһазландырасы ди. Туристлар манара түбәсеннән Иделнең тирә-ягы белән хозурлана алачак. Акчаны күбрәк савып калу ниятеннән, шунда ук ресторан, кафе, сувенирлар кибете һәм балалар мәйданчыгы да ачасы. Кара исәп белән санаганда да инвестиция күләме 250-300 миллион сум. Манара калкулыкта яки кыяда урнашырга тиеш, дип кистереп әйтә белгечләр. Өстәмә эффект өчен, манара эчендә тау да төзергә була. Баскычтан тәпи-тәпи төшәргә иренгән туристлар шуннан гына шуып төшә алачак. Манараны күз алдына китерә алмыйча азапланасызмы? Азапланмагыз! Австриядәге Койчах шәһәрчегенә барып кайтыгыз. Анда нәкъ шундый манара бар икән!
Аннан кала, туристларны Идел буенча йөртеп акча эшләргә була. Әмма Казандагы елга портында чайкалып торган калай тагараклар бу эшкә яраксыз. Кеше ташырга оят булмаслык өр-яңа лайнерлар кирәк. Әйтик, Казан-Зөя арасы өчен, 250-300 кешелек, Казансу буенча йөртү өчен, 150-200 кешелек һәм Казан-Болгар арасында җилдерә торган тизйөрешле 150-200 кешелек лайнер сатып алырга кирәк. Ләкин туристларны көймәгә кертеп тутырып кына акча эшләү процессы тукталмый. Аларга тәмле һәм түләүле эчемлекләр-кабымлыклар да тәкъдим итәсе. Инвестиция күләме - 300-450 миллион сум. Әгәр бездә, чыннан да, затлы теплоходлар йөри башласа, Бөекбританиянең Лондон шәһәренә охшап калачакбыз бит. Анда шәһәр буенча круизлар инде күптән модада икән.
Россиянең спорт министры Виталий Мутко сүзләренә караганда, «Казан-Арена» футбол стадионы 14,4 миллиард сумга төшкән. Аның үз-үзен финанс ягыннан ничек аклавы минем ише яшь җилкенчәккә караңгы. Әмма Австрия белгечләре тәкъдим иткән манара белән теплоход бәяләрен кушсаң, күп дигәндә, 750 миллион сум килеп чыга. Хәтта бер миллиардка да тулмый. Стадионны да туристлык корылмасы итеп файдаланырга кирәк, дигән сүзләр йөри. Әмма һәркем дә спорт белән җенләнми бит. Шуңа да туристлык хисабына казнаны баетуда, спортка караганда, манара белән лайнерлар үтемлерәктер. Мәдәни үзенчәлек дигәннән, Сабан туен халыкара фестиваль дәрәҗәсенә күтәрергә куша Австриянең туристлык белгечләре. Әйтик, Бразилиядәге карнавал шикелле. Тик, билбау көрәшендә катнашып, нечкә билләрен сындырып кайтып китмәгәйләре тагын...
Читләр бездәге матурлыкны күрә белгән бит әнә. Дөрес, без дә күрәбез анысы... Тик телевизордан гына. Бәлки, йомшак диваннарыбызны бераз ял иттереп, телевизордан күргәнне үз күзләребез белән карап кайтырга вакыттыр?!
Комментарийлар