16+

Хыялым чынга ашып маташа...

1945 елда бабам фашистларны кысрыклый-куа барып, Германия җирләренә килеп җиткән булган. Бөек Җиңү вакыйгаларыннан соң 67 ел узгач, мин кайчандыр безне басып алырга теләгән халык иленә ярдәм сорап килергә мәҗбүрмен. Бу уйлар бер үк вакытта тетрәндергеч тә, куандыргыч та…

Хыялым чынга ашып маташа...

1945 елда бабам фашистларны кысрыклый-куа барып, Германия җирләренә килеп җиткән булган. Бөек Җиңү вакыйгаларыннан соң 67 ел узгач, мин кайчандыр безне басып алырга теләгән халык иленә ярдәм сорап килергә мәҗбүрмен. Бу уйлар бер үк вакытта тетрәндергеч тә, куандыргыч та…

Беренче адымга таба беренче адым инде эшләнде
1 май көнне Германиянең кечкенә һәм җыйнак кына Хайдельберг шәһәренә килеп төштем. Бу шәһәрнең сырхауханәсендә, тикшеренү уздырганнан соң, Алла боерса, миңа операция ясарга тиешләр. Операция уңышлы узган очракта, аякка басарга, яңадан тулы тормыш белән яши башларга ышаныч бар, ди немец табиблары…
Чит илгә китеп, савыгу хыялы күңел түрендә чынга ашмас чаткылар рәвешендә генә уянган вакытлар искә төшә. Татарстан табиблары, Россиянең эре калаларының хастаханәләре, кайбер чит ил сырхауханәләреннән узган җәйдә бер-бер артлы мине дәвалаудан баш тартулы җаваплар килүе әлеге ышанычны ул чакта әздән генә үтермәде. Чалт аяз күктә яшен чатнаган төсле, Израильдән уңай җавап килеп төшүе мине бер мәлгә аңышмаучанлык халәтенә калдырган иде. Шатланырга да иртәрәк иде әле - мине бәхетле итә алган, операция һәм тернәкләнү өчен Израиль таләп иткән 9 миллион сумга якын акчаны каян алырга?!
Икеләнү, төшенкелеккә бирелүгә әзер халәттән мине ул вакытта йөргән кызым Лилия өстерәп чыгарды. Кул кушырып утыру дөрес түгеллеген, ул бердәнбер мөмкинлеккә теш-тырнагым белән ябышырга кирәклеген аңласам да, ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итү минем өчен бик ят һәм оят нәрсә иде. Әмма аякка басу теләге оят хисеннән өстенрәк булып чыкты. Лилия, берничә каналга һәм радиога шалтыратып, миңа ярдәм кирәклеге турында репортаж ясау турында сөйләшкәч, операция өчен акча туплау эше башланып китте. Шулай ук ул, үзе эшләгән фирма директоры белән килешеп, Казан буенча бушлай реклама щитлары элдертүгә һәм подъездларга белдерүләр тараттыруга да иреште. Шул хезмәтләрдән соң, минем хәлне ишетеп, башка ММЧлар (массакүләм мәгълүмат чаралары) да үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, беренче чиратта, Лилиянең башлап йөрүләренә күрә, боз кузгалды һәм ниятемнең чынга ашуына күңелдәге ышаныч көннән-көн арта гына барды.
Ул арада Германиядән дә, операциягә алынабыз, дигән уңай җавап килеп төште. Андагы медицина Израильнекенә караганда көчлерәк һәм ышанычлырак дип ишеткәч, мин Германиягә барырга карар кылдым. Өстәвенә анда тернәкләнүнең дә бермә-бер арзанрак булуы ачыкланды. Һәм менә чакыру көтү, операция һәм тернәкләнү өчен акча күчерү, виза артыннан йөрү кебек эшләр барысы да башкарылып чыккач, ниһаять, мин Германиядә. Күңелдә ахыргача билгеле шик-шөбһәләр сакланса да, бүген хыялымның беренче өлеше чынга ашты, хәзер операцияне көтәргә һәм аның уңышлы узуына Аллаһы Тәгаләбездән туктаусыз ялварырга гына кала.

Мин чиксез рәхмәтлемен!
Бер-береңә ярдәмләшеп яшәүнең бүгенге көндә модада булмавы турында үземнең дә шактый тапкырлар язганым булды. Дөресен генә әйткәндә, халыкка мөрәҗәгать аркылы кирәкле сумманы җыеп булганына мин башта нык шикләнгән идем. Әмма арабызда чит кеше кайгысына битараф калмаучы, хәлгә керә белүчән, ярдәмгә ашкынып торучы кешеләрнең шулкадәр күп булуы мине таң калдырды һәм карашымны бик тиз үзгәртергә мәҗбүр итте. Тамчыдан күл җыелганын аңлап, миңа ярдәм йөзеннән җибәрелгән сумнар, меңнәр ахыр чиктә, дөрестән дә, бик зур «күл» хасил иттеләр. Хәлемне аңлап, кызганмый-нитми, күләмле акча күчерүчеләр дә шактый булды. Нәтиҗәдә миңа тулы тормышка кайтырга төпле ышаныч бирүче акчалар ярты ел эчендә җыелып бетте. Илнең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә шалтыратып, язып, хәлемне белешеп торуларны, таяныч-терәк булуларны да әйтмичә булмый. Алар да - чиксез зур ярдәм!
Форсаттан файдаланып, Лилиягә, якыннарыма, туганнарыма, дусларыма, авылдашларыма, хезмәттәшләремә, проблемама ваемсыз калмаган һәм ярдәм кулы сузган һәрбер кешегә чын йөрәктән чиксез зур рәхмәтемне белдерәм! Күңелләрегез һәрчак саф, изге, җаныгыз-тәнегез сау-сәламәт, кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын.

Редакциядән. Без дә хезмәттәшебез Айнур Галимовка ихлас күңелдән теләктәшлек белдерәбез; аның тиз арада савыгып, яңа көч, дәрт, илһам белән безнең сафларга кайтуын телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading