16+

Җиһан тулы кара хәбәр

Дөнья аренасында иң киң шаукым алган хәбәрләр исемлеген гел диярлек кайгылы яңалыклар җитәкләп килә. Ничек кенә кызганыч булмасын, җиһанны шаулатырлык һәлакәт һәм фаҗигаләр шатлыклы вакыйгаларга караганда һәрчак күбрәк шул. Бүген дә халыкның телендә җир йөзенең төрле почмакларыннан агылучы кара хәбәрләр генә.

Узган ел бөтен Җир шары халкын тетрәндерерлек эре авиаһәлакәтләр сериясе Казандагы фаҗига белән тәмамланган иде. Аның «канлы эзе» әле бүген дә һәр татарның йөрәгендә. Быел зур авиаһәлакәтләр рәтенә керүче фаҗигаләрнең беренчесе өченче көнне Алжирда булды. Самолетның начар һава торышы шартлары сәбәпле җиргә мәтәлүе аркасында, аның 77 пассажиры һәлак булган. Бер пассажир ниндидер могҗиза белән генә исән калган, әмма аның хәле бик начар.
Украинаның «күге дә» һаман «аязырга» җыенмый. Аннан килгән хәбәрләр берсеннән-берсе көенечлерәк. Кичә Украинаның Кременчуг шәһәрендә район судының хөкемдары атып үтерелгән. Тикшерү әлеге җинаятьне судьяның һөнәри эшчәнлегенә бәйләп тә өйрәнә. Эш шунда: мәрхүм судья күптән түгел оппозиция әгъзаларына хөкем җәзасы чыгарган булган, шуңа күрә, полиция үч мотивын да читкә какмый. Аларның шөбһәләре рас килә калса, бу оппозициянең мәсләктәшләренә рәнҗешләре тигән кешеләргә ачыктан-ачык ау игълан иткәнлеген аңлата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading