16+

Идел аръягында – окоплар

Ленинградны блокададан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан чыккан тапшыруларның берсендә Ленинград һәм Мәскәү халкының сугыш елларында ничек итеп оборона корылмалары төзүдә катнашуларын күрсәттеләр. Документаль кадрларда дистәләрчә мең кешенең кырмыскалар кебек җир актаруын күргәч: «Тукта, минем әни дә катнашкан ич ул окоп казу эшләрендә», - дип, мәрхүмә әнине искә төшердем.

Идел аръягында – окоплар

Ленинградны блокададан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан чыккан тапшыруларның берсендә Ленинград һәм Мәскәү халкының сугыш елларында ничек итеп оборона корылмалары төзүдә катнашуларын күрсәттеләр. Документаль кадрларда дистәләрчә мең кешенең кырмыскалар кебек җир актаруын күргәч: «Тукта, минем әни дә катнашкан ич ул окоп казу эшләрендә», - дип, мәрхүмә әнине искә төшердем.

Дөрес, аның өчен оборона сызыгы Ленинград, Мәскәү янында түгел, ә үзебезнең газиз туган як - Апас районында булган. Әлбәттә, бу журналист буларак миндә кызыксыну уятты. Һәм мин үземнең тарих укытучысы, республикада шактый билгеле эзтабар Әхәт абый Садриев язмаларын актарырга тотындым. Әхәт абый - туган як тарихын өйрәнүдә, аның әлегәчә билгеле булмаган тарихи ядкәрләрен барлауда, сугышта хәбәрсез югалган якташларны эзләүдә үзеннән биниһая зур өлеш кертүче шәхес.
Аның «Идел аръягында - окоплар» дигән документаль язмасында, мәсәлән, нәкъ менә безнең әниләр һәм әбиләрнең, меңләгән окопчы якташларыбызның тылда ничек итеп оборона корылмалары төзүе тасвирлана да инде. Язма сездә дә зур кызыксыну уятыр дип уйлыйм.
«1941 елның җәй азагында фронтларда хәл гадәттән тыш кискенләшә. Дошман зур тизлек белән Мәскәүгә ыргыла. 5 октябрьдә Дәүләт оборона комитеты башкаланы саклау турында махсус карар чыгара.
Ә сентябрьдә Татарстанга да куркыныч яный башлый. Фашистлар Казан тимер юлының кайбер участокларын бомбага да тота. Татарстанда ашыгыч рәвештә республиканы дошманнан саклау төркемнәре оештырыла. Аларның саны 3500гә җитә. Һәркайда саклау чаралары үткәрелә. Кичләрен ут кабызу тыела. Бөтен җирдә маскировка чаралары булдырыла. Һава һөҗүменнән саклану буенча 110 мең кеше махсус өйрәнү үтә. Аеруча Идел аша салынган Свияжск тимер юл күперен нык саклыйлар, чөнки аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур була. Халык уяулыгы нәтиҗәсендә, Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты күперне, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендәге кайбер заводларны шартлатырга җыенган берничә кешене ачыклый һәм кулга ала.
Октябрь аенда Казан оборона комитеты төзелә. Бөтен Идел буе өлкәләрендә һәм республикаларында дошманнан саклану чаралары үткәрелә. Шул исәптән, Казанны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу эше башкарыла.
Идел буе саклау чикләре Татарстан, Мари Эл һәм Чувашия республикалары, ә Казанның оборона сызыгы исә Идел буендагы Покровское авылыннан Чувашиянең Ормар станциясе, Апас һәм Кайбыч авыллары аша уза.
1941 елның 25 октябрендә, Оборона комитеты карары нигезендә, Казанны саклау корылмалары белән әйләндереп алу («Казанский обвод») өчен бөтен көчне, бөтен халыкны бер «ноктага» туплау башлана. Халык теленә бу «окоп казу фаҗигаләре, «окоп казу сере», «окоп казу еллары» булып кереп калган.
Идел аръягында окоп казуда республиканың 28 районыннан, Казан шәһәренең югары һәм урта уку йортларыннан барлыгы 1 миллион 107 мең кеше катнаша. Тарихта тиңе булмаган эш башлана. Килүчеләр 400-500 кешелек бер колоннага берләшәләр. Окоп казыла торган Олы Тархан, Апас, Кайбыч, Буа һәм Тәтеш районнарыннан халык аеруча күп китерелә. Безнең Апас районнарыннан гына да окоп казуда 10 меңнән артык кеше катнаша.
Казанның «Спартак» фабрикасыннан 700, җитен комбинатыннан 673, елга техникумыннан 209, фабрика-завод өйрәнчекләр мәктәбеннән (ФЗУ) 633 кеше окоп казырга озатыла. Бу эш шул кадәр тиз һәм ашыгыч хәл ителә ки, хәтта җитен комбинатыннан 673 эшчегә нибары ике көрәк белән генә чыгып китәргә туры килә. Күпчелеге көзге киемнән, кышкы әзерлек, җылы киемнәр юк дәрәҗәсендә.
Эшкә килүчеләр җәяү, көчле җилле, карлы-яңгырлы һавада, өс-башлары манма су килеш, аяк атлап булмаслык пычрак ерып, юлда куна-куна, окоп казылырга тиешле урыннарга җыеналар. Аларны якын-тирә авыллардагы йортларга урнаштыралар. Һәр йортта кимендә 25-30 кеше. Барысы бергә укмашып, салам җәйгән сәкедә, идәндә йоклыйлар. Гаилә әгъзаларына исә мич башы яисә сәндерә генә кала.
Эшләүчеләргә көнгә 600 грамм икмәк, аш пешерерлек он-ярма бирелә. Окопчылар авылдан иртәнге караңгыдан 3-4 чакрымга - окоп казыла торган урынга ашыгалар. Ерак авыллардан 15-20 чакрым араны ат җигеп киләләр. Соңыннан шул атлар белән казылган җирнең туфрагын читкә ташыйлар. Техника бик аз. Окоп чорының төрле вакытында биредә автомобильләр 21дән 155кә, тракторлар саны 60тан 118гә җитә. Эшләүчеләрнең 70-75 проценты - хатын-кызлар.
Эш кораллары көрәк, лом, кәйлә, агач носилка була. Башта туфракны окоп кырыйларына носилка белән ташып, брустверлар ясыйлар. Ә көннәр салкынаеп, җир каткач, эшләр чиксез авырая. Кәйлә, лом белән чокып алган туфрак чикләвек зурлыгы чаклы гына. Әлбәттә, эшли-эшли тәҗрибә дә арта - окопчылар, кар яугач, казыган җирне кар белән күмеп калдыра башлыйлар. Ә туң җирне учак ягып җебетәләр. Утынны исә колхоз бакчасындагы алмагачларны кисеп әзерлиләр. 1941 елгы кыш бик салкын килә, уртача температура 30 градуска җитә. Шулай да салкын дип эштән калырга ярамый. Ветеран окопчыларның истәлекләренә караганда, эшләгәндә туктап торыш юк - катып үләсең. Эшләүчеләргә көн буе янып торган учак янында җылынып алу ярдәм итә. Кая карама, офыкка кадәр халык: бар да эштә, бар да хәрәкәттә, кырмыска оясыннан бер дә ким түгел. Апас янындагы Чурибураш, Әнәле авылларында да окопчылар күп була. Гомумән, аларны бөтен районга - барлык авылларга, йортларга тигезләп, бүлеп урнаштыралар.
Фашистларның Мәскәү янында тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, окоп казулар 1942 елның 11 февраленә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә бары тик 1942 елның март урталарында гына кайталар. Октябрьдән февральгәчә 5 айга якын дәвам иткән бу тиңсез хезмәт Татарстан тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп кала.
Бу җәһәттән, Казан дәүләт университеты студентларының ВКП (б) өлкә комитеты секретаре А.М.Алемасовка 1941 елның 10 декабрендә язган хатын тетрәнмичә укып булмый. Алар хезмәт фронтында унар сәгать эшләүләре, ачлы-туклы яшәүләре, бетләп бетүләре, киемнәренең тәмам тузуы, кайбер иптәшләренең шул каһәр суккан окоп чокырларында үлүе турында ачынып язалар. Кайбыч районында кайбер түрәләрнең корткычлык эшләүләре - еш кына казыган чокырларны яңадан күмүләре турында да хәбәр итәләр. Үзләрен өйләренә кайтаруны, алмашка башкаларны җибәрүне үтенәләр. («Гасырлар авазы», №1, 1995, 12 нче бит).
Танкларга каршы тору өчен, 331 километр җирдә окоплар казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 415 землянка корыла.
Бу корылма-окоплар Иделгә җиткәнче, Зөя елгасы һәм уң ягындагы биек тауларны файдаланып, көчле оборона сызыгы төзү һәм фашистлар һөҗүмен туктату өчен ясала. Әлеге сызык Зөя елгасының буеннан-буена уза.
Окоп-ныгытмалар дүрт рәттән тора. Дошман килү юнәлешендә берсеннән-берсе бик ерак булмаган окоп-ячейкалар, икенче сызык - пехотага каршы окоплар, алар тоташ һәм тирәнлеге кеше биеклеге. Аннан ары - танкка каршы окоплар. Аларның тирәнлеге - метр ярым, киңлеге 4-5 метр була. Бу окопның дошман ягын сөзәк, ә икенче ягын текә итеп казыйлар. Ә тау өстендә - дотлар, дзотлар. Алар, имән бүрәнәләр белән бурап, җиргә күмеп ясалалар. Ул землянка сыман була. Боларның эзе Апас янындагы Сабан туе үткәрелә торган урман эчендә әле хәзер дә ярылып ята.
Әгәр «Казан-Буа» поездына утырып китсәң, сул ягында Зөя елгасы буйлап сузылган таулар, ә уң ягында түбәнлек һәм тигезлекләрне күзәтеп, бернинди хәрби белемең булмаса да, бу оборона сызыгының әһәмияте нинди булганлыгын яхшы аңлыйсың.
...Ул еллар артта калды. Окопчыларның да күпчелеге инде дөньяда юк. Исәннәренең исә яше 85-90нан ким түгел. Окоп казуда катнашкан кешеләрнең батырлыгы, сугышта катнашучыларныкы кебек үк, олы ихтирамга, зур хөрмәткә лаек, минемчә.
Шуңа күрә, мөхтәрәм замандашлар, окопчылар хөрмәтенә һәйкәл ачу - шулай ук өлгергән мәсьәлә. Бу тылда миллионнан артык окопчыны үзләренә сыендырган, җылыткан, ашаткан Тау ягы мөхтәрәмнәре - әби-бабайларның хезмәтен, тиңсез фидакарьлеген дә югары бәяләү булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading