16+

Идел бурлаклары

Танылган кинорежиссер Егор Кончаловский Казанның XIX гасыр чорына багышланган фильм төшерергә уйлый. Ул Казан сәүдәгәрләре һәм бурлаклар тормышын чагылдыручы зур тарихи полотно булачак. Кончаловский аны Островский стилендә һәм Голливудның «Нью-Йорк бандитлары» фильмына охшатып ясамакчы була.

Идел бурлаклары

Танылган кинорежиссер Егор Кончаловский Казанның XIX гасыр чорына багышланган фильм төшерергә уйлый. Ул Казан сәүдәгәрләре һәм бурлаклар тормышын чагылдыручы зур тарихи полотно булачак. Кончаловский аны Островский стилендә һәм Голливудның «Нью-Йорк бандитлары» фильмына охшатып ясамакчы була.

Гадәттә, «бурлак» сүзен ишетүгә, безнең күз алдына Илья Репинның атаклы «Бурлаклар Иделдә» картинасы килеп баса. Озын арканга җигелеп Идел буйлап авыр баржа тартып баручы мескен җаннарны мәктәп дәреслеге битләреннән күреп, кем генә кызганмады икән?
Ә чынлыкта мескен җаннармы соң алар? Гомумән, кем ул бурлак? Мәсә­лән, үзенең аңлатмалы сүзлегендә Даль аларны «ялланып читтә акча эш­ләүче крестьяннар» дип атый. Гадәттә алар елга судноларында эшкә ял­ланганнар. Кыскасы, әгәр безнеңчә итеп әйтсәк, «шабашниклар» булып чыга.
Ә бит Совет чорында бездә хезмәтнең шундый бер төре барлыкка килгән иде - шабашниклар артеле. Таза, кыю ир-егетләр, ялланып акча эшләү максаты белән, Төньяк төбәкләргә, Себергә, шахталарга, рудникларга баралар. Татарстаннан да, мәсәлән, Кузбасс һәм Донбасс шах­та­ларында эш­ләгән һәм шунда төп­ләнеп калган татарлар аз түгел.
Бурлаклар да нәкъ шулай, җәйге сезонда елга яры буйлап баржа тартып акча эшләргә алынган шабашниклар. Дөрес, халык аларны бик өнәп бетермәгән. «Эт, бурлакка тимә, ул - үзе эт!» дигән гыйбарә дә шуны раслый.
Бурлакчылык Россиядә XVI гасырда барлыкка килә. Ул чорда илдә сәүдәгәрлек зур үсеш ала. Монда Идел елгасы мөһим роль уйный. Ләкин сәүдә кораблары агымга каршы, әйтик, Әстерханнан Түбән Новгородка бара алмый. Нәкъ менә шуның өчен, бурлаклар көче кирәк була да инде. Җир эшкәртеп кенә әллә ни табыш ала алмаган крестьяннар күпләп сәүдә судноларына ялланып эшли башлый. Тора-бара аларның тулы бер династияләре барлыкка килә. Мәсәлән, Сарытау губернасыннан гына да сезонга 2000нән артык кешенең бурлак бу­­лып ялланып эшләве мәгълүм. Әлбәттә, алар арасында хәерче крестьяннар, исе­рекләр, тормыш төбенә төшкәннәр, сукбайлар да күп була. «Бурлак» сүзенең татарча «буйдак» сүзеннән алынган булуы да тикмәгә түгел. Чөнки өчәр айга сузылган авыр хезмәткә гадәттә буйдаклар күбрәк алынган. Тагын бер сүз - сакма - бурлакларның яр буйлап бара торган юлы. Анысы да татарның «сукмак» сүзеннән алынган булса кирәк. Гомумән, бурлакларның үз сөйләм теле бар. Мәсәлән, бездә берәр түрә ише кешене «шишка» дип атау кул­ланышта. Ә бит ул бурлакларда «ләмкә» киеп иң алдан җигелеп тартучы. Бурлак «ләмкә»се - озынлыгы 2 метр тирәсе, ә киңлеге 17 сантиметрлы каеш билбау.
Әлбәттә, бурлак хез­мәте җиңелләрдән түгел. Бер сезонда ул 20 пар чабата гына туздырган. Ә чабата кыйммәт. Шуңа күрә, бурлаклар корабны җай чыккан саен яланаяк тартырга тырышканнар. Аларның төп ри­зыклары - көнгә 2 кг. арыш ипие, суган, балык һәм киндер мае. Мәсәлән, тары боткасы инде затлы ризык саналган.
Сезон гадәттә 70 көн тирәсе һәм бурлаклар көненә 19ар сәгать эшләгән. Шул вакыт эчендә алар баржа сөйрәп 10-30 чакрым тирәсе ара үтә. Бер сезон эшләп тапкан акчасы бурлак гаи­ләсенә ярты ел иркен яшәргә җиткән.
Казан губернасы да бурлакчылыкка үзеннән зур өлеш кертә. Мәсәлән, анда XIX гасыр башында инде 500ләп судно исәпләнә. Моңа әле тагын елга туңып бездә кышларга туктаган башка төбәк судноларын да кертсәң, аларны хәрәкәткә китерү өчен ким дигәндә 16-18 мең бурлак кирәк булган. Ләкин ат һәм машина көче белән йөри торган суднолар пәйда була башлагач, аларның саны кими. XIX гасыр башында Идел һәм Ока елгаларында гына да 600 меңнән артык бурлак булганлыгы мәгълүм. 1851 елга инде алар 150 меңгә кала. 1870 елга Иделдә бурлакчылык бөтенләй диярлек юкка чыга.
Шулай да бур­лаклар­ның башкаласы бу­лып Ярославль өлкәсендәге Рыбинск шәһәре санала. Анда хәтта бурлакка һәйкәл дә куел­ган. Авторы - скульптор Леонид Писаревский. Һәм ул дөньяда мондый бердәнбер һәйкәл. Рыбинскида сезонга 170 меңләп бурлак җыена торган булган. Алар турында тарихчы Николай Боголюбов үзенең 1880 елда басылган «Корабль тарихы» дигән китабында шактый тәфсилләп язып калдырган.
Дөньяның бүтән бер илендә дә Иделдәге кебек бурлакчылык күзәтелмәгән. Бәлки шуңа күрәдер дә бу профессия инде күптәннән байтак иҗат кешеләрен кызыксындырган. Мә­сә­лән, 1926 елда ук инде Голливуд режиссеры Б.Де Миль «Идел бурлагы» («Волжский бурлак») дигән тарихи-революцион фильм төшерә. Ул хәтта Оскар премиясенә лаек дип табыла. Ләкин безнең илдә аны беренче тапкыр 1999 елда гына күрсәтәләр, гәрчә ул большевиклар идеологиясенә каршы килмәсә дә.
Ә менә Репин кар­тинасы, киресенчә, Совет идеологиясенә «сары май» булып ята. Янәсе, каһәр суккан капиталистлар ке­­шеләрне әнә ни­чек га­заплаган. Ә бит чынлыкта Репинның мәгълүм картинасы тирәсендә кызу бәхәсләр рәс­сам аны язып бетерүгә башлана. Анда сурәтләнгән күренешнең та­ри­хи дөреслеккә тәңгәл килү-килмәве турында танылган шәхесләрнең дә фикерләре бар. Мәсәлән, язучы Гиляровский, моңа ачыклык кертү өчен, үзе бурлак тормышын татып карый. Һәм аның Репин сурәтләгәнчә үк газаплы булмавын күрә. Дөрес, ул бурлак хезмәтенең җиңел түгеллеген, ләкин шактый төшемле булуын әйтә.
Бурлак тормышы, ди­гәннән, ул безнең татар язучылары иҗатында да чагылыш таба. Мәсәлән, драматург Мансур Гый­ләҗевнең «Бурлак» пьесасын Чаллы театры сәхнәләштерде. Анда нәкъ менә татарларда бурлакчылык сурәтләнә. Яшь татар эшмәкәре Габдулла, үзенең хыялын тормышка ашырганчы, фатиха сорап, шәһәрнең иң бай сәүдәгәре Демьян Потаповичка мөрәҗәгать итә. Әгәр дә бурлаклар «Фиалка» баржасын Иделдә боз катканчы Казанга тартып менеп өл­герсәләр, Габдул­ла театр төзергә һәм анда курчаклар карт сәүдәгәр язган тарихны уйнарга тиеш була. Әгәр дә өлгермәсәләр, Габдулла сәүдә йорты ачарга рөх­сәт ала. Шишка Гаяз җи­тәкчелегендә бурлаклар эшкә тотына. Ләкин Казанга җитәргә аз гына калгач, елгада боз ката...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading