Шәһри Казан

Икенче әтием

Баш редактор Мансур абый Мортазин әлеге рубриканы махсус минем өчен бүлеп биргәннән соң, шушы ике ел эчендә аның юллары күп нәрсә күрде. Аны илдә һәм дөньяда булган пычрак сәясәт тә, төрле ызгыш-талашлар, җинаятьләр турында хәбәрләр дә читләтеп узмады. Шуңа күрә, кискен, хәтта ачу һәм нәфрәт тулы сүзләр рубрикада бик еш...

Баш редактор Мансур абый Мортазин әлеге рубриканы махсус минем өчен бүлеп биргәннән соң, шушы ике ел эчендә аның юллары күп нәрсә күрде. Аны илдә һәм дөньяда булган пычрак сәясәт тә, төрле ызгыш-талашлар, җинаятьләр турында хәбәрләр дә читләтеп узмады. Шуңа күрә, кискен, хәтта ачу һәм нәфрәт тулы сүзләр рубрикада бик еш чагылыш тапты. Әмма бүген язасы килгәнем бөтенләй үзгә һәм язмада бары тик ягымлы, йомшак сүзләр, йөрәк түреннән чыккан якты хисләр генә урын алачак.

Реклама

«Шәһри Казан»ның яңа тормышы
9 ел элек «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә тәүге тапкыр аяк басканда, аны башкала һәм республиканың тормышын яктыртып баручы иҗтимагый газетага лаеклы урын дип әйтүе кыен иде. Караңгы һәм салкын бина базны хәтерләтә, журналистлар калыплашкан стандартларга буйсына, практика узарга килүче студентлар белән эш тиешле дәрәҗәдә түгел... Тәҗрибә туплау өчен ул газетаны сайлаган студентларга иҗади мәйдан да, өлкән иптәшләренең терәге дә җитмәгәнлектән, аларның уку йортында практика буенча хисап тапшырганда бер кочак проблемалары килеп туа иде.
Әмма 2007 елда Мансур абый җитәкче дилбегәсен үз кулына алгач, «Шәһри Казан» яңа сулыш алды. Ничә еллар буена беренче мәртәбә редакция бинасы да күкрәк тутырып «сулый» башлагандай булды. Хәзер газетабызны яратып укучы татар зыялылары, каләм әһелләре арасында да, газета яңа тормышка аяк басты, дип санаучылар байтак. Почта килүгә, башка газеталарны читкә алып куеп, беренче итеп «Шәһри Казан»ны башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз, ди алар.
Әлбәттә, редактор алмашынуын редакция хезмәткәрләре арасында сөеп бетермәүчеләр дә булды. Ник дигәндә, яңа хуҗа - таләпчән, җаваплы, эшен җиренә җиткереп башкара, максатына ирешә торган кеше бит. Андый җитәкче кул астында үзең дә шундый булырга тиешсең. Нәтиҗәдә, Мансур абый йөкләгән эш темпына ризалар редакциядә эшләүләрен дәвам иттерде, ә түзмәгәннәрнең аралары тиз арада сирәкләнде.
Мансур абый «Шәһри Казан»ны тездән күтәрде, дип әйтү бер дә арттыру булмас. Бу газетаның үзенә дә, редакция бинасына да кагыла. Газета битләре ямьләнде, формат белән рубрикалар артты, эчтәлек төрләнде. Бу, һичшиксез, тиражның тиз арада яңа үрләр яулавына китерде. Күпләр «ат абзары» дип көлеп йөргән бина да горур кыяфәт алды. Ул сафланды, төзекләнде, эш бүлмәләре, ял итү урыны рәткә китерелде, намаз уку бүлмәсе барлыкка килде. Хәзер анда мөхтәрәм кунакларны каршы алырга да, күргәзмәләр үткәрергә дә оят түгел.

Остазым, сердәшем, икенче әтием…
Шәхсән минем өчен Мансур абый остазыма гына түгел, ә дустыма, сердәшемә дә әверелде. Газетада практика узып йөргәндә, ул мине берничә мәртәбә эшкә дәште, әмма мин, укуда калышудан куркып, гел баш тартып килдем. Ә яман чир аяктан екканнан соң, ул мине хастаханәдә эзләп тапты һәм хәлем белән чикләнгән мөмкинлекләремә карамастан, үз командасына алды. Мансур абый миңа шул чакта өметне өзмәскә, үземне эшкә яраклы, тулы тормышка лаеклы кеше итеп хис итәргә көч һәм этәргеч бирде. Мин аңа шуның өчен гомерлек рәхмәтлемен!
Кайсы җитәкче үз хезмәткәрен шулай якын күрә, хастаханәгә, өенә хәлен белергә килеп йөри, көн саен диярлек шалтыратып, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра?! Шәхсән үзем андыйларны башка очратканым юк. Дәвалануга акча җыйганда да, фатирлы булырга да миңа Мансур абый ярдәм итте, авыр чакларда да гел терәк булды. Шуңа күрә, Мансур абыйны мин инде күптән, җитәкчем дип санаудан туктап, гаилә әгъзам, дип исәпли башладым.
Мансур абыйга алдагы көннәрендә бары тик уңышлар гына, үзенә лаеклы эш табып, кешеләргә файда китерүен дәвам итүен телисе килә. Мансур абый, ә минем өчен Сез һәрчак икенче әтием булып калачаксыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: