Шәһри Казан

Җил чәчсәң, давыл урырсың

Бу мәкаль АКШның хәзерге хәленә бик тә туры килә кебек. Американың бу гасырда чит илләргә сугышлар игълан итү тәртибен һәм АКШта котырган давыллар хронологиясен өйрәнеп, шундый фикергә килергә була. Америкалыларның башка дәүләтләргә юнәлтелгән хәрби гамәлләре белән табигать көчләре арасында нинди элемтә бар дисезме? Хәзер аңлатып карыйм.

Реклама

«Катрина» давылы бортындагы язу: «Ирак өчен!»
2001 елда АКШ «Какшамас ирек» операциясен оештырып, Әфганстанга бәреп керде. Янәсе, бу шул елның 11 сентябрендәге террор актына җавап булды. Нәтиҗәдә АКШның Әфганстандагы хәрби гамәлләре 15-17 мең тату халыкны кыруга (һәлак булган талибләрнең саны билгесез), шәһәр-авылларны тар-мар итүгә китерде. 2002 һәм 2003 елларның сентябрь айларында АКШка бер-бер артлы ике зур давыл һөҗүм итте. «Лили» атамасы алган беренчесе 13 кешенең гомерен өзеп, илгә 900 миллион долларлык зыян китерде, «Изабель» кушаматлысы 51 кешенең башына җитеп, дәүләт бюджетына 3,6 миллиард долларга төште.
2003 елда Америка, Сәддам Хөсәен режимын бәреп төшерәбез дигән сылтау белән, Иракка һөҗүмен башлады. Нәтиҗәдә 8 елдан артык барган сугыш 100 меңләгән тату халыкның үлеменә китерде. 2005 ел ахырында АКШ җирләре буйлап, ил тарихында әлегә иң көчле булып исәпләнүче «Катрина» давылы котырып узды. Ул 2 меңнән артык кешенең гомерен өзеп, 125 миллиард долларлык икътисади зыян ясады.
2011 елның мартында АКШ һәрвакыттагыча шикле, күктән алынган сәбәпләр табып, ялалар ягып, Ливиягә карата хәрби гамәлләрен башлады. Аның илгә ракета һөҗүмнәре янә тыныч халыкны мәгънәсез кыруга кайтып калды. Шул ук елның август аенда Америка үзе кабат давыл корбанына әверелде. «Айрин» давылы 45 АКШ кешесен юк итеп, ил казнасын 10 миллиард долларга саектырды.
Хәзерге вакытта АКШның күпчелек Ислам илләре белән мөнәсәбәтләре чәнечкеле. Сентябрь аенда Американың мөселманнарны мәсхәрәләүче, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) исеменә тап төшерүче фильм төшерүе ул хәлне тагын да киеренкеләндерде. АКШ белән Иран арасында менә-менә хәрби низаг кубып китәр сыман иде. Тик бу юлы табигать көчләре, Американың хәрби көчләрен уздырып, беренче булып һөҗүм ясадылар. Хәзерге вакытта илдә «Сэнди» давылы котырына. Ул инде 50дән артык америкалының гомерен өзәргә һәм 20 миллиард долларлык зарар салырга өлгергән. Аның кайчан тынычланасы билгесез.
Җавап бирер чак җиткән
Белгечләр АКШта соңгы елларда көчле давылларның ешаюына төрле аңлатмалар китерәләр. Алар арасында яңа циклның башлануы да, глобаль җылылык та, Америкага каршы климат коралын куллану кебекләре дә бар. Болар белән беррәттән планетаның табигатьне, экологияне нык җимергән, мәгънәсезгә кешеләрне үтерүче, тыныч кына яши белмәүче илгә шул рәвешле җавап бирүе, дигән фикер дә яши.
АКШ территориясендә ярсыган давылларның һәркайсыннан соң Америка шәһәрләре цивилизациясез, беренчел кабиләләр яшәгән чорларга охшап кала: ут, су, җылылык юк, йортлар, биналар таш өемнәре булып ята, юллар, урамнар җимерек, кибетләр бушап калган. Ул җимереклекләрне тәртипкә китереп, тыныч кына яшисе иде дә бит. Юк, Америка кабат берәр нинди низагка борынын тыгарга ашыга.
Американың төп ялгышы үзен дөньяның алыштыргысыз лидеры дип санавында. Ул башка илләр белән тату, табигать белән гармониядә яшисе урынга, дәүләтләрне дөрес яшәргә, демократияне ничек төзисен, кеше хокукларын ни рәвешле тәэмин итәсен өйрәтеп маташа. Бармактан суырылып чыгарылган гаепләр атып, ул илләргә һөҗүм итә, җимереклекләр, кан коюлар алып килә. Табигать тә аңа һәр хокуксыз гамәле өчен җимереклек, кан түгүләр белән җавап бирә сыман.
АКШ җирләрендә төрледән-төрле табигый катаклизмнар элек-электән булып торган. Күрәсең, табигать баштан ук алай яшәргә ярамаганлыгын кисәтергә тырышкан. Хәзер ул давыллар ешайды һәм көчәйде. Димәк, төшендерә алмагач, табигать һөҗүмгә күчкән, дип кабул итәргә бик мөмкин моны.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: