11 май көнне Литвада ил башлыгын сайлаганнар. (Ишеткән идегезме?) Президент сайлауларына ил халкының 48 проценты килгән. Литвалыларның яртысыннан артыгының үз дәүләтләрен алга таба кем җитәкләячәгендә эше юкта Евросоюзны (ЕС) никтер аз гына да борчымый. Шул ук көнне Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләрендә узган сайлауларда халыкның 74 һәм 75 проценты катнашкан....
Төп күрсәткеч - халык фикере
Украина территориясендә хәзер ике бәйсез җөмһүрият - Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын барлыкка китергән референдум нәтиҗәләре белән бер ЕС кына да риза түгел. Аннан тыш, ул сайлауларны АКШ һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә алар белән бер тәртәгә җигелгән башка дәүләтләр дә законсыз дип саный. Шул хәлгә бәйле рәвештә, бүген дөньяның алдынгы сәясәт белгечләре бер сорауга җавап таба алмый. Мантыйк кайда - Киевта хакимиятне көч кулланып бәреп төшерелүне ЕС та, АКШ та ике куллап хуплады, ә Украинаның көньяк-көнчыгышында халыкның иреккә омтылуы, алар уенча, берничек тә дөрес була алмый? Ә Россия хакимияте фикеренчә, сайлауларда шулкадәр халык катнашуы һәм аларның тавыш бирүдә бердәм булулары (референдумны ике өлкәдә дә сайлаучыларның 90 проценттан артыгы яклаган) − сайлауларның хаклыгының төп күрсәткече.
Луганск белән Донецк өлкәләренең 11 май көнне үткән сайлауларда катнашырга базган халкын, тавыш бирү нокталарының эшчәнлеген каһарманлыкка да тиңләргә буладыр. Ник дигәндә, әлеге өлкәләрдә инде айдан артык чуалышлар, «сепаратист» ярлыгы тагылганнарны көпә-көндез үтерүләр, районнарны артиллерия утына тотулар бара. Ул көнне дә коралланган радикаллар сайлауга килгән берничә кешене бина каршында ук атып үтерде. Гомерләренә куркыныч янавына карамастан, халык борылып качмады, идеяләре өчен ахырга кадәр нык торды, ә сайлау комиссиясе камауга алынган биналардан әрҗәләр белән бюллетеньнәрне урамга алып чыгуга иреште.
Өлкәләрдәге ярымхәрби хәлгә, сайлауларның кайбер җирләрдә урам уртасында үткәрелүенә, бюллетеньнәрнең тиешле мөһерләре булмавына да сылтап, Украина Югары Радасының вакытлы рәисе Турчинов референдумны танымавын белдерде. Әмма миллионлаган халыкның уртак теләгенә ниндидер мөһерләр генә ничек каршы тора алсын?! Бүген Донецк белән Луганск халкы, Киев хакимияте, ЕС белән АКШның аларның бәйсезлеген танымауларына карамастан, үз дигәннәренә ирешә алулары, ирек яулаулары өчен куана.
«Новороссия»нең юлына ак җәймә
Инде гадәткә кергәнчә, Донецк белән Луганск өлкәләрендә референдумнар үткәрелүендә дә АКШ белән ЕС янә Россияне гаепләп чыкты. Россия дә, башка илләр кебек үк, бу хәл артыннан читтән генә күзәтеп торды югыйсә. Ә юк, башкалардан аермалы буларак, Россия референдум нәтиҗәләрен таныган бердәнбер дәүләт булган икән. Күрәсең, көнче Америка белән Европа күзаллавында инде Украинаның теләсә кайсы өлкәсенең бәйсезлек игълан итүе аның тиздән Россиягә кушылачагын аңлата башлагандыр.
Әмма Донецк белән Луганск өлкәләренең Кырым эзләре буенча китәргә җыенуы турында әле сүз дә юк. Бүген алар «Новороссия» дип аталачак яңа дәүләткә берләшү турында гына уйлашалар. Ә ул дәүләтнең киләчәк язмышы - ул өлкәләрдә яшәүче халыкның гына эше. Кайбер сәясәтчеләр аларга Абхазия, Көньяк Осетия кебек танылмаган дәүләтләр үсеш юлын димли. Ике өлкәдә яшәүчеләр саны тулы мәгънәсендәге аерым Европа дәүләте хасил итәргә дә мөмкинлек бирә. Көнбатышның аны танымавы - бу Көнбатышның үзенең проблемасы гына, ә Донецк белән Луганск үз-үзләрен тәэмин итә алып яши алса, нигә аларга комачаулап ятарга?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар