16+

Казанның югалган зиратлары

Илнең ниндилеген беләсең килсә, аның зиратларына күз салу җитә. Әгәр аларга кадер-хөрмәт юк икән, димәк, ил үзе дә шундый ук дәрәҗәдә.

Казанның югалган зиратлары

Илнең ниндилеген беләсең килсә, аның зиратларына күз салу җитә. Әгәр аларга кадер-хөрмәт юк икән, димәк, ил үзе дә шундый ук дәрәҗәдә.

Һич сер түгел, элекке Советлар Союзының барлык төбәкләрендә дә дип әйтерлек, зиратлар ташландык хәлдә. Ни өчендер алар бездә бервакытта да шәһәр һәм авылларның тарихы, язмышы белән тирән бәйләнгән объект булып саналмады. Дәүләттә дә аңа һәрчак, иң беренче чиратта, ничектер дини йолаларга бәйле җәмәгать объекты итеп кенә карау яши. Ә закон буенча, бездә дин дәүләттән аерылган. Димәк, зират проблемалары дәүләт эше түгел. Югыйсә, төптәнрәк уйлап карасаң, кешелек өчен зираттан да олырак һәм мөһимрәк рухи мирасның булуы мөмкин түгел.
Ә бит, дөресен әйткәндә, Казанны да үзенең зиратларыннан башка чын шәһәр итеп күз алдына китереп булмый. Безнең өчен алар әле һаман укылмаган тарих китабы кебек. Ә тарих, белгәнебезчә, бер урында гына тормый. Ягъни, әгәр ул китапны укып өлгермисең икән, вакыт дигән нәрсә аның битләрен бик тиз уңдырып юкка да чыгара. Моңа мисаллар эзлисе юк, алар - бихисап!
Казан - борынгы шәһәр. Без инде рәсми төстә аның 1000 еллыгын да бәйрәм иттек. Тарихчылар арасында хәтта аның тагын да борынгырак шәһәр булуын исбатларга тырышучылар да бар. Димәк, төрле чорларда анда яшәп бакыйлыкка күчкәннәр аз түгел. Тик, ни кызганыч, аларның күпчелеге инде мәңгелектә эреп, эзсез юкка чыккан. Аерым шәхесләр генә түгел, хәтта зиратлар да югалган. Мәсәлән, шундыйлардан безгә мәгълүм булган һәм бүген инде өлешчә генә сакланып калган иң борынгы зиратларның берсе - Болгар аксөякләре каберлеге. Аның урынында хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты тора. Халык телендә ул тирәне «архиерей дачалары» дип тә йөртәләр. Биредә «Яңа Иерусалим» («Воскресенье») монастыре булганлыгы да билгеле. Зират үзе XIII-XIV гасырларга карый. Анда Казан әмирлегенең беренче хакимнәреннән Хәсәнбәк, аның улы Мир-Мәхмүт һәм 1297 елда үлгән аксөяк хатын Алтын Бөртек күмелгән. Нәкъ менә аңа куелган кабер ташындагы эпитафия Казан биләмәсендә табылган иң борынгы язма истәлек булып санала. Һәм ул бүген Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда саклана.
Казан ханлыгы чорына (XV-XVI караган иң борынгы христиан каберлеге - Казандагы әрмән зираты. Ул шәһәрнең Өченче тау битендә (хәзерге Калинин урамы) урнашкан булган. Күрәсең, анда ерак түгел генә кайчандыр әрмән сәүдәгәрләре һәм осталары яшәгән. Әлеге зиратка XIX гасырда очраклы рәвештә тап булалар. Аның урынында әрмән имлясы белән язылган 4 кабер ташы килеп чыга. Ләкин безнең көннәргәчә ул ташларның бары тик берсе генә сакланып калган.
Әрмәннәрдән тыш, Казанда шулай ук күпсанлы руслар, фарсы һәм Урта Азия халыклары да яшәгәнлеге мәгълүм. Һәм инде, әлбәттә, аларның да һәркайсының үз зиратлары булган. Ләкин ул каберлекләр сакланмаган. Ә бәлки без аларны әлегә таба гына алмыйбыздыр?!
Борынгы язма чыганаклардан күренгәнчә, Казан Кремленең үзендә гаҗәеп бай бизәлгән Хан мавзолее булган. Шулай ук анда мөселман зиратлары да берничә булган дип фаразлана. Ләкин алар урнашкан урыннар инде тора-бара онытылган. Шулай да әлеге зиратларның берсен 1778 елда Воскресенье белән Поперечно-Воскресенье урамнары (хәзерге Кремль белән Чернышевский урамнары) чатында Кунак сарае (Гостиный Двор) төзү өчен нигез казыганда очраклы рәвештә табалар. Анда җир астыннан 1530 ел белән билгеләнгән кабер ташы килеп чыга. (Ул бүген «Мәрҗани» мәчетендә саклана). Ә инде 1962-1963 елларда биредә торак йортлар төзегендә XV-XVI гасырларга караган тагын берничә мөселман каберлегенә тап булалар.
Соңрак чорларга - XVII-XVIII гасырларга караган мөселман зираты Иске Татар бистәсендә, хәзерге Мәскәү, Г.Камал һәм Париж Коммунасы урамнары урынында урнашкан була. (Без инде газетабызның узган бер санында әлеге зират язмышы турында кыскача сөйләгән идек).
XVI гасырның икенче яртысында Казанда һәм аның янәшәсендә үз зиратлары белән берничә монастырь барлыкка килә. Алар арасында иң билгелеләре - Спас-Преображинский, Зилант һәм Богородицкий монастырьлары. Мәсәлән, Спас-Преображинский зиратына башлыча аристократлар җирләнгән. Алар арасында православие чиркәве тарафыннан изгеләштерелгән дин әһелләре, кенәзләр һәм башка бик күп шундый шәхесләр бар. Әлеге монастырьны зират белән бергә узган гасырның 20 нче еллар азагы - 30 нчы еллар башында юк итәләр. Зилант һәм Богородицкий монастырьлары да шундый ук язмышка дучар була. Богородицкий монастыре зиратында, мәсәлән, Петр беренче походларында һәм соңрак пугачевчылар тарафыннан явызларча үтерелгән генерал К.Н.Кудрявцевның кабере булганлыгы билгеле.
Казандагы тарихи һәм сәнгати яктан аеруча танылу алган зиратларның тагын берсе - Кизический монастыре каберлеге. Анда гаҗәеп эпитафия язмалары булганлыгы мәгълүм. XVII гасырда нигез салынган әлеге монастырь зираты, танылган архитектор һәм тарихчы В.В.Чумаков фикеренчә, Мәскәүдәге Донской монастыре зиратын хәтерләтә. Биредә беренче рус романтик шагыйре Гавриил Каменев, Казан университеты профессорлары, Лев Толстойның бабасы, граф Илья Толстой җирләнгән. Кизический монастырен 1929 елда җимерә башлыйлар. Ә Хуҗа, Кизи, Гривка, соңрак Иванов, Удельный, Савин бистәләре халкы җирләнгән зиратны исә 1960 елда биредә Химиклар мәдәният сараен төзи башлагач юк итәләр. Мәсәлән, Декабристлар урамындагы 117 нче йортны сөякләр өстенә салынган дисәң дә була. Зират урынында исә хәзер балалар паркы.
XVIII гасырда һәм ХХ гасыр башында Казанда староверларның Прилуцкий зираты була. Хәзерге тимер юл вокзалыннан 300 метрлар көнбатышка таба урнашкан бу зират урынын Иске пыяла заводы дип тә йөртәләр. Риваятьләргә караганда, кайчандыр биредә монастырь торган. Прилуцкий зиратында Казанда үзенең хәйриячелеге белән дан тоткан В.А.Савинов һәм аның кызы күмелгән. Заманында Савинов, Кулаево авылының явыз алпавытыннан крепостной крестьяннарны сатып алып, аларны иреккә җибәрә. Совет власте елларында зират урынында совхозның яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары барлыкка килә.
Кайчандыр халыкта зират урыннарында нинди дә булса төзелеш башкаруны тыя торган язылмаган кагыйдә яшәп килгән. Ләкин революциядән соң ул юкка чыга. Ни кызганыч, зиратларны юк итү, уникаль һәйкәлләрне җимерү, тарихи һәм мәдәни мираска төкереп карау бүген дә тукталмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading