16+

Китереп бирмәссез микән?

Кеше, кайда гына булмасын, ни генә кылмасын, ике төрлегә бүленә: хуҗа һәм кунак. Безгә, әлбәттә, кунак булу ошый. Җыры да бар бит, «без монда кунак кына» дигәнрәк. Ну, кадер-хөрмәт эчендә, сыйланып кына яшәүгә ни җитә инде. Тирә-юньдә хуҗалар бер алдыңа, бер артыңа чыгып йөгергәләп торсын. Рәхәт! Бер карасаң, безгә кеше...

Китереп бирмәссез микән?

Кеше, кайда гына булмасын, ни генә кылмасын, ике төрлегә бүленә: хуҗа һәм кунак. Безгә, әлбәттә, кунак булу ошый. Җыры да бар бит, «без монда кунак кына» дигәнрәк. Ну, кадер-хөрмәт эчендә, сыйланып кына яшәүгә ни җитә инде. Тирә-юньдә хуҗалар бер алдыңа, бер артыңа чыгып йөгергәләп торсын. Рәхәт! Бер карасаң, безгә кеше...


Кеше, кайда гына булмасын, ни генә кылмасын, ике төрлегә бүленә: хуҗа һәм кунак. Безгә, әлбәттә, кунак булу ошый. Җыры да бар бит, «без монда кунак кына» дигәнрәк. Ну, кадер-хөрмәт эчендә, сыйланып кына яшәүгә ни җитә инде. Тирә-юньдә хуҗалар бер алдыңа, бер артыңа чыгып йөгергәләп торсын. Рәхәт!

Бер карасаң, безгә кеше булып түгел, ә песи булып туарга кирәк булган ул. Шәһәр песие. Кайчагында мин шулай уйлыйм, бу дөньяда изгелекләр кылып, савап җыеп киткән кешеләр оҗмахка эләкмиләрдер ул, алар шәһәр песие булып яңадан туалардыр. Менә алар кунак булып яши, ичмасам! Тамаклары тук, астын алалар, башыннан сыйпыйлар, кочаклап йоклыйлар. Алар белән төшкән фотоларын интернетка эләләр. Ул сурәтләр президентлар белән, эстрада йолдызлары яки язучылар белән төшкән фотолар янәшәсендә тора. Тагы ни кирәк инде песи баласына...

Кеше кызык бит ул. Без дә, нәкъ менә шушы песиләр кебек, кунак сыман яшәргә телибез. Дәүләт шуны эшләсен, моны оештырсын, ярардай шартлар тудырсын дип көтәбез. Күп шартларны үзебез дә тудыра алабыз, әлбәттә, тик моны эшләмибез, чөнки моның өчен дәүләт бар, ул эшләргә тиеш. Ә ул, заразы, безнең теләкләрне үтәргә җыенмый. Һәм без аның тетмәсен тетәргә керешәбез: «Шундый дәүләт буламыни?!. Мәңгегә рәт чыкмады инде моннан. Вәт, ичмасам, чит илләрдә...» Ләкин, күпме генә сүксәң дә, бернинди дә үзгәреш булмаячак. Чөнки... дәүләт ул башка организм түгел, ул - без: проб­лемаларының хәл ителүен көткән, нәрсәдер булдырырга теләгән һәм моның өчен кыл да кыбырдатмаган кешеләр җыелмасы.

Хакимияттә яки башка җылырак җирдә утырганнарны гына сүгәргә кирәкми. Алар да шул ук кеше. Алар да нәкъ сезнең һәм безнең кебек үк, нәрсәнеңдер булуын телиләр, ә моның өчен нидер эшләргә теләмиләр (куркалар, иренәләр, рәтен белмиләр һ.б.). Шулай булгач, үзең кебек үк булдыксыз кешене сүгүнең мәгънәсе юк.
Без кунак булып яшәргә телибез.

Бу гомум теләк, әлбәттә. Әмма төрле төбәкләрдә төрлечә чагылыш таба. Әйтик, кемдер Үзбәкстанга күчеп китә икән, ул инде үзен колач җәеп көтәчәкләренә өметләнеп бармый, көтелмәгән хәлләргә әзерлекле була. Шуңа күрә, бу кеше өчен кунак булу теләге иң соңгы планга күчә. Әмма шул ук кеше үз иленә кайтып яши башлый икән, бу теләк кабат алга чыга. Ул монда кадер-хөрмәттә яшәргә тиеш, кемдер барысын да китереп бирергә бурычлы кебек тоела башлый.

Кызык феномен бу.
Менә бер егет. Казанда туып үскән бу, дуслары, танышлары, сыйныфташлары, туганнары, әти-әнисе шушы шәһәрдә яши. Армиядән кайткан, кулында дипломы бар. Елдан артык инде шушы егет эш таба алмый йөри. Анда кереп карый, монда керә - тегендә алдыйлар, монда ошамый. Кыскасы, эш юк бу кешегә. Елдан артык!
Ә ниндидер бер авыл малае, көтү көткән чыбыркысын күтәрмәгә атып бәрә дә Казанга килә. Танышлары, дуслары булмагач, вокзалда төн үткәрә дә икенче көнне үк эшкә урнаша. Өченче көнгә яшәр урын таба. Һәм, ахыр чиктә, шушында төпләнеп кала, адәм була.

Ә теге Казанда туып-үскән егет һаман эш таба алмый йөри.
Сәбәбе гади генә. Шәһәр егете кунак булып яшәргә тели. Ул үз амбицияләренә туры килердәй эш урыны, үз теләкләренә ярашлы яшәү шартлары эзли. Ә моны беркем дә әзерләп куймаган. Чөнки барысы да - аның кебек кешеләр. Шуңа күрә, аңа тегендә дә, монда да ошап бетми. Һәм ул гомере буена нәрсәдер эзләп йөрергә мәҗбүр.

Ә авыл малае үзенең монда кунак түгеллеген яхшы белә. Беркем дә бернәрсә дә китереп бирмәячәк. Шуңа күрә, баштагы чорда ул чәче белән җир себерергә дә әзер. Әйе, бу эштә аз түлиләр аңа. Ләкин атнага өч көн ялы бар. Шул вакытка тагын кайдадыр урнашырга мөмкин. Ә бераз аякка бас­кач, яхшырак эш эзләргә. Аның тормышка таләпләре зур түгел әлегә, амбицияләре дә - кышкы пәлтәсенең эчке кесәсендә. Ә әле яз башы гына...

Әлбәттә, гомер узу белән, аның мөмкинлекләре арта барачак. Мөмкинлекләре белән бергә амбицияләре дә, тормышка таләп­ләре дә артачак. Һәм ул шушы шәһәрдә туып-үсеп, бөтен мөмкинлекләре булган кешеләргә караганда зуррак уңышка ирешә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading