Шәһри Казан

Кәҗәләргә һәм маймылларга – рөхсәт

Табигатьнең ямьсез чагы юк инде ул, әмма язларын һәм җәйләрен, дөнья яшеллеккә төренгәндә, күңелләр икеләтә канатланып китә. Тик нишлисең бит, ул канатлар реаль түгел, күктә очыра алмый. Шуңа да адәм балалары, ничек булдыра - җир өстеннән шул рәвешчә хәрәкәт итә. Табигать кочагындагысын сөйләп тормыйм, бу юлы шәһәр урамнарын күздә тотам...

Реклама

Табигатьнең ямьсез чагы юк инде ул, әмма язларын һәм җәйләрен, дөнья яшеллеккә төренгәндә, күңелләр икеләтә канатланып китә. Тик нишлисең бит, ул канатлар реаль түгел, күктә очыра алмый. Шуңа да адәм балалары, ничек булдыра - җир өстеннән шул рәвешчә хәрәкәт итә. Табигать кочагындагысын сөйләп тормыйм, бу юлы шәһәр урамнарын күздә тотам әле. Яңа чәчелгән газоннар, чәчәк түтәлләре өстеннән тар вә киң сукмаклар салына. Ярый әле, халык урам аркылы теләсә ничек чыкмасын өчен, буйдан буйга тимер рәшәткәләр куеп чыктылар. (Кайчандыр, бик борынгы заманнарда, тимернең алтыннан кыйммәт йөргән чаклары булган! Хәзер дә бөтенләй бәясез түгел ул.) Шулай итеп, безнең - шәһәр халкының гомерләрен саклау чаралары күрелә. Тик газоннарны саклап бетерү мөмкин түгел шул. Асфальт юлдан ике-өч метр артыграк атлаганчы, турыдан - газоннан гына сыпырта адәм баласы. Югыйсә, ашыкмаса да була, юлда әлегә үзенә кирәкле автобус, троллейбус килгәне дә күренми.
Иртә язда тукталышта басып торам. Ике кыз, үкчәле ботинкалары белән бата-чума газон аша үтте дә, тукталышта аларны чистарту җаен эзләргә кереште. Түзмәдем: «Кызлар, асфальттан узсагыз, аяк киемегез дә пычранмас, газон да бозылмас иде», - дидем. Дәшмәделәр, дөрес сүзгә җавап юк бит. Ә янымда басып торган урта яшьләрдәге ханым: «Япониядә юлны, кеше каян йөрсә - шуннан салалар икән, - диде. - «Правила жизни» тапшыруыннан карап белдем». Тик, нишлисең, без Япониядә яшәмибез, үз илебез, үз шәһәребез кагыйдәләрен санлап гомер итсәк тә комачауламас иде. Ләкин - ю-у-ук! Санлашмыйбыз!
Үзем гел яныннан үтеп йөри торган бер түгәрәк газонның язмышы турында сөйлим әле. Кәҗәләр һәм маймылларга тиң бәндәләр аның аша «әйбәт кенә» диагональ-сукмак салдылар. Яшелләндерүчеләр, аптырагач, уртага клумба ясап, чәчәкләр утыртты. Хәзер сукмак клумба янәшәсенә салынды. Беләсегез килсә, җәмгыятебезнең зыялы, үзләре башкаларны тәрбияләргә тиешле кешеләре үтеп йөри аннан. Хәзер инде газон тирәли вертикаль рәшәткәләр бастырып куелды. Ә теге иске сукмакларда тузганаклар чәчәк ата.
Әнә шундый хәлләрне күзәтеп, йөрәгем әрнегәннән шундый рационализаторлык тәкъдиме кертергә булдым әле (бәлки, шәһәр җитәкчелеге ишетер!): газоннар тирәсенә «Кәҗәләргә һәм маймылларга йөрергә рөхсәт ителә» дигән күрсәткечләр элеп куярга кирәк. Үзләрен шуларга тиңләүче бәндәләр йөрсеннәр әйдә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: