Шәһри Казан

Кызлар сөя... кызларны

Яңа тема түгел бу. Бер-берсенә тартылган егетләр, кызлар турында ишеткән бар анысы. Танышым Гөлкәй сөйләгәннәрне тыңлагач - ә ул үз авылларында булган хәлләрне сөйләде - әллә ахырзаман икәнме бу дип куркуга калдым хәтта.

Реклама

Алсуны кечкенәдән беләм мин. Безнең авылга шәһәрдән кайтып йөри иде. Тәрбияле гаиләдән үк булмады инде ул. Кечкенәдән әтисез үсте. Алсуга 14 яшьләр тирәсендә әнисен, караклыкта гаепләп, төрмәгә утырттылар. Өч бала әбиләре белән калды. Җәйгә әби оныкларын ияртеп авылга кайта иде. Алсуга карагач, гел малай диясе килә инде менә. Гел чалбардан йөри ул. Әбисе дә:

- Берничек тә итәк кидертә алмыйм, соңгы тапкыр күлмәк киюе биш яшендә яңа ел кичәсендә булгандыр, - ди.

Чәче дә ир-атларныкы кебек кыска гына итеп кистерелгән. Клубка чыккач та 15 яшьлек Алсу гел кызларга бәйләнә иде. Салмак биюгә дә кызларны чакыра. Егетләргә күтәрелеп тә карамый. Үземне дә, «бүген сине озатып кайтам», дип, клуб почмагына кысканы булды. Без кызлар курка идек аннан. Әллә нинди сәер бит. Кайбер кызлар исә аны дусты итеп күрде. Чөнки Алсу бик яхшы сугыша белә иде. Шәһәрдә каратэга йөргән икән. Алымнарны яхшы белә, кайбер егетләрне дә бәреп ега. Алсу тәмәке тарта, сыра эчә, яхшы яклары да юк түгел, ялгыз карчыкларга печән кертешә, баздан капчыклап бәрәңгеләр алып чыгып бирә.

Вакытлар узды. Алсуыбызның шәһәрдә кияүгә чыгып бала тапкан икәнен ишеткәч, ышанмый тордык. Без аны ирләрне өнәми дип торабыз тагын, ә ул әнә әни булган. Ләкин гаилә тормышы ошамады, ахры, аңа. Авылга кайткан арада барыбер кызлар күзли иде ул. авылга инвесторлар килгәч, бер‑ике елдан соң читтән эшче куллар китертә башладылар. Шулар арасында рус авылыннан килгән сыер савучы да бар иде. Егермесен яңа тутырган яшь кыз иде әле ул. Алсуыбызның әнә шул кызга күзе төшмәсенме?! Гел аның янына килә, озатып кайта, капка төбендә утыралар. Бу вакытта Алсуның әбисе инде вафат, гаиләсенең кайда икәнен белмибез. Алсуга киңәш бирүче дә, туры юлга күндерүче дә юк. Авыл халкы яшьләрне эчтән генә сүксә дә, вакыйгаларны читтән генә күзәтә. Ни дисәләр дә, кыз белән кыз яратыша ала дигәнгә ышанасы килми бит. Алсуның бер иске генә машинасы бар иде, еш кына ул яшь сыер савучы белән шул машинасына утырып югала да башладылар. Яшьләрдән аларны күрше авылга клубка баралар да шунда рәхәтләнеп эчәләр, үбешәләр, кочаклашалар икән дигән сүзләр ишеттек. Аларны клубта «алсулар» дип йөртәләр икән әле,җитмәсә. Икәү генә калганда нишләгәннәрдер, бер Ходай белсен, ә менә кибеткә кулга-кул тотынышып кергәннәрен үземнең дә күргәнем булгалады. Бу хәлләр күпмегә кадәр дәвам итеп, ни белән төгәлләнгән булыр иде, Алсу теге рус кызы белән юл һәлакәтенә очрады бит. Күрше авылдан кайтып барганда, төнлә дамбадан очканнар. Имеш, икесе дә исерек булган, Алсу идарәне югалткан. Сыер савучы шунда ук җан биргән, ә Алсу озак кына хастаханәдә дәваланып чыкты. Авыл халкы моны Ходай Тәгаләнең җәзасы дип кабул итте. Хатын‑кыз хатын-кыз белән очрашып йөрсен инде, гомер булмаганны? Ә Алсуның күптән авылга кайтканы юк, кая икәнен дә белмибез.

Алсу кечкенәдән юньле тәрбия алмаган, психикасы да бозылган булгандыр, ярар. Ә менә тагын бер сөйлисе тарихта уйланырлык нәрсәләр тагын да күбрәк. Роза гаиләдә бердәнбер бала. Әти‑әнисе дә байлар, Казанда эшмәкәрләр. Роза җитештә үсте, югары белем дә алды. Тик кечкенәдән әти-әнисеннән игътибар җитми, дип зарланды ул. Һәрчак ялгыз булу борчыды аны. Дуслары да артык булмады кебек. Ел саен диярлек чит илгә дә җибәрә иде аны әниләре. Ләкин Розага гел нәрсәдер җитми, җан тынычлыгы таба алмадымы шунда? 30 яшендә булса да,кияүгә чыкмады ул, бер егет белән очрашып йөргән икән үзе, тик араларында нәрсә булгандыр,яшьләр ташлашканнар. Шуннан Роза, ирләргә ышаныч юк, аларны күрәсем дә килми дип, хатын-кызлар белән кызыксына башлаган. Үзенә тиң пар да тапкан бит, җитмәсә. Олырак бер хатын белән яши башлаган. Әти‑әнисе бу хәлләрне белгәч, йөрәк авырулыга әйләнделәр. Кызларын бу сазлыктан ничек тартып чыгарырга белмиләр. Роза исә:

- Хәзер минем тормышыма кысылмагыз, кемне телим - шуны яратам, кем белән телим - шуның белән яшим! - дип кенә әйтә, ди.

Белгән кешеләрем белән шундый хәлләр. Аллам сакласын! Киләчәктә нәрсә көтәргә?

Бу хакта башкалар нәрсә язалар икән дип интернетта эзләнергә тотындым. Баксаң, анда зәңгәрләр, алсулар өчен махсус сайтлар, форумнар буа буарлык. «В контакте» социаль челтәрендә генә шундый төркемнәр берничә. Җитмәсә, фотоларын урнаштырып, һәркайсы үзенең тарихы белән уртаклашкан. Әнә Анастасия дигәне:

- Без сөеклем белән кечкенәдән егетләрне яраттык, тик бер үбешүдән соң барысы да аңлашылды, без бер-беребезне яратабыз икән бит. Биш ай бергә яшәдек, бу әкияткә тиң иде. Ул мине аңлаган кебек мине беркем дә аңламас. Ләкин бәхетем озакка бармады, ул бер егеткә кияүгә чыкты. Ә мин нишләргә дә белмим. Кайгыдан эчәм, яшисем килми. Аның кебек кызны башка очратмаячакмын, - дип язган.

Александра дигәненең үз фикере:

- Үз җенесеңдәге кеше ярату... Бу минем өчен гадәттән тыш хәл иде. Бу дин ягыннан да зур гөнаһ икәнен беләм. Үсмер чагымда дус кызыма гашыйк булдым. Бу юләрлек узар дип уйладым. Тик вакыт узган саен мәхәббәтем көчәйде генә. Миңа аннан башка беркем кирәкми. Бала табасым да килә, ләкин аны да югалтырга теләмим.

Гөлнара Ибраһимова, «Сердәш» республика психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә психолог:
- Беренче җенси җитлегү чоры балада биш яшьләр тирәсендә була, бала үзенең физиологик үзенчәлекләренә игътибар итә. Тугыз яшендә исә шәхес буларак формалашу дәвам итә, бала үзенә «мин кем?» дигән сорауны бирә. Ата-ананың баланы кечкенәдән дөрес тәрбияләве бик мөһим. Моңа җенси, психологик тәрбия дә керә. Ата‑ана балага тиешле дәрәҗәдә игътибар бирергә тиеш. Хатын-кызларның тормыштагы ролен аңлату, ана статусы турында сөйләү, әтинең гаиләдәге урынын билгеләү - болар барысы да ата-ананың бурычы.

Ни өчен бер җенестәге ике кеше бер-берсенә тартыла? Бу күренешкә китергән төгәл генә сәбәпләр юк. Мондый мәхәббәт күбрәк иҗат кешеләрендә күзәтелә. Американнар үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә, сораштырылучыларның яртысы диярлек үз җенесенә карата ярату хисләре кичерә икән. Кемдер моны яшерә, кемдер ачыктан-ачык күрсәтә. Бер җенесле мәхәббәтне гадәти хәл дияргә тел әйләнми, бу традицион түгел. Әмма психологиядә бу термин очрый икән, мондый мәхәббәтнең дә яшәргә хакы бар булып чыга. Бу хәзерге заман чире дә түгел, бер җенесле мәхәббәт элек тә булган. Бары хәзерге тискәре пропаганда психологияләре тотрыклы булмаган яшьләрне туры юлдан тайпылдыра.

Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстанның Диния нәзарәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе:
- Бер җенесле гаиләләр ислам динендә катгый тыелган гамәл. Пәйгамбәрләр тарихына күз салсак та, Лут галәйһиссәләм вакытында бер‑берсе белән җенси мөнәсәбәтләргә кереп яшәүче ирләр булган. Лут галәйһиссәләм исә аларны туры юлга күндерергә, хатыннар белән гаилә корып яшәргә, иманга өндәргә тырышкан, ләкин аны тыңламаганнар. Ходай Тәгалә бу кавемга зур җәза биргән, аларны юк иткән. Бу хакта Коръәндә дә әйтелгән. Бу халык яшәгән урында Үле диңгез барлыкка килгән, аны «Лут күле» дип тә йөртәләр. Бу сулык хәзер дә бар. Иорданиядә урнашкан ул, бик тозлы һәм анда бер генә организм да яши алырга сәләтле түгел ди. Бер җенесле мәхәббәт дин ягыннан гына түгел, гомумән тискәре күренеш. Мондый гаиләләрнең бер файдасы юк, нәсел дәвам итми. Демократия дибез, һәр кеше үзенчә фикер йөртергә хаклы, әмма кешенең гамәлләре әхлак кысаларыннан чыкмасын иде.

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: