16+

Кыскача яшә

Иртән редакциядә җыелышта: «Язмаларың күләмле языла, кыскарак язарга кирәк», – дип тәнкыйть утына тоттылар. Моңа җавапсыз калып булмас кебек шикелле тоела, ­мөгаен, шәт.

Кыскача яшә

Иртән редакциядә җыелышта: «Язмаларың күләмле языла, кыскарак язарга кирәк», – дип тәнкыйть утына тоттылар. Моңа җавапсыз калып булмас кебек шикелле тоела, ­мөгаен, шәт.

Бигрәк тизлек заманында яшибез, бит. Көн туса, меңләгән хәбәр. Кайсы хайп, кайсы фейк, кайсы Фәхрелбанат – белмәссең.

Безнең авылдан бер абзый: «За Родину, за Сталину, за Фәхрелбанату», – дип сугышкан киткән, диләр. Сүз иярә сүз чыккач, конкретика кирәк булганда, без дә күп вакыт шул Фәхрелбанатны эзли башлыйбыз. Бу юлы никтер Фәхрелбанат апа 103 яшьлек әбиләрне язганнан соң искә төште.

Конкрет кешеләр турында язу, бигрәк тә  авыр гыйбрәтле тормыш юлы үткән кешеләр хакында уку мега һәм мини популяр җырчыларга кагылышлы язмалардан әллә ни кызык та түгелдер. Нәрсәгә ул Сатирә әбинең сугыш елларында окоп казып, урман кисүләре? Аннан ятим үсүләре, ачлык, бер-бер артлы ун бала табуы, өчесенең үлеме, калган җидесен интегеп үстерүе! Гомер буе алны-ялны белми эшләгәне...

Гасыр кичкән әбинең гомере бик озын булган шул, аны бер биттә генә язып булмас. Бүген дә зиһенле әби. Догасын да белә, изге теләкләрен дә тели, хәтта 103 яшендә җырлап та күрсәтә. Тик аның яшьлегендә җырлап утырырга вакыты гына булмаган. Аларның иң олы балаларына да бүген 76-80 яшь.

Бу түтиләр дә бер-бер артлы тезелгән шайтан пәрәвезендәге сайт, әллә нинди челтәрләрдәге мәгъ­лүматны укый алмас алуын. Әле аларның дивизиясендәге күпләр шундый. Алар өчен газета уку, тапшыру карау яисә радио тыңлау беренче урында тора. 60-65 яшьлекләр генә заманча телефонны, интернетны тырышып өйрәнә, чөнки бүген, әлеге дә баягы теге әбиләр әйтмешли, дөньясы башка. Аларга синең бер гасырлык гомерең нипачум... Гомернең иң кызыклы мизгелләрен генә теркәп калырга ашыгалар. Адәм баласының тормышы әнә шул кыйпылчыклардан җыела бүген.

 Әнә ашаганын да, нәрсә кигәнен дә күрсәтеп торалар. Татар эстрадасы җырчылары да мәш килә. Башта язалар, фоторәсемнәрен куялар. Соңрак, комментарийлар язганга үпкәләп, аклана башлыйлар. Кемнедер ямьсезләп, үзләре сөттән ак, судан пакь булып күренәселәре килә. Үпкәләрлек булгач, нигә рәсемнәрен куя торганнардыр?! Шаккатам...

Монысы да бер хайп микән? Шуңа да төрле фейклар уйлап табуларымы? Күпчелегенең социаль челтәрләрдәге битен махсус «смс»­чылар алып бара. Ә халык аларга сукыр­ларча кушылып китә. Кемнәр акча эшли, кемнәр алдана. Сез ничектер, әмма виртуаль дөнь­я белән чын тормышка чикләр куясы килә башлый. Үзара аралашып, хәл белешеп тору, кара-каршы чәй эчеп утыруга вакыт юклык, акча эшләү нокта куя. Фотога лайк куйса, шул җитә кебек.

Иң котсызы – үлемне дә видеога төшерәләр бүген. Монысы инде бик куркыныч нәрсә. Блогерлык зәхмәте артты. Бүген кемне дә булса ничек тә булса шаккатыру кыен түгел. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Интернетка, социаль челтәрләргә тагын бер күз төшерү дә җитә. Ничек кенә кыланмыйлар. Һәркемнең үз максаты. Әмма бу да чир. Моның зәхмәткә әйләнүен көт тә тор, диләр. Көтәсе дә калмады...

...Берничә елдан кыскарак яшә, дисәләр дә аптырамаска инде. Кыскача язсак, кыскача укысак – кыскача гына яшисе кала.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading