Шәһри Казан

Җүләрләнәм бугай

«ШК» редакциясендә эшли башлавыма бер ел тулды. Ә артка борылып карасам, брифингларда яңгыраган ниндидер аңлаешсыз төшенчәләр белән дыңгычланган, «майга ягып та мәче ашамаслык» рәсми хәбәрләрдән һәм эшлекле кыяфәт белән «акыл сатып» утырудан ары рәхәтләндереп укырлык берни язганым да юк кебек... Көннәр буе санак каршында, кирәксә-кирәкмәсә дә, бөкрене торгызып, интернет пәрәвезеннән...

Үзгәрергә, үз-үземне таный алмаслык булып үзгәртергә кирәк... Яхшы мәгънәдә бөтен дөньясын айкарлык берәр «җүләрлек» тә эшләмичә, нинди журналист ди инде мин?! Соңгы арада шул уй күңелгә корт булып кереп оялады да җанга тынгы бирмичә эчтән кимерә башлады.
Мин мең төрле сорауга җавап эзләп, татар акылым белән «төштән соң» уйланып, һавадан торна тотарга маташкан арада, башкалар кош теле кадәр язмаларны сиптерә генә бит. Хәер, торна тотар өчен, канаты да, каурый-каләме дә ныгыган, курку белмәс бөркет булырга, ә үзеңне бөркет итеп тояр өчен, канат үстерүче, үсендерүчеләр дә кирәктер ул. Уйлар диңгезенә чумып утырган мәлләрдә берәрсе, ишек шакып, фикеремне чуалтса, башкача әйткәндә, башымны тубалга әйләндергән уйлар өермәсенә таяк болгап чыксалар, бетте инде, тиз генә игә килермен димә... Ә кайчак, интернет һәм уй диңгезләренә батып, инде чүпләгән фикерләрне дә ак кәгазьгә төшерә алмый калам, ягъни виртуаль дөнья белән хыял дөньясыннан каргышлы чынбарлыкка кайтып төшәсе килми. Хәер, аңа кайтмавың хәерлерәк тә кебек. Соңгы вакытларда күңел халәтем илебез, халкыбыз халәтенә охшап калды, бар вөҗүдемне азагы күренмәгән ниндидер хроник кризис чолгады. Әкрен укуыма карамастан, соңгы араларда күп караштырам анысы, үзебезнең газетаны гына түгел, башка матбагаларны да күзәтәм һәм эчтән генә көнләшеп тә куям. Шөкер, кызыклы, укылышлы итеп, дөресен, кирәклесен язучы журналистлар бар татар матбугатында һәм, әйтергә кирәк, безнең редакциядә дә кимен куймыйлар. Ә миндә, башкаларның язмаларын укыган саен, үз-үземә карата тәнкыйть, язганнарымнан канәгатьсезлек хисе тагын да көчәя бара.
Милләте кемгә кирәк тә, дине кемгә дигәндәй, һәркем үзенчә саташа торган бу фәхеш җәмгыятьтә «акыллы итеп» язарга тырышкан язманы укучы юк бит ул хәзер, барыбызның үз мәсләк-кыйбласы. Зәвыгыбызның ниндилеген аңлар өчен, күпчелек матбугат басмаларын берләштерүче «матбугат ру» интернет сәхифәсенә бер күз салу да җитә. «ШК»да басылган минем кайбер язмаларның да эленгәне булды анда. Милләт-милләт дип, авыз суы корытып ничәмә яздым, юньле фикер калдыру түгел, юньләп укып караучысы да табылмады. Ә менә беркөнне берәүнең яшелчәне җенес әгъзасы белән чагыштыруы турында язып чыккан идем, китте бәхәс, мин сиңа әйтим, китте «фикер»ләр... Күпчелек халык массасының зәвыгына ярыйм дисәң, шулай язу кирәк, күрәсең. «Тилегә тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә», - дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Ләкин бу зәвыкны тәрбияләүчеләрнең журналистлар үзләре булуын да онытмаска иде.
Яңалыклар интернет тулы, ә мин тормышымда да, иҗатымда да ниндидер уңай яңалыкларга сусадым. Бигрәк тә журналист, яшь иҗатчы буларак, стиль яңалыгы табасым, шаккатырасым килә. Югыйсә ниндидер бер иҗади «җүләрлекләр» эшләп ташламасам, чынлап җүләрләнермен кебек...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: