16+

Махсус операция ни өчен кирәк булды?

Россия президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлап җибәрде. Бу хакта ул бүген иртә таңнан хәбәр иткән. Ил халкы йокысыннан уянганда Россия хәрбиләре Кырым аша ДНР белән ЛНР җирлегенә ярдәмгә кереп бара иде.

Россия президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлап җибәрде. Бу хакта ул бүген иртә таңнан хәбәр иткән. Ил халкы йокысыннан уянганда Россия хәрбиләре Кырым аша ДНР белән ЛНР җирлегенә ярдәмгә кереп бара иде.

Ни өчен кирәк булды соң бу? Путин әйтүенчә, соңгы 8 ел дәвамында Донецк һәм Луганск республикалары халкы Киев басымы астында яшәде, хәзер инде аларны оккупациядән азат итәргә вакыт җитте, Украина Минск килешүләрен үтәми, урыс халкын мыскыл итә һәм Россиягә яный. Моңа кадәр Путин үзенең халыкка мөрәҗәгатендә Донбассны рәсми рәвештә таныды. Күп тә узмады, ДНР белән ЛНР җитәкчелеге, имзаланган документларга нигезләнеп, илебездән хәрби һәм матди ярдәм сорады. Шунысын әйтергә кирәк, Россия бу очракта Украинага каршы сугыш башламады, аның шәһәрләрен бомбага тотмый, халкына һөҗүм итми, бу хакта РФның оборона министрлыгы да ассызыклый, ә инде төп бурыч – Донбасска тынычлыкта яшәргә ярдәм итү, шул исәпттән андагы халыкны куркытып торучы хәрбиләрдән арындыру. Әле җитмәсә Европаның 30 илен берләштерүче НАТО да Россия чикләренә килеп җитте, анда үзләренең базаларын төзи, ә аларның ракеталары безгә 5 минут эчендә килеп җитәргә мөмкин.

Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләргә карасак, чәчләрең үрә торыр: хәрби операция тулы көченә бара. Россия оборона министрлыгы хәбәренә күз салсак, Украинаның флотын да, авиациясен дә, һава куркынычсызлыгы системаларын да эштән чыгарганнар инде, хәзер Донецк һәм Луганск өлкәләрендәге шәһәрләрдән каршы як армия солдатларын куу белән шөгыльләнәләр, гәрчә, башка төбәкләрдә дә Россия гаскәрләре күренә дисәләр дә. Анысы инде хәрби объектларны юкка чыгару эше дип атарга була, чөнки ракеталарны тау тишегендә утырып та җибәреп була бит. Өстәвенә, кайберләре Украина белән чиктәш булган РФның төбәкләре җирләренә дә төшә. Шуңа күрә дә Көнъяк округтагы 12 шәһәрдә аэропортлар эшчәнлеген 2 мартка кадәр туктатты, балалар укымый, бөтен чик буйлап Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре кизү тора. Киев һәм башка шәһәрләрдәге халык бөтенләй нишләргә белми ди, күбесе туган йортларын ташлап, төрле илләргә чыгуны кулай дип таба. Анда банкомат, ягулык станцияләре һәм, хәтта, кибетләрдә зур чират, кешеләр шик-шөбһәгә бирелгән.

Нәрсәгә китерәчәк соң әлеге бәрелеш? Путинның Донбассны тануы булды, АКШ һәм Евросоюз Россиягә каршы санкцияләр кабул итте. Янәсе, безне чит ил технологияләреннән мәхрүм итәләр, Европаның финанс инструментларына якын да китермәячәкләр һәм башка акча бирмәячәкләр. Моңа өстәп, Дәүләт Думасының 351 депутатын, илебезнең 27 шәхси һәм юридик затын, 5 банкны һәм өч эре эшмәкәрне санкция исемлегенә керткәннәр. Бөекбритания исә шушы бизнес вәкилләренең счетларын туктаткан һәм Англиядәге оешмаларга алар белән эшләмәскә боерык биргән. Кызык инде, әйме, ул хәлләр Россия белән Украинаның мөнәсәбәтләренә генә карый, ә аңа әллә нинди илләр кысыла. Бу аңлашыла да, чөнки кризисның бер сәбәбе булып Европа илләрен газ белән тәэмин итү тора. АКШ узган елны гына анда экспортка җибәрә торган “зәңгәр ягулыкның” күләмен ике мәртәбә арттырган һәм шул тармакта баш буласы килә. Моңа Россия генә каршы тора, чөнки “Газпром” инде күптәннән Европа илләренә эшли. Шунысы кызык, Донбасс буенча Путин үз фикерләрен яңгыраткач, нишләптер Америка президенты Джо Байден “Северный поток -2” трубопроводын гамәлгә кертү планын туктатуны сорады. Әлеге 12 миллиард долларга төшкән проект нигезендә Балтыйк диңгезе төбе буйлап, Германиягә торба сузылды, аннан Европага газ Украинаны урап килергә тиеш иде. Хәзер аны туктаттылар, сертификация уздырмыйлар. Шул ук вакытта Евросоюз үзләренә газ бирүче бердәнбер ил итеп АКШны күрүен белдерде.

“А” дип әйттең икән, “Б” дип тә әйтергә кирәк, Путин моны яхшы белә, шуңа күрә дә махсус хәрби операция әле дәвам итәчәк һәм ул тиешле максатка ирешелгәнче барачак. Иң элек, АКШ һәм Европа илләренең Россия белән санлашып, “түгәрәк өстәл” артына утыруы мөһим, ә инде аннары Украина президенты Владимир Зеленский отставкага китеп, илнең яңа җитәкчелеге РФ белән килешенергә тиеш. Ни дисәң дә, Путин КВНда шаярып йөргән кеше белән җитди эшләр алып бара алмый. Шулай да, Казандагы дары заводында ниндидер тавышлар килгәндә йөрәк жу итеп куя.

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading