«Үткәндә казыну нигә кирәк, бар нәрсә дә күптән билгеле бит инде?» - диләр кайберәүләр. Моны дәвам итеп: «Барыбер берни үзгәрмәячәк», - дип өстисе генә кала. Икенчеләре болай дип кенә калмый, тарих тузанын туздырып хакыйкатьне ача башласаң, «милләтче» тамгасын сугарга омтыла.
Россия тарихының кайсы чорын гына карама, татар читтә калган берәр вакыйга бармы соң?! Бетмәс-төкәнмәс сугышларның берсе дә татарлардан башка гына узмаган. Әмма нинди генә батырлыклар кылсалар да, ул гел арткы планда. Урамга чыгып сораштырсаң, иманым камил, йөз кешенең берсе дә Гази Заһитовның кем булуын әйтеп бирә алмаячак, ә Егоров белән Кантарияне һәркем белә - алар рейхстаг түбәсенә «беренче булып» Кызыл байрак элүчеләр. Югыйсә 1975 елда бу сугышчылар үзләре үк моның дөрес түгеллеген язып чыгалар. Сталин украин милләтеннән булса, Кантария урынына Савенко яки Берест «менәр иде» (чынлыкта бу сугышчылар анда беренчеләрдән булып менгән). Салават Юлаевны, бөтен дөнья ук димәсәң дә, күпләр белә, ә аның «игезәк туганы» - татар каһарманы Канзафар Усаевны белүче аз. Бу - тарихның сәясәткә бәйле фән булуын раслаучы берничә генә мисал.
Аның каравы Казанны басып алучылар сафында татарларның да булуына аерым басым ясала. Моны берәү дә инкарь итми, шулай ук Казанны яклаучылар рәтендә русларның булганын инкарь итмәгән кебек. Әмма алар Казанны яклаучы буларак түгел, ә «әсирлектә иза чигүчеләр» буларак телгә алына. Хәер, бу турыда сөйләп тору кирәкме икән, Явыз Иванның Казанга походы да әнә шул «әсирләрне коткару, татар яуларыннан котылу» өчен ясалган икәнен барыбыз да белә. Әлеге басып алу сугышлары татар-монгол чорыннан ук килә икән. Без инде бу әкиятләргә шул хәтле ышандык ки, кайбер татарлар хәтта үзен монголга да саный башлады. Бер Пермь татары: «Татар ни дә, монгол ни, бернинди аерма юк», - дигән иде. Һм... Бернинди аерма булмаса, ишек ясамыйча тәрәзәдән генә йөрерләр иде, нигә стенада артык тишек ясап торырга?! Ярый, әлеге пермьле милләттәшебез, нинди әкият укыган - шуңа ышанган. Ә менә тарихчы галим В.Малахов бер селтәнүдә күп кенә татар һәм рус тарихчыларының хезмәтләрен юкка чыгарырга маташа. Монгол-татар игосының булу-булмавына икеләнми автор, яза торгач, шулардан татарны гына аерып ала: «Память о страданиях времен татаро-монгольского ига русские впитывают с молоком матери, с детства входят сознание в виде песен, поговорок, народного фольклора («незваный гость - хуже татарина», «зазеленеет дикий лук в степи, так и татары у Оки»). Как из песни слова не выкинешь, так и трагические события далекого прошлого не вытравить из памяти народной». (В.Малахов. «Золотое кольцо и наследники Золотой Орды»). Монгол-татар яулары булган дип исәпләгән очракта, ни өчен «незваный гость - хуже монгола-татарина» яки «незваный гость - хуже монгола» дип әйтелми икән соң?! Теге Пермь татары кебек, В.Малахов та монгол белән татарны бер үк халык дип исәпләгән, ахры. Фикереңне халык авыз иҗаты белән генә дәлилләп, күренекле тарихчы галимнәрнең хезмәтләрен юкка чыгарырга тырышу танкка каршы кылыч күтәреп барган кебек. В.Малахов исә ХIII гасыр вакыйгаларына ХVI гасырда барлыкка килгән әйтемнәрне, җырларны китереп куша. 1552 елда Казан яулап алынгач, шәһәрдәге ир җенесеннән булганнар (7 яшьтән өлкәнрәк малайларга чаклы) барысы да үтерелә, хатын-кызлар һәм балалар коллыкка өләшенә. Татар балалары, чукындырылып, рус исемнәре бирелеп, рус гаиләләренә өләшенә. Казанны басып алып кына гади рус халкы балда-майда яшәгәнме? Юк, билгеле. Ярлы рус гаиләсенә, артык кашык итеп, татар баласын ирексезләп биргәннәр. Үз гаиләсен дә көч-хәл белән туйдырган ярлы руска хаҗәт булганмы ул бала? Менә шул чорда «Незваный гость - хуже татарина» дигән әйтем барлыкка килгән дә. Халык авыз иҗаты өлкәсендә шундый «белгеч» булгач, нигә соң В.Малахов монголлар турында берни дә әйтми? Ни өчен, мишәрләр әйтмешли, «язымга таем» кыек атып туры тидерергә маташа? Моның сәбәбе бик гади - монгол балалары коллыкка өләшенмәгән, чөнки алар Казанда гомумән булмаган, ә Явыз Иван Улан Батырны (Улан-Батор) басып алмаган.
«Теге миңа тимер кендек белән тек тә тек бәреп тора, мин дә аның кирәген бирдем - юкә кабыгы белән «шап-шоп» иттереп суктым», - дигән берәү. Нигә соң инде татарларның «вәхшилекләрен» астан-өстән генә санап, халык авыз иҗаты белән баш катырып торырга?! Әнә алтынчы сыйныф укучылары өчен нәшер ителгән «История отечества» (А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков) дәреслегенең 89 нчы битендә учакта кыздырылучы кеше гәүдәсе һәм учак тирәсенә тезелеп утырган кешеләр сурәтләнгән. Рәсем астында аңлатма рәвешендә, «Татарлар русларны шулай кыздырып ашый торган булган», дип язылган. Китапның бизәүче рәссамы Н.Ордынский аңлатуынча, дәреслек әзерләнгән вакытта иллюстрацияләрнең электрон базасы булмый һәм рәсемнәрне, кайдан җитте - шуннан алганнар. Рәссам әлеге рәсемнең кайдан алынганлыгын да искә төшерә алмый. «Мөгаен, ул берәр чит ил елъязмасыннан алынган булгандыр һәм анда нәкъ менә татарлар сурәтләнгән дияргә нигез юк. Көнбатыш европалылар көнчыгышта яшәүче бөтен халыкны татарлар дип атаганнар», - ди. Көнбатыш европалылар өчен без барыбыз да татар булганбыз икән, кем кемне ашаган булып чыга соң? Европаның көнбатышында русларның яшәмәгәне билгеле. Бик нәзберек тә булган икән бабаларыбыз, француз белән алман ите генә ярамаган.
Тарихта казынган саен, совет чоры сагындыра. Ул чактагы ялган тарих чәчәк кенә булган икән. Чарльз Дарвинның теориясенә таянып, маймылдан яралган булуына тәмам ышанган халыкка нинди тарих та ярагандыр, бәлки. Ул чорда татарларны кеше ашаучылар дип атау дарвинчылыкка каршы килү булыр иде, чөнки маймыллар ит ашамый. Хәзер исә кысыр тарихчылар шуның киресен, татарлар мисалында, үзләре үк исбатлап бирде. Шулай итеп, без Дарвинны да бетереп аттык, Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган булуыбызга да ышанмыйбыз. Кем соң без? Кыскасы, кешеләр ике төргә бүленә: бер өлеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган, икенчеләре тарих иҗат итә. Кемнең атасы Адәм, кемнеке маймыл булганлыгын һәркем үзенең кылган гамәлләреннән чыгып хәл итсен инде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар