Шәһри Казан

Миңа ярый, мин – Президент

Узган атнада «Рубин» белән «Терек» футбол командалары матчы тәмамланып килгәндә, уенның арбитры Михаил Вилков Грозный шәһәре клубының капитаны Ризван Уциевка, «Рубин» уенчысына аяк чалганы өчен, сары карточка күрсәтте. Шул мизгелдә микрофоннан, бөтен стадионга ачык итеп: «Сатлык хөкемдар! Кәҗә син!» - дигән сүзләр яңгырады. Андый ямьсез сүзләр кем авызыннан чыкканын баш...

Реклама

Кадыйров: «Үкенмим, гафу үтенмим!»
Кемгә кемгә, ә дәүләт башлыгы, эш-гамәлләре, сүзләре, холкы белән үз халкына үрнәк булырга тиешле кешегә тиң сүзләр түгел бу. Ә Рамзан Кадыйров бу хакыйкатьне җиргә салып таптады. Алай гына да түгел, ул икенче көнне үк бу хакта журналистларга интервью бирергә дә өлгерде һәм анда, гафу үтенәсе урынга, үзе­нең бу сүзләре өчен әз генә дә үкенмәвен белдерде. «Рәнҗеткән булсам, мин футбол дөньясыннан һәм җанатарлардан гына кичерү сорыйм, ә хөкемдар каршында мәңге гафу үтенәсем юк», - диде Кадыйров. Чечня башлыгы сүзләренә караганда, үзеннән-үзе, ирексездән, йөрәк түреннән ургылып чыккан хурлаулы бу сүзләр буш урында гына тумаган, янәсе, Вилков бу уенда гына түгел, аңа кадәр «Алания» һәм «Спартак» клублары белән үткән матчларда да «Терек» уенчыларына берничә тапкыр сәбәпсез сары карточкалар күрсәткән, каршы як командалар файдасына тупас хаталар җибәргән. Мин гадел, намуслы футбол яклы, арбитрны сатлыклыкта гаепләү һәм аны сакалы озын, акылы кыска мөгезле йорт терлеге белән чагыштыруым бөтен Чечня җанатарларының җан авазы иде, дип тә белдергән Кадыйров.
Хәер, Кадыйров өчен бу низаг күп дигәндә бары тик шелтә һәм мыскыл ителгән хөкемдар файдасына штраф белән генә тәмамланачагын бу дөньядан ерак торучылар да аңлый, әле бу хәлдә арбитр үзе гаепле булып калмаса.
Ә бит без барыбыз да канун каршында тигез
Тоткан урыннарыннан, дәрәҗәләреннән файдаланып, гади халыкны мыскыллау, рәнҗетү, хәтта кул күтәрү Россия өчен ят әйбер түгел, ул үзләренә тел-теш тидерергә ярамаган илебезнең күп затларына хас. Президент кадәр Президент исеме андый вакыйгага беренче тапкыр гына катнашса, депутатларыбыз, түрәләребез бик еш үзләренә андый кылануларга барырга ирек бирәләр. Югары урынга кунаклаган затларыбызның журналистларга җикеренүләре, официантларны мыскыл итүләре, юлда һәлакәт тудырып, зыян күргән якны янап куркытулары һ.б. очраклар еш булып тора. Шул ук вакытта ул затларның күбесе, үзләренә каршы нәни генә җил исеп куйса да, бик тиз «үпкәлиләр».
Шул ук Рамзан Кадыйровка карата интернетта 2009 елда ямьсез сүзләр һәм янаулар игълан иткән Альберт Сааевны берничә елга колониягә бикләп куйдылар. 2010 елда, ул чакта Премьер-министр булган Путинның сексуаль ориентациясендә шикләнүен челтәргә элгән өчен, блоггер Павел Сафронов шартлы җәзага тартылды. Шушы көннәрдә генә дә депутатлар үзләрен «рәнҗеткән» журналистлар белән әләкләшеп, эләгешеп яталар. Декабрь ахырында үзенең тапшыруында Дәүләт Думасын «дәүләт дурасы» дип атаган Познерга карата әздән генә тулы бер канун «иҗат итмичә» калдылар. Познерның вакытында гафу үтенүе генә хәлне коткарып калды. Ә узган атнада «Московский комсомолец» газетасының бер журналисты мәкаләсендә Ирина Яровая, Екатерина Лахова һәм Ольга Баталиналар турында начар язганы өчен, басманың баш редакторы Павел Гусевны депутатлар Мәскәүнең журналистлар Союзының һәм ММЧ буенча иҗтимагый Палата комиссиясенең җитәкчесе вазифаларыннан азат итүне сорыйлар. Бу мәсьәлә пленар утырышта да каралды.
Кайбер депутатлар, түрәләр сүзләрендә, эш-гамәлләрендә артыгын кылансалар да, мәсьәлә үзләренең хисләренә кагылганда, гаделсезлекне бик тиз шәйләп алалар. Ни кызганыч, Конституциянең «һәрберебез канун каршында тигез» дигән кануны һәр очракта да намуслы эшләми шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: