Искелек калдыгы дип, тормыш арбасыннан төшереп калдырылган яучы-димчеләр бүген кабат телгә керә башлады. «Димләп өйләнешкәннәр икән», - дигән сүзне торган саен ешрак ишетәбез. Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ҖИҺАНШИНА - яучылык проблемасын вакытында аңлап, бу эшне торгызып җибәрүчеләрнең берсе.
- Наилә ханым, шундый җитди, җаваплы эшкә ничек тәвәккәллисе иттегез?
- Аллаһының рәхмәте белән, бу безнең нәселдән килә. Минем апалар да, әбием дә яучылык белән шөгыльләнде. Чөнки кешенең ялгызлыгына битараф була алмыйбыз. Димчелек башта үзебезнең таныш-белешләрдән башланды. Күрәм, дөрес яр сайламыйлар. Андыйларга: «Син менә моның белән әйбәтрәк яши алыр идең, ул сиңа ныграк туры килә»,-дип аңлатырга тырышасың. Казанга килгәч, иптәшемнең дә ялгыз дуслары бар иде. Үзем дә кызлар белән таныштым. Алар да ялгыз. Һәрберсенә таныш-белеш арасыннан парларын табып бирергә мөмкинлек булды. Беләсезме, мин таныштырган парлар, Аллаһының рәхмәте белән, кавышып, тату яшиләр. Нәтиҗәләр уңышлы булгач, бу эшкә ныклап тотындык. Хәзер инде: «Сез минем әти-әнине кавыштыргансыз», -дип, миңа икенче буын килә башлады. Инде берничә ел гаилә кору үзәгебез эшләп килә. Башка милләт вәкилләре дә мөрәҗәгать итәрлек булсын дип, без аны «Ханума» дип атадык. Һәм ялгышмадык дип уйлыйм. «Сез татар-мөселманнарда тәртип-тәүфыйк,гореф-гадәтләр буыннан-буынга сакланып килә, бездә алар юкка чыкты», - дип, руслар да килә. Дөрес, һәр милләтне үз милләт кешесе белән кавыштырырга тырышабыз.
- Яңа өйләнешкән парларның яртысыннан күбесе аерылыша бара. Үзегез кавыштырган яшьләрнең гаилә тормышы, язмышы белән кызыксынасызмы? Сезнекеләр арасында аерылу очраклары бармы?
- Әлбәттә, кызыксынып торабыз. Проблемалар килеп чыкмаганмы, ярдәм кирәкмиме? Проблема ул авыру кебек, көчәергә мөмкин, ә без, психологлар, аны зурга җибәрмәскә тиеш. Башлангыч чорында эләктереп алсаң, ярдәм итәргә була. Мин бер генә парыбызның аерылганын беләм. Ашыгып өйләнеште алар. Егет - авылныкы, кыз -шәһәрнеке. Егет: «Хатын ялкау, иртән эшкә тормый, йокы ярата», - дип гаепләде. Кыз исә: «Мин эштән кайткан, миңа ял кирәк», -дип, үзенекен сөйләде. Тарткалашу аркасында гаилә таркалды. Ашыгуларын үзләре дә таныды. Ошату, ниндидер хисләр булды, әмма бер-берен белеп бетермәделәр. Егеткә дә, кызга да башка пар табып бирдек.
Безгә парларның күпләп өйләнешүе кирәк түгел, сан артыннан кумыйбыз, безгә никахның сыйфаты кирәк. Әле күптән түгел генә бер егет бер кызны ошатты. Бер ай да үтмәде, тәкъдим ясаган. Әлбәттә, икесен дә чакырып сөйләштек. Араларында ярату хисе юклыгы күренеп тора. «Тәртипле, тәүфыйклы кыз, моннан да яхшы кызны инде таба алмам, әмма ләкин мин әле аны яратмыйм», -ди егетебез. Ә кыз бала гашыйк. «Яхшы егет, чыгам»,-дип риза булган. Ашыкмаска үгетләдек.
- Сезгә мөрәҗәгать итүчеләргә карата ниндидер таләпләрегез бармы?
- Әлбәттә. Дорфа, усалларны кире борабыз. Кайвакыт кыз (яки аның әнисе): «Сез миңа табып бирергә тиеш!»-дип аяк терәп кияү таләп итә. Бу бит кибеттә кием яки конфет сату түгел. Сүз дә юк, ул кызны егет тә яратырга тиеш. Егет яратсын өчен без ул кызны мактарга тиешбез. Ә мин андый кызны мактый алмыйм. Сагаеп калам. Вакыт сорыйм. Вакыт узу белән, аның холкын беләсең, ул үзенең чын йөзен күрсәтә. Усаллык, явызлык ничек тә бер килеп чыга. Кияүгә чыккач, ничек итеп ирне бәхетле итсен ул? Шуны уйлыйм да, ул кызларның анкеталарын кире кайтарып бирәм. Кемнеңдер иренә тугры булмасын сизсәм, андыйдан да баш тартам. Бүгенге көндә бәхетсез ир-атлар бик күп. Хатыннардан да бигрәк авырлык ир-атларга төшә.
- Сезгә, нигездә, кайлардан, кемнәр мөрәҗәгать итә?
- Укымышлы, аягында нык басып торучы, 25 яшьтән 45 яшькә кадәрлеләр килә. Хатын-кызлар ир-
егетләргә караганда күбрәк. Ир-егетләрнең гомуми саныннан без әле исерекләрне, «зәңгәрләрне» дә чигерергә тиешбез. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - казанлылар. Россиянең башка шәһәрләреннән дә, чит илләрдән - Германия, Америка, Казахстаннан, Австралиядән, Төркиядән дә бар. Соңгылары, үзләре яшәгән җирлектә татар кызлары сайлау мөмкинлеге юк, дип килә. Чит илләрдән мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге - Татарстаннан китеп вакытлыча читтә эшләүчеләр. Шуңа күрә дә мин үзебезнең кызларны курыкмыйча аларга димлим, чөнки алар кайчан да булса илгә кайтачак.
- Үз сәгатен көтеп иң озак яткан анкета хакында әйтеп буламы? Ничә ел түзәргә риза егетләр, кызлар?
- Анкета ничә ел ятса да, минем моңа бер дә исем китми. Өч елдан соң да, дүрт елдан соң да бер-берләрен табучылар бар. Кайвакыт чибәр, уңган кызларны беркем дә сайламаган очраклар була. Мин берни дә эшли алмыйм. Сабыр ит, әлегә сиңа дигәне юк, димәк. Килә бер вакыт, гел шул кызны гына сайлыйлар, барысының да күзе бары тик аңа гына төшә, аңа гына шалтыраталар. Ул минем тырышлыгыма да, сәләтемә дә бәйле түгел. Ул Аллаһы Раббыбызның кодрәтеннән тора. Күптән түгел генә минем иптәш кызым белән бер кыз бала килде. 26 яшь. Әлбәттә, бу яшьтә кыз баланың, утырып калудан шөлләп, эче поша башлый. Мин аны егетләргә шундый итеп мактап бирдем, көне-төне кызның телефоны тынып тормады. Очрашырга чират тордылар. Ә кызның эшендә күзе төшеп йөргән егете булган. Тик егет моңа игътибар бирмәгән. «Күрмәгән», дөресрәге. Ә инде башка егетләр тарафыннан шундый көчле игътибар сизелә башлагач, шундук кавышырга тәкъдим ясады. Моның өчен кыз безгә әле булса рәхмәт укый.
- Кызга - егетне, егеткә кызны тәкъдим итү ни рәвешле бара? Интернет ашамы? Гомумән, интернетта танышуга мөнәсәбәтегез нинди?
- Алай итәргә тырышмыйм. Кызлар үзләре дә фотоларын интернетка куйдыртырга теләмиләр. Алар анда миннән башка да утыралар. Безнең аралашу шәхсән. Аларның һәр икесе бер-берсенең холкын өйрәнергә дип килә очрашуга.
Аллаһының рәхмәте, яшьләр интернетта да танышалар, бер-берләрен табалар, әмма күпчелек вакытта анда өйләнгән ирләр утыра. Кыз баланы алдап, кызык табып утыручылар да, вакыт үткәрүчеләр дә шактый. Беренчесеннән аерылып, икенче хатын эзләүчеләре дә юк түгел.
- Димчене димче иткән сыйфат нәрсә дип уйлыйсыз?
- Үзем дә белмим. Ә менә аның бик кирәкле эш булуына иманым камил. Бер-берләрен тапкан бәхетле парларны күрү - бәхет. Бу эшнең тәме - кеше бәхетендә.
- Димчелек хезмәте кыйммәтме? Бу эштә кемнәргә таянасыз?
- Төрлечә. Студентлар, инвалидлар, пенсионерлар бар. Аларга һәрвакытта да бушка ярдәм итәсең. Башта без эшне бөтенләй дә бушлай башлаган идек. Аннан түләү керттек. Чөнки очрашу билгелибез, ир кеше оныта. Хатын-кыз да онытырга мөмкин. Ә кесәсеннән чыгарып әзме-күпме акча түләсә, ул аны исеннән чыгармый, килә. Шул рәвешле, бу эшне бушка эшләргә ярамаганын аңладык.
Мин берүзем генә түгел, ярдәмчем бар. Ялгыз җитешеп булмый, чөнки безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 2000гә якынайды.
- Авыллардан мөрәҗәгать итәләрме?
- Андыйлар күп түгел. Монда проблема нәрсәдә: мөрәҗәгать иткән егетнең, нигездә, эше булмый, башка туганнары белән әнисенең пенсиясенә яши. Андый шартларда кешене өйләндереп булмый. Шуңа күрә авылдан шалтыратсалар, синең яшәргә урының, аерым бүлмәң бармы, хезмәт хакың тормышны алып барырлыкмы, йортыңда хатын-кыз өчен шартлар бармы, дип сораштырам. Шулай сөйләшә торгач, күбесе танышудан баш тарта, чөнки теләк белән генә булмый. Ә хатын-кызга көчле ир-ат кирәк. Авылдагы күп кенә ир-егетләр - мораль яктан зәгыйфь. Әгәр дә мин гаиләмне, балаларымны туйдыра алам, тегендә дә эшлим, монда да эшлим, кулымнан эш килә дип чатнап тора икән, анда бер генә түгел, берничә хатын барырга теләк белдерергә мөмкин.
- Наилә ханым, икенче хатын сорап мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
- Без алдан ук үзебезне бер генә хатынлы гаилә кору үрнәге итеп куйдык, шуңа да андый очракның булганы юк.
- Пар эзләүчеләр бер-берсенә нинди таләп куя?
- Кызлар егетнең матди яктан аякта нык басып торуын, көчле зат булуын тели. Егетләргә йомшак күңелле, ирнең эчке дөньясын аңларлык кыз кирәк.
Комментарийлар