Шәһри Казан

Ничава сибә

Без кунак булып яшәргә яратабыз. Һәм хуҗа булып сөйләшергә. Кемдер авылдан килгән, яшь кенә әле үзе, ә ниндидер эш ачып җибәргән, уңышлы гына маташа, акчасы бар, фатир сатып алган. Һәм бу бәндә... ирексездән күңелдә шик уята... әрсез булып күренә... һәрхәлдә, бернинди дә соклану тудырмый.

Чит төбәкләрдән, Азиядән, Кавказдан һ.б. яклардан килүчеләр белән дә шул ук хәл. Без аларның таксист булып, кондуктор булып йөрүләрен, җир себереп, идән юып, йөк ташып йөргән чакларын күрмибез. Күрсәк тә, бу нәкъ шулай булырга тиеш, бөтен кара эшләрне читтән килүчеләр эшләргә тиеш дип уйлыйбыз. Ә тегеләр шулай тырышып-тырмашып аякка баса икән, фатирлар, затлы машиналар алырлык акча туплый икән - күзебез кыза башлый:
- Ничава сибя! Кая үрелә болар? Кем биргән аларга бу мөмкинлекне, кем рөхсәт иткән?!.
Һәм ни өчендер, мондый мөмкинлекне аларга без биргәнбездер, шуның өчен алар безгә бурычлыдыр кебек тоела. Чөнки без - бу җирнең хуҗалары.

Чынында исә алар бездән бер тиен дә сорамады. Бер ни дә. Сорасалар да, бирмәс идек. Үзебезгә дә юк, булса да жалкы. Кеше өчен тапкан мал бармы әллә безнең?!.
Шул ук вакытта алар безгә насыйп бәхетне дә чәлдермәде. Бер уңышка ирешә алмыйча, хәер соранып аяк астында буталып йөрсәләр дә, без бәхетлерәк булмас идек. Алар, үзләренең тыңгысызлыгы белән, үзләренә язган өлешне таба алдылар. Тик без алай уйламыйбыз, без аларның уңышын күпсенәбез. Безнең өлешкә кергәннәрдер кебек тоела. Чөнки без - хуҗалар, без бу җирдә туып-үскән. Татар булсак, бу җиргә исем биргән халык. Без! Һәм татарларга монда аерым өстенлекләр булырга тиеш!

Татар - мисал өчен. Бу бер татар өчен генә хас нәрсә түгел. Шуңа охшаш хәлләрне башка рес­публикаларда да, башка милләтләр арасында да күргәнем бар. (Хәтерегездә булса, туксанынчы елларда төрле республикаларда башка милләт вәкилләрен эзәрлекләү күренешләре дә булып алды. Шул ук, безнең әнкәйләр мактап туя алмаган Үзбәкстаннан да күп татарлар күченеп кайтырга мәҗбүр булды.) Һәм әлеге халәтне, күпләребез әйтергә яратканча, татарның хөсетлеге, күремсезлеге (тагын әллә нинди ямьсез сыйфатлары) белән генә аңлатып булмый. Бу - гомумкешелеккә хас сыйфат.

Һәм һәрбер кешегә. Шулай да ниндидер өлкәдә таланты булганнар арасында бу ачыграк чагыла сыман. «Мин - талант иясе. Мин бу халыкның байлыгы, шуңа күрә бу халык миңа бурычлы», - дигәнрәк рәвештә яшиме соң инде ул... Бу дәрәҗәдә үк тупас та түгелдер, бәлки... Һәрхәлдә, нәрсәдер көтү, өмет итү бар талант ияләре арасында. Иҗат итү өчен шартлар тудыру, яшәү шартларын яхшырту... Һәм алар моны дәүләттән көтә.
Әмма дәүләт аларның теләген канәгатьләндерергә ашыкмый, чөнки ул да бик беркатлы түгел: Җәлил яки Туфан шартларында да иҗат итеп, Курчатов шартларында да ачышлар ясап булуын ул яхшы белә. Моңа аның дәлилләре җитәрлек.

Ә талант иясе көтә...
Бу да әнә шул кунак булып яшәргә яратуның бер чагылышы. Татарстан дигән илдә яшәгәч, дәүләт, иң беренче чиратта, татарлар турында хәстәрлек күрер­гә тиеш. Безгә ул барысын да өеп-төяп китереп бирергә тиеш. Дәүләт үз талантларының кадерен белергә тиеш. Санасаң, озак санарга була инде. Бу сүзләрдә, бәлки, дөреслек тә бардыр. Әмма дәүләт кем соң ул? Әлеге дә баягы син бит инде ул, мин һәм башка синең белән минем кебекләр җыелмасы. Димәк, без үзебез турында үзебез хәстәрлек күрергә тиеш булып чыга. Син минем хакта кайгыртырга тиеш, мин - синең хакта. Ә әнә теге талант иясе турында син дә, мин дә - икебез дә хәстәрлек күрергә тиеш, чөнки ул сиңа да, миңа да файдалы эш белән шөгыльләнә.

Ләкин кем турындадыр хәс­тәрлек күрү... бу инде кунак булудан ерак... бу - мәшәкать... тынгысызлык... җаваплылык... Бу - кемнедер кунак итү кебек. Иртәрәк торырга кирәк, күбрәк йөгерергә, соңрак ятарга... Бу инде хуҗа булу дигән сүз. Тормыш хуҗасы булу...
Бер-беребезне кунак итеп яшик.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: