16+

Очучылар хатасымы, әллә чарасызлыкмы?

17 ноябрьдә Казанда булган коточкыч фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен, бүген дистәләгән экспертизалар үткәрелә. Белгечләр, очучыларның хатасына ишарәләп, төп гаепне кеше факторында күрәләр. Әмма «кеше факторы» бик киң мәгънәгә ия билгеләмә. Очучыларның ялгышлык җибәрүләреннән тыш, самолетның төзеклеген карап җиткермәү дә, яраксыз ягулык салу да, һава торышына дөрес бәя бирмәү дә, авиадиспетчерларның...

Очучылар хатасымы, әллә чарасызлыкмы?

17 ноябрьдә Казанда булган коточкыч фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен, бүген дистәләгән экспертизалар үткәрелә. Белгечләр, очучыларның хатасына ишарәләп, төп гаепне кеше факторында күрәләр. Әмма «кеше факторы» бик киң мәгънәгә ия билгеләмә. Очучыларның ялгышлык җибәрүләреннән тыш, самолетның төзеклеген карап җиткермәү дә, яраксыз ягулык салу да, һава торышына дөрес бәя бирмәү дә, авиадиспетчерларның...

Самолетның «авыру тарихы» алып барыламы?
Һәлакәткә юлыгып, 50 кешенең гомерен өзгән очкычның беренче һәм соңгы тапкыр күккә күтәрелүләре арасындагы «тормыш юлы» инде җентекләп өйрәнелде. 23 ел эшкә җигелүе чорында хуҗаларының берничә мәртәбә алмашынуы да, ике тапкыр аздан гына зур һәлакәттән калуы да ачыкланды. Нәкъ менә шул - самолетның Татарстанга килеп эләккәнче, дөньяның төрледән-төрле почмакларында хезмәт иткәне күңелгә тынычлык бирми дә. Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европалар, Африка, Көньяк Америка - һәр регионның үз климаты, үз һава торышы. Салкыннан - эссегә, коры һавадан дымлы һавага күчеп йөреп, бер-берсенә капма-каршы климатлар тәэсирендә афәтле «Боинг-737» таушалып беткәндер бәлки?
Самолетның башка авиакомпанияләр тарафыннан эксплуатацияләнгән чорларындагы гомуми хәлен хәзер билгеләве бик кыен. Ник дигәндә, беркем дә товарын сатканда аның җитешсезлекләрен сатып алучыга ачып салмый бит, киресенчә, аларны яшерергә тырыша. Күрәсең, кулдан-кулга күчеп йөргән әлеге очкыч та, элеккеге хуҗасын яңасына алыштырган саен, «косметик ремонт» процедурасын уза торган булгандыр. Татарстанга сатар алдыннан, Болгариянең бу самолеттан нибары ярты ел гына файдалануы да сәер.
Үзәк телеканалларның берсендә әлеге һәлакәткә багышлап махсус әзерләнгән бер тапшыруда алып баручы очучылык өлкәсендәге белгечкә: «Ә ни өчен самолетларның «авыру тарихлары» алып барылмый?» - дигән сорау бирде. Ә бит чынлап та, әгәр очкычның һәрбер ватылган һәм кителгән, җимерелгән һәм сыдырылган, сафтан чыгып, алыштырылган урыннары турында билгеләнеп барылса, бу кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен бик файдалы нәрсә булыр иде.

Һәлакәткә бер сәбәп түгел, ә сәбәпләр «бәйләме» китергән
Казандагы һәлакәтнең интернетта пәйда булган видеоязмасыннан күренгәнчә, самолет җиргә вертикаль рәвештә диярлек төшеп кадала. Әлеге кадрларны өйрәнеп, белгечләр очкычның «штопор»га (самолетның, җил яки берәр төзексезлек аркасында, идарәсезгә әверелеп, әйләнә-әйләнә җиргә таба очуы) керү ихтималын фаразлыйлар. Әлеге версия тәҗрибәле очучыларның һәлакәтне булдырмый кала алмауларын аңлатыр иде, чөнки пассажир самолетларының очучыларын әлеге критик хәлдән чыгарга өйрәтмиләр. Бу, беренчедән, очучылар өчен андый даими күнекмәләр үткәрү мөмкин булмавы, икенчедән, гадәти рейс самолетларының артык йөкләмәләргә чыдамсызлыгы белән аңлатыла.
Җиргә бәрелгән очкычның «кара тартма»сындагы кайбер мәгълүматлар табышмагы чишелгән инде. Алардан күренгәнчә, самолетның бер «автопилот»ы сүнгән булган. Бу хәл дә идарәне авырлаштыра, чөнки җиргә утырганда, очучы һәрчак диярлек «автопилот»ның ярдәменә таяна. Самолетны «автопилот» ярдәменнән тыш утырту тәҗрибәсе булмаган очучы бу күнекмәләрен онытырга да мөмкин икән. Казандагы һәлакәт алдыннан утырырга беренче омтылыш ясаганда, очучы авиадиспетчерга машинаны җиргә төшерергә нәрсәдер комачаулаганын белдерә. Күрәсең, ниндидер мөһим җайланма сафтан чыгып, очучының каушап калуы яки проблеманы чишәргә өлгермәве һәлакәткә китергәндер дә.
Тик әлегә һәлакәтнең төгәл сәбәбе билгеләнмәгән. Төп ихтимал фаразларның берсе - очучы хатасы, бу версияне Халыкара авиация комиссиясе алга сөрә. Тикшерүдә катнашырга АКШтан килгән экспертлар башка фикердә - алар һәлакәтнең сәбәбен очкычның төзексезлегендә күрә. Хәзергә самолет приборларының эшчәнлеген теркәп баручы «кара тартма»ның гына күрсәтмәләре бар, ә очучыларның сөйләшүләрен яздыра торганының кассетасын һәлакәт урынында әле таба алмыйлар. Шуңа күрә, әлегә бөтен гаепне очучыларның өстенә аудару дөрес түгел, аларның хаталануын нәкъ менә самолетның берәр төзексезлеге яки һава торышы шартлары китереп чыгарган булырга да бик мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading