Безнең буын кешеләре бер-берсе белән җәмәгать урыннарында да туган телдә сөйләшеп йөрде. Гадәттә, бик кычкырып сөйләшеп кешегә комачаулык тудырсак кына кисәтү була иде. Тупас рәвештә кисәтсәләр, ягъни “не калякайте по-своему”, дисәләр кабынып та китә идек, белер-белмәс русчабыз белән.
Без әле балаларыбызда ничек тә туган телгә мәхәббәт тәрбияли алганбыз. Шәһәр мәктәпләрендә бөтенләй дә татар теле укытылмаган елларда белем алган кызым хәзер балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли ала икән, бу инде гаилә хезмәте дип саныйм. 1990 елгы улым күбрәк җәйге каникулларын авылда үткәрде. Мәктәптә дә татар теле укытыла иде инде ул чакларда. Диңгез флотыннан татарча хатлар язды.
Ләкин безнең балалардан туган балалар, ягъни оныклар туган телдә сөйләшүне бер дә алга куймый. Кызымның улы, 16 яшьлек оныгым, шөкер, татарча да, русча да сөйләшә. Ике яктан да әби-бабалары белән туган телдә аралаша. Ә менә аның сеңелесе аңласа да, татарча сөйләшми. Балалар бакчасында беренче тәрбиячесе рус милләтеннән иде. Улыбызның малаена 4 яшь. Теле ачылганчы татар халык әкиятләрен сөйләп йоклата идем. “Кайсын сөйлим улым?” – дип сораганда, сакау теле белән “шу”, “баты” дия иде. Су анасы, Камыр батыр турындагы әкиятләр, димәк. Бакчага йөри башлады. Кара диңгез буена ялга барганда, поездда юлдашлар аңа русча сораулар бирделәр. Өйдә теле ачылмаган бала теттереп русча җаваплар биреп, кире кайтканда “урыс” малаена әйләнде дә куйды. Татарча сораганга русча җавап бирә. Әти-әниләре дә туган телдә сөйләшәләр инде, югыйсә.
Тел, милләт мәсьәләләре мине бик борчый. Татар теле һәм туган якны өйрәнү бүлегендә китапханәче булып эшләү дәверендә төрле чаралар аша халкыбызның тарихына, мәдәниятенә игътибарны арттырырга тырышабыз. Язучыларыбызның әсәрләре белән таныштырып үткәнебезне, бүгенгебезне барлыйбыз. Киләчәккә туган телебезне, йолаларыбызны саклап алып барып җиткерәсебез килә.
Китап укучыларның яшь аермасын күзәткәндә, ни кызганыч, һаман да шул өлкән буын өстенлек итә. Соңгы вакытларда урта буын вәкилләренең тартыла башлавы сөендерә сөендерүен. Ләкин яшьләрнең, укучы балаларның мәктәптә татар теленнән яхшы билге алырга теләгәннәренең генә китапханә ишеген ачасылары килә.
Хәзер инде татар теле дәресләрен киметеп, яисә альтернатив рәвештә туган тел дәресе дип атыйлар. Балалар татарча гына укытыла торган төркемнәрдән чыгалар да, әти-әниләре гариза язып, рус телле төркемнәргә күчертә. Ничек кенә тәрбияләргә соң халыкны?!.
Хәзер инде шәһәр транспортларында татарчамы, удмуртчамы, маричамы сөйләшеп барган кешене күрсәң, беркем дә да гаҗәпләнми дә, кисәтү дә ясамый. Киресенчә, ничектер хөрмәт белән карыйлар. Шәхсән мин үзем үз телендә сөйләшкәннәрен ишетсәм, күңелем сөенә. Институтта төрле милләтләр арасында укыганда, тулак торакта яшәгәндә бер-беребезнең телләрен өйрәнештек. Чувашиядән килгән кызыбыз татарча сөйләшергә өйрәнде. Ул чакта чувашча өйрәнгән кадәресен минем әле хәзер дә онытканым юк. Чуваш теле дә төрки телләр төркеменә керә. Татар телен белсәк, үзбәк казах, әзербайҗан, төрек һәм башка бик күп телләрдә аңлаша алыр идек бит. Ә башкорт теле безнең өчен иң якыны, тәрҗемәсез дә аңлашылганы. Ничек аңлатырга менә шушыларны?!...
Рушания Байтимерова,
Әгерҗе шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар