Инфляция иң беренче булып гади халыкның янчыгына кулын тыга, дип юкка гына әйтмиләр. Хөкүмәт акчаның очсызлануына каршы халык өчен салымнарны арттыру, дәүләт хезмәтләренә бәяләрне күтәрү юлы белән көрәшә. Әйтик, киләсе ел башыннан Россиядә дәүләт хезмәтләренең бер төре - пошлиналар артачак. Узган ай ахырында дәүләт башлыгы ул канунны үз имзасы белән...
Дәүләт шайтаннан курыккан сыман дер калдырап торган «инфляция» дигән әйбернең килеп китүен күпләр кайчагында сизми дә кала. Әмма шул вакыт аралыгы өчен тотылган чыгымнарыңны исәпләп карасаң, аның, дөрестән дә, шактый куркыныч әйбер булганын аңлыйсың. Дәүләт пошлиналары үсүе гади халыкның кесәләренә шактый бәрәсе көн кебек ачык.
Салымның бу төренең үсешенең иң мөһимнәре югалган паспортларны алыштыруга, яңа машина номеры алуга, күчемсез милекне теркәүгә, өйләнешү белән аерылышуга пошлиналар булыр, мөгаен. Моңа кадәр югалган паспорт өчен 500 сум түләсәк, киләсе ел башыннан 1,5 мең сум чыгарып сала башларга туры киләчәк. Яңа үрнәкле чит ил паспорты белән шул ук хәл. Аны алыштыру 1 меңгә кыйбатланып, 3,5 мең сум тора башлаячак. Машина номерын алыштыру 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр үсәчәк. Торакны теркәүгә пошлина 1 меңнән 1,6 мең сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерүгә килгәндә, ул 200 сум урынына 350 сум тора башлаячак. Аерылышуга 2014 елда бәяләр 30 меңгә кадәр артачак, дигән имеш-мимешләрне күбегезнең ишеткәне булгандыр. Ул сан уйдырма гына булды булуын, ә аңа бәянең киләсе елдан, дөрестән дә, 400 сумнан 650 сумга кадәр күтәрелүе көтелә.
Ә иң зур үсеш этил спиртын җитештерү һәм саклауга рөхсәт алу салымына кагылачак. Аның 6 миллион урынына 9,5 миллионга кадәр үсүе бар.
Кыскасы, пошлиналар артудан беркем дә читтә калмаячак. Түләүләр арту гади халыкның да, физик затлар белән юридик оешмаларның да, эре җитештерүчеләрнең дә кесәләрен «капшап караячак». 2015 елга кадәр эшләнгән икътисади фараз буенча, инфляция, гомумән алганда, 61 проценты тәшкил итәчәк. Пошлиналарны арттыру юлы белән дәүләт үз бюджетын якынча 111,6 миллиард сумга баетырга исәпли. Канун проектының нигезләмәсендә шул сан күрсәтелгән.
Акча очсызлану куркынычы булганда, казнада акча җитешмәгәндә, дәүләтнең хәлне шулай гади гражданнарын «саву» юлы белән чишкәне беркемгә дә сер түгел. Азык-төлеккә, ягулыкка, дәүләт хезмәтләренә бәяләр артуга, салымнарның торган саен үсүенә халык ияләшеп бетте инде. Әмма халык гаделлек яклы. Чыгымнар арта икән, алар бар кеше өчен дә тигез артсын, дип саный ул. Бер кесәдән чыккан акча икенче кесәгә кереп ояларга тиеш түгел. Күптән түгел хөкүмәтнең депутатлар белән түрәләрнең хезмәт хакларын тагын да арттырачагы билгеле булды. Болай да йөзләрчә мең керемнәргә ия халык вәкилләре белән түрәләрнең хезмәт хакларына дәүләт 2018 елга кадәр 500 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена. Халыктан салымнар рәвешендә җыелган акчаларның шул «изге максатта» файдаланылмавына бик тә ышанасы килә үзе. Хәер, монысы инде бөтенләй башка мәсьәлә.
- Пошлиналар үсү - бер дә аптырый торган нәрсә түгел. Бу план буенча үтәлә торган чараларның берсе. Ул инфляциянең күрсәткечен исәпкә алып, салымнарны индексацияләүдән гыйбарәт. Мондый индексациянең инде 2009 елдан бирле үткәрелгәне юк, ягъни түләүләр биш ел буе үзгәрешсез торды. Хезмәт хаклары, пенсияләрнең торган саен аз булса да артуын исәптә тотып, дәүләтнең үз хезмәтләре өчен бәяләрне арттыруга тулы хокукы бар. Әлбәттә, моның белән риза булмаучылар да табылмыйча калмас. Бәяләр, түләүләр арту халык тарафыннан һәрчак үтә дә тискәре кабул ителә. Әмма безгә үзебез яшәгән илнең кануннары, карарлары белән килешергә генә кала, - диде «ШК»га Казанда адвокат булып эшләүче Тәнзилә Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар