16+

Ә сез китап укыйсызмы?

Фаил Гыймадов, «Болгар» радиосы алып баручысы: - Хәзерге вакытта кулымда «Казан утлары» журналы. Китап булып чыгарга өлгермәгән яңа әсәрләрнең күпчелеге шунда басыла. Кулыма берәр яңарак китап кергән очракта да, мин аны әлеге дә баягы «Казан утлары»ннан укып өлгергән булам инде. Машинада, буш вакыт чыкса укый торырга дип, Достоевскийның «Униженные и...

Фаил Гыймадов, «Болгар» радиосы алып баручысы:
- Хәзерге вакытта кулымда «Казан утлары» журналы. Китап булып чыгарга өлгермәгән яңа әсәрләрнең күпчелеге шунда басыла. Кулыма берәр яңарак китап кергән очракта да, мин аны әлеге дә баягы «Казан утлары»ннан укып өлгергән булам инде. Машинада, буш вакыт чыкса укый торырга дип, Достоевскийның «Униженные и оскорблённые» китабы йөри.

Миңа фантастика жанрында язылган китаплар ошый. Адлер Тимергалинның әсәрләрен яратып укыдым. Тарихи китапларны да үз итәм. Аеруча Нурихан Фәттах әсәрләре ошый. Аларда сурәтләнгән вакыйгалар турында укыганда кино караган кебек буласың. Соңгы вакытта ислам дине, пәйгамбәрләр тарихына кагылышлы китаплар укый башладым.

Шагыйрьләрдән Нияз Акмал, Мөдәррис Әгъләм иҗатын хөрмәт итәм. Яшь язучыларның иҗаты белән дә танышып барырга тырышам. Ленар Шәех, Рифат Сәлах китапларын кызыксынып укыдым.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading