16+

«Шәһри Казан» журналисты Илфак Шиһапов Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыкты: беренче тукталыш – Кушлавыч

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, «Шәһри Казан» газетасы шагыйрь эзләреннән йөреп чыгарга булды. Аның исеме белән бәйле авыллар бүген ни хәлдә икәнен белешеп, күреп кайтырга дип, юлга кузгалдык. Беренче тукталыш - Тукайның туган авылы Кушлавыч.

«Шәһри Казан» журналисты Илфак Шиһапов Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыкты: беренче тукталыш – Кушлавыч

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, «Шәһри Казан» газетасы шагыйрь эзләреннән йөреп чыгарга булды. Аның исеме белән бәйле авыллар бүген ни хәлдә икәнен белешеп, күреп кайтырга дип, юлга кузгалдык. Беренче тукталыш - Тукайның туган авылы Кушлавыч.

Хуҗалык

Оят миңа, озак еллар бу тирәдән йөрелсә дә, Кушлавычка кереп караганым булмаган икән. Әтнәләрнең Арчаларга: «Кушлавыч Әтнәнеке ул», - дип дәгъва сыман сүзләр йөрткәне дә истә. Чыннан да, Кушлавыч Арча районына керсә дә, Әтнәгә якынрак урнашкан. Әтнә ягыннан килеп, Орнашбаш дигән авыл башыннан борылып кердек Кушлавычка. Тау астында ята торган матур, заманча түгел, чын татарча, төзек, чиста авыл безне көр маллар тавышы, төзелеп ята торган яңа ферма, тагын ниндидер төзелешләр белән каршы алды. Әһә, ниндидер үзгәрешләр бар икән, дип уйлап куйдым.

Бүгенге көндә авылда 170ләп кеше яши. Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән Кушлавычта Тукай туган чорларда исә яшәүчеләр саны 794 булган. 120 хуҗалыклы шактый таза авыл булган ул. Казан артында җир аз, иркен болыннар юк, шуңа бу кадәр кеше яшәгән сала ул чор һәм бу як өчен кечкенә түгел инде. Авылда Габдулла Тукай гына түгел, аның әнисе - Барда якларыннан килгән Зиннәтулла хәзрәтнең кызы Бибимәмдүдә дә туган дигән версия дә бар. Аннан Зиннәтулла хәзрәт Өчилегә күчеп китә. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф мулла да шушы авылдан, шунда җирләнгән. Тамырлар, күпләр уйлаганча, Кырлайда түгел, ә нәкъ менә монда ята ич.

«Тукай» хуҗалыгы җитәкчесен эзләп, авыл башында ук урнашкан административ бинага кердек. (Хуҗалыкка Кушлавыч, аңа терәлеп утырган Җөлби һәм Орнашбаш авыллары керә.) Үзгәрешләрнең нидән килеп чыгуы, халыкның ничегрәк яшәве, ни белән шөгыльләнүе кызыксындырды. «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең бүгенге җитәкчесе - Хөснетдинов Рафик Рифат улы - бу яктан түгел. Апас районында туып-үскән, авылның авыр хезмәтен күреп, үзе эшләп үскән кеше. Совет чорыннан соң Кушлавычтагы хуҗалыкта төзелеш эшләре гомумән булмаган дияргә дә мөмкин. Хуҗа артыннан хуҗа, җитәкче артыннан җитәкче алышынган... Бүген монда 500 баш сыерга яңа ферма, административ бина, ашханә төзелеп ята икән, телибезме-теләмибезме, без моны яңа җитәкченең тырышлыгы нәтиҗәсе, хәер, алай гына да түгел, алга карап эш итүе дип бәяли алабыз.
Рафик әфәнде кайчандыр сату-алу белән шактый гына уңышлы шөгыльләнгән кеше. 2014 елның апрелендә фермаларны сатып алган.

- Бизнес ягыннан карасаң, уйлап, санап эшләсәң, авылда эшләү бүген, сәүдәгә караганда, отышлырак. Чөнки син авылда - җитештерүче, - ди ул.

- Сез монда ике ел элек килгәндә, хуҗалыкта мал күпме иде?
- Туксан баш сыер, егермеләп бозау бар иде. Бүген сыерлар санын 236 башка җиткердек, бозаулар биш йөздән артык. Әле менә тагын таналар алып кайттык. Планыбыз - савым сыерлары санын мең-мең ике йөз баш итәргә.

- Шул ук бизнес ягыннан отышлымы бу?
- Ул яктан да отышлы, аннан, авылдагы халыкка эш дигән сүз дә бит әле ул. Казанга яки башка җиргә эшкә йөргән Кушлавыч кешеләре кайта башлады авылга. Киләчәктә тагын да күбрәк кайтырлар дип өметләнәбез. Тукайның туган авылына ничектер игътибар аз булган. Юбилей елларында нидер эшләнгән, әлбәттә, тик ул гына җитми бит...

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрдән хезмәт хакы турында сорамый калганым юк. Бу сорауга җавап - эшләрнең ничек баруын күрсәтүче иң төп нәрсә. Сездә, әйтик, сыер савучылар күпме хезмәт хакы ала?
- Узган айда 27шәр мең алдылар.

- Хуҗалыкта күпме кеше эшли?
- Төп эшләүчеләр - 35-40 кеше. Җәйгә бер җитмешләп кеше кирәк, вакытлыча эшкә чакырабыз. Халык искиткеч монда. Шулкадәр чиста күңелле, тырыш. Эшләве рәхәт!
Бүген Кушлавычта да, Орнашбашта да элек чәчелмәгән җирләр чәчелә, кешеләр эш белән тәэмин ителеп, хезмәт хакларын вакытында ала. Әлбәттә, бу бизнес, алдан исәпләп эшләүдер, тик шул исәпләүнең бөек шагыйребезнең озак еллар игътибардан читтәрәк калып барган туган авылына җан кертә икән, «Афәрин!»нән кала сүз юк.

Музей-йорт

Мине кечкенә Тукайны «Кадалмас әле килмешәк!» дип туңдырып үтерә язган Шәрифә карчык нәселе, Тукайның туганнары һәм, гомумән, аңа бәйле урыннар, кешеләр кызыксындырды. Кушлавычтагы Тукай музеена кердек. Ул Тукаевлар гаиләсе музей-йорты дип атала. Истәлеген мәңгеләштерү эшләре Кушлавычта шагыйрьнең тууына 70 ел тулган 1956 елда башлана. Скульптор Новоселов ясаган Тукай бюсты Тукаевларның йорты булган урынга урнаштырыла. Һәйкәл артында китапханә өчен агач бина төзелә, аның бер бүлмәсендә 1959 елда музей ачыла. 1996 елда сакланып калган 1914 елгы фотографиягә нигезләнебрәк, Тукаевлар йорты яңадан торгызыла. Музей комплексына алты почмаклы йорт, Казан артының гади кешеләре элек ничек яшәгәнен күрсәтеп торучы дүрт почмаклы өй, соңрак мунча һәм келәт төзелә. Бүген дә монда ремонт эшләре бара, музей-йортның түбәсен алыштыралар.

Авылда Тукай чорыннан калган бер генә бина сакланмаса да, музейга кергәч, ничектер үзеңне шул чорларга кайткан кебек хис итәсең. Өч бүлмәле йортның бер бүлмәсе нәкъ шул еллардагы хәллерәк кеше йорты итеп корылган. Сәкеләр дә, мич тә, XIX гасыр киемнәрен кигән сыннар да, стеналардагы Казан сөлгеләре, чигүле мендәр тышлары, Тукайның әнисенеке дип уйланылган берничә генә данә булса да савыт-саба да, башка нәрсәләр дә тудыра бу атмосфераны. Сакланган фотолар, XIX гасыр Арча - Әтнә ягы халкының көнкүреш кирәк-яраклары, табылган документлар копияләре, Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр... Бай һәм матур музей.

Музей җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина биредә 20 ел эшли инде. Эшен ничек яратканы сөйләвеннән дә, карашыннан да сизелеп тора.
- Бик күп ремонтларны, күп чараларны, күп җитәкчеләрне күрдем инде мин монда, - ди ул. - Әле килгән яңа җитәкчебез дә бик яхшы, ниндидер хәрәкәт бар. Нинди ярдәм кирәк дип сорап кына тора. Укытучылар белән дә, клуб хезмәткәрләре белән дә аңлашып эшлибез.

Ләйлә Мөхәммәтшина безгә Тукай турында шактый кызык нәрсәләр сөйләде. Әйтик, Мәмдүдә, ире Мөхәмммәтгариф үлгәч, Сасна авылына (бүген Балтач районындагы авыл) кияү­гә чыга. Бибимәмдүдәне алырга килгәндә, кечкенә Габдулла икенче бүлмәдә була, аның барлыгын мулла белми дә кала. Шәрифә карчык усалрак кына түгел, аңлы да булган, күрәсең: «Балам барлыгын белсә, кияүгә алмас», - дип, кечкенә Габдулланы алып калуын үтенгән тол хатынга: «Соң, алайса балаң белән кабул итә торганына бар», - ди. Ләкин ул чорда да кияүгә бару алай җиңел генә булмагандыр, Габдулла Кушлавычта, Шәрифә карчыкта кала, анасы Сасна мулласына кияүгә китә... Бер чыгып киткәч, Тукай Кушлавычта тагын берничә тапкыр була әле. Җаек шәһәренә киткәнче, 1894 елда ул Кушлавычта Бәдретдин Хисаметдинов гаиләсендә яши, аннан 1907 ел көзендә, солдатка каралыр алдыннан, Әтнә авылында табиблар комиссиясе үткәндә, ул чакка инде әтисенең сатылган йорты урнашкан урамда Ситдыйк исемле кеше йортында яши. Шагыйрьнең «Исереккә сәлам бирмә, бирсә дә алма» дигән сүзләре шул Ситдыйкка аталган, диләр. Шәрифә карчыкның өе бүген Тукаевлар музее урнашкан урамнан астарак, елга буенда булган, ди Ләйлә ханым. Кызганыч, әлеге карчыкның нәселе авылда юк икән инде.

...Кушлавыч урамнарында йөрим. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең: «Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр», - дигән сүзләре искә төшә. Кечкенә Габдулла да шушы тирәләрне, үзе хәтерләмәсә дә, күргәндер, бәлки аны менә шушы тирәдән чанага салып яки күтәреп йөргәннәрдер, шушыннан бер еллар чамасы вакыт үткәч, анасы Бибимәмдүдә янына Саснага алып киткәннәр...
Бераз игътибар бирсәң, туристлар китертә торган искиткеч бер җир бит бу Кушлавыч. Кырлай Кыр­лай инде ул, ул күбрәк бренд, ә монда - тамырлар. Тик бүген хәтта укытучылар арасында да Тукайның туган авылы Кырлай дип ялгышучылар шактый. Музейга килгән хатлар да шул хакта сөйли. Болар Кушлавычка игътибар булмау, аны күтәрә, таныта алмау турында сөйли, әлбәттә. Бүгенге җитәкчелек авылны таныту, күтәрү яклы.

Кызганыч, кар күп булу сәбәпле, Тукайның атасы каберенә барып булмады, ләкин музейны күрү, авыл урамнарында йөрү, кышын да искиткеч матур булган Кушлавыч табигате белән хозурлану күпмедер дәрәҗәдә Тукай рухына якынайтты бугай безне...



«Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга гадәттә ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр. Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.
Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен. Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып тәрке дөнья итмештер. Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең имамына кияү­гә чыкмыштыр. Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-­ике ярым яшемдә генә булганмын дип уйлыйм. Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне күргән карчык вә хатыннар мөрәббия карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр. Җөмләдән берсе. Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән. Ул карчык үлгән инде; Аллаһы аңар рәхмәт итсен. Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп йиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар йибәрткән...»



Габдулла Тукай, «Исемдә калганнар»дан.

Гөлнара Зиннәтуллина коллажы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading