Узган атнада Франциядә берничә куркыныч теракт булды. 7 гыйнвар көнне ике билгесез зат Парижның «Charlie Hebdo» сатирик журналы редакциясе хезмәткәрләренә карата ут ачты. Әлеге җинаятьне кылуда бертуган Саид һәм Шериф Куашилардан шикләнелде. Алар 9 гыйнвар көнне полициягә каршы сугышып һәлак булдылар. 8 гыйнвар төнендә исә Ле-Ман шәһәрендә билгесез затлар мәчет...
«Без бик үк гади булмаган заманда яшибез. Глобальләштерү процессы бөтен дөнья халыкларын бер-берсенә бик якынайта. Шул ук вакытта, кызганыч, әлегә кадәр кешелеклелекнең нигезе булган хокуклар: яшәү хокукы һәм фикер иреклелеге хокуклары бозылу очракларына тарыйбыз. Шунысы да мөһим икәнне онытмасак иде - сүз иреге һәр мәдәнияткә, милләткә, дингә карата хөрмәт һәм сабырлык күрсәтүгә таянырга тиешле. Башкаларны мыскыл итәргә, түбәнсетергә ярамый, югыйсә бу демократия кыйммәтләреннән һәм гражданлык җәмгыятеннән турыдан-туры читләшүгә китерә.
Франциядә килеп чыккан хәлләр барчабызда борчу тудырды. Бу хәлләр бөтен кешелеккә, иң беренче чиратта, исламга кизәнү, дип саныйм. Бөтен дөньяга мөселманнар террорга һәм көч куллануга булышучылар итеп күрсәтелүе сизелә. Без берничек тә террордан һәм көч кулланудан торган гамәлләрне яклый алмыйбыз - бу адымга бер генә дин дә, шул исәптән, ислам да бармаячак. Мин цивилизацияләр арасында конфликт китереп чыгарырга һәм шуның белән төрле илләрдә яшәүчеләр йөрәгендә курку хисе тудырырга теләүчеләр уңышларына ирешмәячәгенә ышанам.
Франциядә килеп чыккан явызлык - барчабыз өчен дә тынычлыкны саклау ни кадәр мөһим икәнне аңлатучы сабак булды.
Кешелек культурасы мозаиканы хәтерләтә. Без - күптөрле. Әмма бу безнең арада бәхәсләр булырга тиеш дигән сүз түгел. Киресенчә, безне берләштергән үзенчәлекләргә игътибар итик. Мәсәлән, Татарстан Республикасында нәкъ шуңа омтылалар да. Республикада берничә йөз еллар дәвамында мөселманнар һәм православлар тату-тыныч яшиләр. Православлар да, мөселманнар да үзләренең үзенчәлекләрен саклыйлар, шул ук вакытта бер-берләрен хөрмәт итәләр. Бары тик Казанда гына мәчеттән чыккач чиркәү күрергә мөмкин, ә иске татар бистәсендә яхүдләр мәктәбе урнашкан, староверлар чиркәве католиклар гайбадәтханәсе белән беррәттән тора. Дөньяның башка бер генә урынында да мондый күренеш юктыр! «Татарстан моделе» термины фәнни әйләнешкә ныклап керде һәм ул бар кешелек өчен үрнәк. Халык милли-дини үзенчәлекләрен саклап та тыныч, имин, мул тормышта яши ала.
Франциядә килеп чыккан кызганыч хәлләр шактый проблемалар барлыгын күрсәтте. Әлеге проблемаларны бер ил ялгызы гына хәл итә алмый. Алар бер мизгелдә барлыкка килмәде, шактый вакыт дәвамында җыела бардылар. Кызганыч, аларны хәл итү белән берәү дә шөгыльләнмәде. Бу хәлләр бер төбәк вакыйгасы гына түгел, ә иң югары даирәләрдә үзара аңлашып, хәл ителә торган дөньякүләм вакыйга.
Сүземне йомгаклап, барлык мөселманнарны сабыр, түзем булырга һәм төрле котыртуларга бирешмәскә чакырам. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә өмметләнәбез һәм һәр көн догаларыбыз белән бөтен дөньяда тынычлык, иминлек саклануын сорыйбыз», - диелә аның мөрәҗәгатендә.
Фото: kazan.bezformata.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар