Шәһри Казан

Солдат боткасын татымаган армия генералы

6 ноябрь көнне Россия Федерациясенең оборона министры итеп Сергей Шойгу билгеләнде. Шойгуны бу постка һавадан алып утыртып куймадылар, 1994 елдан алып 2012 елга кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләгән кешенең хәрби мәсьәләдә зур эш тәҗрибәсе булуы исәпкә алынды. Тик шуңа да карамастан, бөтенләй хезмәт итмәгән затны ил армиясе белән идарә...

Реклама

Оборона министрлары - икътисадчылар
Сергей Шойгуның биографиясенә күз салсаң, 1977 елда ул Красноярск шәһәренең политехник институтын инженер-төзүче дипломы белән тәмамлаган. 1996 елда диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты исемен алган. Төрле хезмәт урыннарында эшләп килеп, 1994 елда ул гадәттән тыш хәлләр министры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән һәм 18 ел буе шул урынны биләгән. Шойгу армиядә бөтенләй хезмәт итмәгән, шулай да төрле елларда генерал-майор, генерал-лейтенант, генерал-полковник дәрәҗәләренә лаек булып, 2003 елда, Президент боерыгы белән, армия генералы исемен алган. Шулай итеп, армиягә аз гына да катнашы булмаган Шойгу, гадәттән тыш хәлләр министры буларак ирешкән казанышлары өчен, армия генералы булган да куйган. Хәзер шул кеше оборона министры итеп билгеләнде.
Шойгуга кадәр 5 ел буе оборона министры постын биләгән Анатолий Сердюков бер ел армиядә хезмәт иткән һәм офицерлар курсларын тәмамлаган булса да, аның хәрби мәсьәләдә бернинди тәҗрибәсе юк иде. Озак еллар буе ул йорт җиһазлары сәүдәсе белән шөгыльләнгән. Үз вакытында Президент Путин аңа шуңа күрә ил армиясен җитәкләү бурычын йөкләде дә. Янәсе, икътисад өлкәсендә олы тәҗрибәсе булган кеше зур чыгымнар таләп иткән Россия Федерациясенең Кораллы Көчләр реформасы мәсьәләсен ерып чыгарга тиеш иде. Әмма бу хаталы карар булып чыкты. Күрәсең, икътисадчыны бу урында да үз өстенә йөкләнгән бурычларны үтәү түгел, ә күбрәк акча эшләп калу мөмкинлеге генә кызыксындырган - зур күләмле финанс махинацияләрендә шикләнелеп, Сердюков урыныннан алынды.
Яңа оборона министры Шойгуның хәрби мәсьәләне күзаллауда тәҗрибәсе күбрәк, әлбәттә, әмма армия сафларында хезмәт итмәве, үзе кебек солдатлар белән казармада яшәмәве, солдат боткасын татып та карамавы, «өрәк», «фил», «бабайлык» мәктәпләрен үтмәве аның чын армия җитәкчесе булачагына азмы-күпме шик тудыра. Хөкүмәтнең пешерергә куйган бу боткасы да ахыр чиктә тозсыз килеп чыкмасмы? Анысын алдагы көннәр күрсәтер.
470ме, 2 меңме?
Армиядә «бабайлык» дигән мөнәсәбәтләр системасының тамыры күптән корыды, солдатлар арасында дуслык, ярдәмләшеп яшәү, бер-береңә игътибарлы булу канунчылыгы хөкем сөрә дип ышандырып маташулар - чеп-чи ялган. Алдагы чакыру солдатлары тарафыннан яңа килгәннәрне җәберләү, мәсхәрәләү, кыйнау элек тә булган, хәзер дә бар. 2008 елдан Оборона министрлыгы сайтыннан армия сафларында югалтуларны исәпләп баручы бүлек юкка чыккан. Үлүчеләрнең саны турында хәзер министрлык вәкилләренең яки генераль прокуратураның хисап чыгышларыннан гына күзәтеп барырга була. Аларда, мисал өчен, 2008 елда - 471, 2009 елда - 470, 2010 елда 478 солдат һәлак булган, дигән саннар күрсәтелә. Ә «Ана хокукы» фонды тәкъдим иткән статистика буенча, ел саен армиядә 2-2,5 мең яшь егетнең гомере өзелә. Фонд 2010 елда гына да уллары хәрби хезмәттә үлгән 4277 гаиләгә, ә 2011 елда 5207 гаиләгә юридик ярдәм күрсәткән.
Уйлап карасаң, Шойгуны оборона министры итеп кую җыелма футбол командасына тренер итеп беркайчан да туп тибеп карамаган кешене билгеләүгә тиң. Андый команда турнир таблицасы буенча бик тиз аска тәгәрәячәк. Шойгуның озак еллар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләве генә аның яңа посттагы вәкаләтләрен башкара алачагына ышаныч өсти. Бу тиздән ачыкланыр. Минемчә, аңа бөтен көчен РФнең Кораллы Көчләрен үстерүгә дә, армиягә кагылышлы ниндидер реформалар ясап ятуга да түгел, ә «бабайлык» белән көрәш, хәрби сафларда тәртип урнаштыруга юнәлтергә кирәк. Шуны булдыра алган очракта, ул чынлап торып үзенең оборона министры исемен аклаячак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: