16+

Тана сөте белән нәрсә керә?

Кибет киштәләрендә химик матдәләр катнаштырылмаган азык-төлекне табуы кыен бүген. Җыен тәмләткечләр, буягычлар, исне көчәйткечләр, ризыкныӊ саклану вакытын озайтырга ярдәм итүче кушылмалар барлык товарларныӊ диярлек составында бар. Ялган эшләнмәләр артыннан никтер җүнле‑башлы күзәтү дә алып барылмый кебек. Еш чирлибез, милләтнеӊ сәламәтлеге какшаганнан какшый бара, дип зарланабыз. Яман чирләр, йөрәк өянәкләре -...

Тана сөте белән нәрсә керә?

Кибет киштәләрендә химик матдәләр катнаштырылмаган азык-төлекне табуы кыен бүген. Җыен тәмләткечләр, буягычлар, исне көчәйткечләр, ризыкныӊ саклану вакытын озайтырга ярдәм итүче кушылмалар барлык товарларныӊ диярлек составында бар. Ялган эшләнмәләр артыннан никтер җүнле‑башлы күзәтү дә алып барылмый кебек. Еш чирлибез, милләтнеӊ сәламәтлеге какшаганнан какшый бара, дип зарланабыз. Яман чирләр, йөрәк өянәкләре -...

Һәрбер кешенең күпчелек азыгын сөт продукциясе тәшкил итә. Тормыш юлы юкка гына күкрәк сөтен имүдән башланмый. Үсә төшкәч, ана сөтенә алмашка тана сөте килә. Сөтле азык-төлекнең кеше организмына көч һәм егәрлек биргәне белгечләр тарафыннан да расланган. Кызганычка, кибет киштәләрендәге сөтнең һәм сөт продукциясенең сыйфаты инде башка. Һәм аның зыян китерүе дә бар.
Берничә дистә еллар элек ялган сөт ясап булуын халык башына да китерә алмагандыр. Ник дигәндә, ул чакта пальма маеның нәрсә икәнен белми идек. Хәзер исә, ул чимал илгә ел саен тонналап кертелә башлады. Намуссыз җитештерүчеләр арзанлы пальма маеннан сөт продукциясе ясап, аны чын азык‑төлек бәясеннән сатып булганын бик тиз арада абайлап алдылар. Нәтиҗәдә, хәзер сәүдәдә шул чималдан яки коры сөттән эшләнмәгән сөт, сыер мае, йогыртлар һ.б. калган микән, юк микән - моны белә торган да түгел.
Авыл хуҗалыгы, терлекчелек, сөтчелек тармаклары сәнәгатенең төп юнәлешләре булган Татарстанда чын сөт продукциясе җитештереләдер, дигән ышаныч бар үзе. Тик атна башында Татарстанда да ялган сөт белән кәсеп итүчеләр тотылды. Полиция хезмәткәрләре Казан сөт комбинатының бер билгеле маркасы артына яшеренеп, ялган сыер мае эшләп ятучылар эзенә төшкән. Биектау районында урнашкан складта 2 тонна сыйфатсыз продукция табып алынган.
Үткәрелгән тикшерү, әлеге май дәүләт калыплары буенча җитештерелмәгән, пальма мае кушып эшләнгән, дигән нәтиҗә биргән. Мошенникларга карата якын арада җинаять эше кузгатылачак.
«Союзмолоко» берләшмәсенең белгечләре фикеренчә, ялган сөт продукциясе соңгы елларда кибетләрдә аеруча да арткан. Моңа 2008 елгы инфляция һәм 2010 елгы корылык сәбәпче булган. Сөтчелек тармагына зур зыян килгәннән соң, намуссыз җитештерүчеләр бөлгенлек хәленнән пальма мае ярдәмендә чыгу юлын тапканнар.
«Просто молоко» оешмасының җитештерү һәм контроль бүлеге башлыгы Юлия Тарасова сүзләренә караганда, сөт һәм сөттән ясалган башка ризыкларны зур, абруйлы кибетләрдән генә алырга кирәк. Ялган продукция, күп очракта, урам һәм ишегалдында урнашкан кибетләргә таратыла, ди ул.

Алсу Галләмова, сатучы:
- Сатып алучы, гадәттә, татып караганнан соӊ, күӊеленә хуш килгән сөтне генә сатып ала. Шуӊа күрә, ниндидер шикле оешмалар продукциясенә заказ бирүдән безгә файда юк. Алар барыбер сатылмаячак. Сөт продукциясеннән агуланган кешеләр турында ишеткән бар үзе.

Ренат Вилданов, кулланучы:
- Авылдан килгән сөт кенә чиста сөт була ала, дип саныйм. Кибетләрдәге бер әйбергә дә, рекламаларга да ышана торган түгел бүгенге заманда. Сөт, сыер майларын үз хуҗалыкларыннан алып килеп сатучылардан гына алырга тырышыгыз. Кемгә-кемгә, ә әбиләргә пальма мае дигән әйбер билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading