Киләсе елга Россия һәм элек СССР составына кергән дәүләтләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тиешенчә зурлап билгеләп үтәргә җыена. Хөкүмәтебез ул бәйрәмгә әзерлек планын инде быелның гыйнвар башында ук расларга өлгерде. Шушы мохиттә Россиянең «Дождь» һәм Американың «СNN» телеканалларында, ике атналык аерма белән, безнең тарихны мәсхәрәләүче, сугыш ветераннарының күңелләренә «таш ыргытучы»...
Ялгыш әйтелгән бер сүз мең бәлагә китерә
«Дождь» каналының Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулган көнне сугыш вакытында дошманны шәһәргә кертүнең үзен аклавы турындагы теманы күтәрүе аркасында туган җәнҗал әле бүген дә тынмый. Үлчәмичә ачылган авыз нәтиҗәсе «Дождь» өчен бик үкенечле булды. Хисләре рәнҗетелгән күп милләттәшләребезнең сүзләренә колак салып, байтак телевизион операторлар бер-бер артлы үз челтәрләрендә каналның трансляциясен өзеп куйдылар. Канал, сайтына эленгән хурлыклы теманы 20 минут эчендә алып атуына һәм ул гамәле өчен гафу үтенүенә карамастан, шул уйланып бетерелмәгән бер соравы аркасында, ул бер мизгел эчендә меңләгән аудиториясен югалтты.
Тамашачысыз калган канал хәзер, гадел хөкем ярдәме белән, йөзен акларга тырыша. Ул телевизион операторларны судка биргән. Бу эштә аны хакимият вәкилләренең тырнаклары астыннан кер эзләү осталыгы өчен бик яратып караган оппозицион рухлы затлар да хуплый һәм аларның азсанлы «армиясен» Алексей Навальный җитәкләп килә. «Дождь» каналы үзенә «һөҗүмнең» сәбәбен нәкъ менә оппозиция карашын яктыртучы эшчәнлегенең хөкүмәткә ярап бетмәвендә күрә һәм ул моны сүз ирегенә һәм бәйсез ММЧларга каршы көрәш чагылышы дип исәпли.
Сүз иреге гасырында яшибез, дип саналуга карамастан, Россиядә ул көчнең ахыргача «бәйдән ычкындырылып» бетә алмавы күп эшчәнлек өлкәләрендә күзәтелә, әлбәттә. Әмма үзенең хилафлылыгы аркасында зыян күрүендә хакимиятне гаепле санавы һәм моны «сүз иреген кысрыклау» «боткасына» кушуы канал тарафыннан бик нык арттыру, миңа калса. «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы федераль законда, «журналист һөнәри эшчәнлеген гамәлгә ашыруы вакытында гражданнарның һәм берләшмәләрнең хокукларын, ихтыяҗларын һәм вөҗдан хисләрен хөрмәт итәргә тиеш», дип акка кара белән язылган ләбаса! Шуны исәптә тотып, «Дождь» каналы да үзенең хатасы өчен җавап тотарга, аклану өчен башка сәбәпләр эзләп утырмаска тиеш.
Шыксыз һәйкәл
«CNN» каналының кыланмышы исә «Дождь» тирәсендә купкан гауганы да тирән күләгәдә калдырды. Үзенең сайтында бастырылган «Дөньяның иң шыксыз һәйкәлләре» исемлегенең икенче баскычына Беларусьтагы Брест ныгытмасының каһарманы сынын урнаштыруы белән ул бөтен Россия һәм БМО илләре халкының нәфрәтен уятты. Безнең өчен солдатларыбызның кыюлыгы символы булган, фашистларның беренче һөҗүмен үз өсләренә алып, шул яу кырында ятып калган каһарманнарыбыз хәтеренә багышланган һәйкәлне Америка журналистларының ничек итеп шулай көлке объектына әйләндереп калдыра алулары бөтенләй башка сыймый. Сурәткә карата язылган комментарий исә күңелдән ярсып чыккан ачу катыш гарьлек хисе ялкынына тагын да «утын өсти». «Бүртенгән бетон белорусның әллә ачуы чыккан, әллә эче каткан», − диелгән язуда. Бусы - кан кардәшләребезнең җанына ачыктан-ачык төкерү.
Безнең халык өчен изге булган һәйкәлне ничек мәсхәрәләгәнен аңлагач, Америка каналы ул гамәле өчен гафу үтенгән инде, әмма сайтындагы исемлектән аны сызып ташламаган. Россиянең АКШтагы илчелеге хәзер каналны җавапка тартырга җыена.
Күп сәясәтчеләр фикеренчә, Америка каналының әлеге оятсыз гамәле, үзләре белдергәнчә, уйланып бетерелмәгән ялгышлык түгел, киресенчә, АКШ хөкүмәтенең тарихны яңача карап чыгарга өндәүгә юнәлтелгән яхшылап планлаштырылган сәяси адымы. Обама алып барган туктаусыз пычрак сәясәтне исәпкә алганда, бу хәлгә аның турыдан-туры катнашы булуы да бик мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар