16+

Украина аккош, чуртан һәм кысла «кулында»

Украинада бүген чын мәгънәсендәге хакимият бар дип әйтә торган түгел. Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла, өчесе өч якка тартып, йөкне урыныннан кузгата алмаган кебек, Украинада идарә өчен капма-каршы карашлы өч тармак тартышканга, ил һаман да кризистан чыга алмый. Аларның берсе - АКШ белән Европа сүзеннән чыкмаучы Турчинов белән Яценюклар...

Украина аккош, чуртан һәм кысла «кулында»

Украинада бүген чын мәгънәсендәге хакимият бар дип әйтә торган түгел. Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла, өчесе өч якка тартып, йөкне урыныннан кузгата алмаган кебек, Украинада идарә өчен капма-каршы карашлы өч тармак тартышканга, ил һаман да кризистан чыга алмый. Аларның берсе - АКШ белән Европа сүзеннән чыкмаучы Турчинов белән Яценюклар...

Тимошенко өчен төп дошман - Россия
Тимошенконың нәрсәгә омтылганы атна башында интернет челтәренә «агып чыккан» телефон аша сөйләшүдән билгеле булды. Аның Украинаның Милли куркынычсызлык һәм оборона советы сәркатибенең элеккеге урынбасары Нестор Шуфричка ачып салган эч серләреннән күп нәтиҗәләр ясарга була. Беренчедән, ул Россияне күралмавы һәм «Украинада яшәүче 8 миллион урысны атом коралыннан атып үтерергә кирәклеге» турында бик ачынып сөйли. Аудиоязма киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Тимошенко бу сөйләшүнең дөрестән дә булганлыгын таныды, ул аның кайбер урыннарын гына инкарь итә. Ничек кенә булмасын, Россия адресына агылган пычрак сүзләр ике ил арасында булган киеренкелек «учагына» тагын утын өстәде.
Икенчедән, бу сөйләшүдән Тимошенконың Украинадагы хәлне тиздән шәхсән үз кулларына алырга һәм бөтен дөньяны Россиягә каршы күтәрергә җыенганлыгы аңлашыла. Димәк, төрмәдән чыккач, оппозиция каршында да, уң радикаллар белән дә үзен бик юмакай гына тоткан «газ принцессасының» исәбе - хакимияткә килү һәм яңа сәяси карьерасын төзүне «Россияне җир белән тигезләүдән» башлау.
Бер-берләренә тозак коралар
Тимошенко мәкерле ниятләрен астыртын гына чынга ашырырга планлаштырып ятканда, хакимияткә омтылучы калган ике тармак үзләренең әхлаксыз гамәлләрен ачыктан-ачык башкарудан бөтенләй тартынып тормыйлар. Күптән түгел уң як радикаллар теләсә кайсы дәүләт җыелышына пистолет болгап бәреп кереп, түрәләрне өркетеп йөриләр иде. Украинаның яңа вакытлыча хакимияте аларның хокук сакчыларын, судьяларны, журналистларны үтерүләренә тәртипсезлекләр вакытында күз йомып торды да хәзер җавап реакциясен башлады. «Уң сектор» активисты Александр Музычконың (Сашка Белый) атып үтерелүе - моңа дәлил.
Украина эчке эшләр министрының беренче урынбасары Владимир Евдокимов Музычконың үтерелүе уңаеннан биргән күрсәтмәләрендә үзе дә бутала. Башта ул милләтченең хокук сакчыларына ут ачу аркасында яралануы һәм «Ашыгыч ярдәм» хезмәте килгәнче, кан югалтудан җан тәслим кылуы турында белдергән иде. Соңрак Евдокимов аның үз-үзенә атуы турындагы версияне алга сөрә башлады. Күп сәясәтчеләр исә, бу операция ул кешене юк итүгә ачыктан-ачык заказ булган, дип исәплиләр. Янәсе, түрәләрнең һәм шәхсән эчке эшләр министры Арсен Аваковның җелекләренә үткән Музычкодан котылырга әмер бирелгән.
Халык кына берәүгә дә кирәкми
Шулай итеп, Янукович хакимиятенә каршы күтәрелгәндә «бер тәлинкәдән ашаган» өч юнәлеш хәзер аерым-аерым эш алып бара. Аларның ниятләре генә уртак - Украинаның бердәнбер идарәчеләре булу. Һәм бу максатларын чынга ашыруда алар пычрак, мәкерле һәм хәтта канлы гамәлләрдән дә чирканмыйлар. Шәхси уңыш артыннан куу юлында алар Украина халкы турында гына оныттылар бугай. Ә бит хакимият, беренче чиратта, халкының мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш.
Беркөнне Украинада яшәүче бер студент кыз белән язышкан идем. Ил эчендә барган хакимият өчен көрәштән без тәмам туйдык, сугыш башланыр дип дер калтырап торабыз, дип яза ул. Менә шулай, Украина халкы чуалышлардан, кан коюлардан, билгесезлектән күптән гарык, ә илдә, халык фикере барлыгын да онытып, «тәхет» өчен рәхимсез көрәш бара...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading