16+

Украина хакимияте ачудан нишләргә дә белми

Дөньяны шаулаткан вакыйгалар «сәхнәсеннән» Украина һаман да төшми. Кырым белән Севастопольне югалтуы белән килешә алмыйча, Украина Россиягә карата тозак артыннан тозак кора. Әмма ул сайлаган үч алымнары шулкадәр вакчыл һәм түбәнчел ки, үзен югары үсешле дип санаучы дәүләтнең шундый этлекләргә бара алуына ышана торган да түгел.

Украина хакимияте узган атна ахырында Кырымны утсыз калдырган иде, бу атна башында кырымлыларның банктагы акчаларын «катырып» куйдылар. Бүген дә андый гамәлләр дәвам итә. Украина белән Россия чигендә россиялеләрне чик сакчылары тоткарлавы турында хәбәрләр килә. Кичә исә, Россиядән Украинага очучы самолетларның экипаж әгъзаларына очкычларыннан җиргә аяк басуны тыюлары билгеле булды. Очучыларның, тиешенчә ял итмичә, яңадан күккә күтәрелүләре авиаһәлакәткә илтә алганын да уйламыйлар сак хезмәткәрләре. Украинаның Россиягә каршы эшчәнлегендә мораль басымны да сиземләргә була. Киевнең, АКШ ярдәме белән коралланачакбыз, дип Путинны куркытып маташуы - шуңа мисал.
Берничә көн элек кенә Кырымның прокуроры итеп билгеләнгән Наталья Поклонскаяны да Украинаның Куркынычсызлык хезмәте инде җинаять эзләвенә игълан итәргә өлгергән. Янәсе, Поклонская дәүләтнең конституция тәртибен көчләп үзгәртүдә гаепле һәм ул хокук саклау органнарыннан качып ята.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading