Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә барган сугыш инде күптән илнең бөтенлеген саклап калу өчен көрәш кысаларыннан чыгып, ирек таләп иткән тату халыкны үтерү-көчләүгә әверелеп калды. Донецк һәм Луганск республикаларының әле бер, әле икенче районыннан җирле халыкны ату, шартлату турында хәбәрләр көн саен яңгырап тора. Киев хакимияте үз халкы белән беррәттән чит ил,...
Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә барган сугыш инде күптән илнең бөтенлеген саклап калу өчен көрәш кысаларыннан чыгып, ирек таләп иткән тату халыкны үтерү-көчләүгә әверелеп калды. Донецк һәм Луганск республикаларының әле бер, әле икенче районыннан җирле халыкны ату, шартлату турында хәбәрләр көн саен яңгырап тора. Киев хакимияте үз халкы белән беррәттән чит ил, аеруча да Россиянең журналистларына да «ау» игълан итте. Украинада дөресен белергә һәм шул хакыйкатьне халыкка җиткерергә базган урыс журналистларын урлау, кыйнау, мәсхәрәләү очраклары көннән-көн арта бара. Инде менә хезмәттәшләребезне көпә-көндез ата ук башладылар.
Киев өчен «гадәти практика»
Сишәмбе көнне ВГТРК корреспонденты Игорь Корнелюкның Луганск шәһәре астында урнашкан бер бистәдә репортаж әзерләгән чагында үтерелүе билгеле булды. Журналист үзенең төшерү бригадасы белән тату халыкны «кайнар ноктадан» чыгару эшенең ничек оештырылуын күзәткән чакта, хәрбиләр халык буенча ут ачкан. Корнелюк күпсанлы кыйпылчык яраларыннан җан биргән, соңрак видеоинженер Антон Волошинның да һәлак булуы ачыкланды, бу мәгънәсезгә кан түгүдән оператор Виктор Денисов кына исән-сау котылган.
Украинада журналистларны ачыктан-ачык үтерүнең бу беренче генә очрагы булса, аларны урлау, кыйнау очраклары анда даими рәвештә булып тора. БМОның Россиядән вәкиле Виталий Чуркин дүшәмбе көнне басма матбугатка белдерүенчә, Киев өчен бу эш инде «гадәти практикага» әверелде. Дөрестән дә, Украинаның көньяк-көнчыгышында вакыйгалар «кызганнан-кыза» барган саен, хәрбиләр кулында Россиянең барлык үзәк телеканалларының диярлек корреспондентлары булып чыкты бугай инде. Иреккә җибәрелгәч исә журналистлар кыйналулары, нинди җәзаларга тартылганнары турында сөйлиләр.
Киев хакимиятенең Россия массакүләм мәгълүмат чаралары белән көрәше инде мәйданда барган вакыйгалар чорында ук башланган иде. Иң элек Украина үз территориясендә урыс каналларын тыю эшчәнлеген җәелдереп җибәрде, аннары канал яки редакция биреме белән Украинага баручы журналистларны илгә кертмичә, кире борып кайтара башладылар. Ул чаралар да булышмагач, Киев хакимияте хәзер «журналист кагылгысызлыгы» турында барлык законнарны бозучы гамәлләргә күчте.
Берәр илдә сугыш, чуалышлар барганда, журналистның, якында гына атулар-шартлауларга карамастан, «кайнар ноктадан» репортаж алып баруы - гадәти хәл. Ызгышта катнашучы бер якның да аңа комачауларга, кагылырга хакы юк, чөнки аның максаты ул хәлләргә тыкшыну, берәр як өчен яшерен мәгълүмат җыю түгел, ә бары тик урыннан мөмкин кадәр объектив, дөрес хәбәр генә бирү. Украинаның журналистларга һөҗүмнәре исә − үзендә барган хәлләрне башка халыкка белгертергә теләмәвенә ачыктан-ачык дәлил. Димәк, Киев хакимиятенең башкалардан яшерер нәрсәләре бар.
Җавап бирүче булырмы?
Украинада тату халыкка, журналистларга һөҗүмнәр ешайганнан-ешаюына карамастан, Евросоюз белән АКШ Киев хакимиятен һаман да һәрьяклап «башыннан сыйпап» кына килә. Киев инде бөтен булган кеше ирекләрен һәм хокукларын, халыкара нормаларны бозып бетерде. Европа белән Америка Киев үзе аларга юллап торган хисаплардан гына илдәге хәлләргә бәя бирә. Россия журналистлары исә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, анда барган вакыйгаларның чын йөзен ачарга омтыла.
Украинада журналистларны урлауларның никадәр очрагы теркәлүгә карамастан, ул җинаятьләр өчен әлегә кадәр җавап бирүчеләр, җәзасын алучылар булмады. Хәзер, анда журналистларны үтерә үк башлагач, Россия хакимияте бу «кыргыйлык»ны туктату, гаеплеләрне җавапка тартуның мөһимлеге турында белдерде. Безнең түрәләр фикеренчә, бөтен гаеп Киев хакимияте өстендә, ул үзенә ярамаган дөреслекне ачучы кешеләрне юлыннан чистарту эше белән шөгыльләнә. Украинада журналистларны үтерү һәм урлау җинаятьләрен җентекләп тикшерергә әмер бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар