16+

Ваучерның дивидендын көтәм

«Шәһри Казан»ның 26 март санында басылган «Образование» кайда?» дип аталган язмага кем генә игътибарсыз калды икән?! Дөресен генә әйткәндә, газета аша бу теманы күтәрергә мин дә берничә тапкыр талпындым, ләкин, барыбер дөньяга чыгармаслар дип, тукталып кала килдем.

«Шәһри Казан»ның 26 март санында басылган «Образование» кайда?» дип аталган язмага кем генә игътибарсыз калды икән?! Дөресен генә әйткәндә, газета аша бу теманы күтәрергә мин дә берничә тапкыр талпындым, ләкин, барыбер дөньяга чыгармаслар дип, тукталып кала килдем.

Бик кызык бит бездә: эш үткәч, нигә тавыш чыгарып торырга инде, узган эшкә салават, диләр дә күп очракта мәкаләне редакциядә «йомып» калдыралар, язмаң чыккан очракта да, теге четерекле җөмләңә «урын җитмәгән» була. Без дәшмәгән саен, халыкны алдауларның арта баруы бик азларны гына борчый кебек.
Узган гасырның туксанынчы елларында заман таләбе буенча барлыкка килгән һәм халыкның «икешәр «Волга» машинасы тиячәк» ваучерларын җыеп алган инвестиция фондлары да, ни көенеч, чираттагы дәүләткүләм алдашу гына булып калды. Андый фондлар шактый иде: Роберт Мусин җитәкләгән Милли инвестиция фонды, «Доверие», яңа фикерле демократлар оештырган (һәрхәлдә, «Татарстан» журналы шулай язган иде) «Финансист», җир кешеләрен муллыкка күмәчәк «Алтын башак»... Россия өлеш чыгарганнан тыш, безгә Татарстанның үз ваучерларын да өләшкәннәр иде. Республика милкен үз кешеләребезгә генә бүләләр, янәсе. Ышандык та, сөендек тә, билгеле. Ләкин хакимияттәгеләрнең «үз кеше» дигәне гади халык түгел, әнә шул Мусиннар, «Образование» хуҗасы Семиннар гына булган икән ләбаса. Берсеннән-берсе матуррак вәгъдәләр биреп, ваучерларыбызны җыеп алдылар да бер-бер артлы күздән югалдылар. Баштагы елларда кайбер фондлар тиенләп дивиденд түләп маташты, янәсе, шуннан артыгына мөмкинлекләре юк, табыш килми. Күптән түгел матбугатта Алексей Семинны Татарстанның иң бай кешесе дип яздылар. Менә сиңа «табышсыз» фонд хуҗасы!
Семин әфәндегә, ваучер уены ясап, шәхси мал туплау мөмкинлеген Мәгариф һәм фән министрлыгы бирмәгәндер, мөгаен. Мөмкинлекне дәүләт бирде дип беләм. Халык кулындагы хосусыйлаштыру чекларын кире җыеп алу эшен уңышлы башкарып чыккач, Мусин әфәнденең Финанс министрлыгы башына, аннары депутатлыкка, Семин әфәнденең бөлгенлек эшләре буенча ниндидер комитет башына, ягъни хөкүмәт структурасына күтәрелүләре бу эшнең югарыдагылар кушуы буенча башкарылганлыгын күрсәтә түгелме?
Мин үзем гаилә ваучерларын «Образование»гә дә, «Финансист» белән «Доверие»гә дә тапшырган идем. Соңгы тапкыр кайчан дивиденд алуымны хәтерләмим, берьюлы ике фондтан килүе генә истә. Берсе почта кәгазе артына хат та язган иде. Мин әле исән-саумы, адресым үзгәрмәгәнме - шуларны сораганнар. Берсенеке генә җитмәгәнлектән, ике фондтан килгән акчаны кушып, «Татарстан почтасы» конверты сатып алдым да җавап яздым. Ләкин минем исән булуым андагыларга ошап бетмәде бугай, бүтән борчыганнары юк. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аз-маз дивиденд түләүне, сугыш тәмамланып, ярты гасыр узгач, аларның күпчелеге бер кадер күрмичә якты дөньядан киткәч башлаганнар иде, бәлки акционерларның да «сирәкләнүен» көтәләрдер.
Ваучерларын нефть яки газ тармагына салучыларга меңәрләгән сум дивиденд түләнәдер дә бит, тик андый табышлы тармакларга теләсә кемнең хосусыйлаштыру чегын җыймадылар шул. Нефть ди тагын, бездә мескен сөт-май комбинаты акцияләренә дә, шунда эшләүчеләрдән тыш, аерым бер кешеләр генә ия була алды. Хосусыйлаштыру чегы дип аталса да, гади халыкка бирелгән чеклар бернинди дә хосусый милеккә ия булмады. Шулай итеп, без чираттагы алдау корбаны булсак, хакимият тагын бер тапкыр халыкның ышаныч дивидендын югалтты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading