16+

Җырла, җырла, дип әйтәсез... Сезгә нинди гимн кирәк яки гимн тиклем гимн язган кешегә 30 мең сум аз түгелме?

Быелдан Биектау халкы ике генә түгел, ә өч гимн башкара башлаячак. Чынлыкта аның музыкасы бар, ә сүзләре юк, шуңа да җирле җитәкчелек конкурс игълан иткән. Татарстан гимны да шундый ук язмышка дучар ителгән иде бит: музыкасы 1993 елда расланса да, сүзләре рәсми рәвештә 20 елдан соң гына, 2013 елда барлыкка...

Җырла, җырла, дип әйтәсез... Сезгә нинди гимн кирәк яки гимн тиклем гимн язган кешегә 30 мең сум аз түгелме?

Быелдан Биектау халкы ике генә түгел, ә өч гимн башкара башлаячак. Чынлыкта аның музыкасы бар, ә сүзләре юк, шуңа да җирле җитәкчелек конкурс игълан иткән. Татарстан гимны да шундый ук язмышка дучар ителгән иде бит: музыкасы 1993 елда расланса да, сүзләре рәсми рәвештә 20 елдан соң гына, 2013 елда барлыкка...

Гимн язучыга ничә сум бирелә?

Конкурс шартлары белән тәфсилләбрәк танышу өчен, Биектау районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов белән элемтәгә кердек.

Аның сөйләвенчә, гимн музыкасы Биектау районы Дөбъяз авылында туган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанның «Биектау» шигыренә язылган. Ләкин җирле депутатлар, гимн сүзләре бер генә түгел, ике дәүләт телендә булырга тиеш, дип, шигырьне үткәрмәгән, ә музыканы кабул иткәннәр.

- Кайбер мәктәпләрдә Рафис Корбан шигыре район гимны буларак язып куелган. Болай итмәгез, сүзләре рәсми рәвештә юк бит әле, дип мәгариф хезмәткәрләренә матур гына аңлаттык. Кайбер район гимннарының көен генә ишеткәнем бар, күпчелегендә анысы да юк әле. Татарстанныкына да ничә еллар буена сүзләр таба алмадык. Гимн балаларга тәрбия чарасы буларак та әһәмиятле. Безнең районга беркетелгән Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Азат Зыятдинов: «Гимн сүзләре белән ашыкмагыз әле, бик җитди әйбер бит ул», - дип әйтә иде, - дип сөйләде Ринат Сабирҗанов.

Конкурс нигезләмәсендә языл­ганча, гимн тексты ике куплет һәм кушымтадан торырга тиеш. Анда Биектау тарихын, истәлекле урыннарын, географик үзенчәлекләрен, мәдәни традицияләрен, җирле халыкның холык-фигылен чагылдыру шарты куелган. Эшләр 15 февральгә кадәр кабул ителә. 28енә кадәр җиңүче ачыкланырга, ә беренче майга кадәр гимн инде яздырылырга да тиеш.
Конкурс комиссиясе иң уңышлы ике әсәрне сайлап, район Советына тәкъдим итәчәк. Соңгы сүзне депутатлар әйтә. Район халкы хөкеменә иҗат җимешен Сабан туенда тәкъдим итәргә җыеналар. Ә иң кызыгы... җиңүчегә 30 мең сум бирелә.

- 30 мең сум әз түгелме соң? -дип сорыйм Ринат Сабирҗанов­тан.
- Көен дә 30 меңгә яздырттык. Сезгә, бәлки, әзрәктер, безгә күбрәктер, - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән дә элемтәгә кереп, конкурста катнашырга җыенамы, юкмы - шул хакта сорадык. Җыенмый икән.

Мамадышта гимнны кем сайлаган?

Ә менә Мамадыш гимны бер дә «гарип» түгел: сүзләре дә, көе дә бар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова «ШК»га сөйләгәнчә, конкурс бер ел дәвам итеп, районның җырлы-моңлы «визит карточкасы» былтыр район сессиясендә кабул ителгән.

Жюри хөкеменә утызлап эш килеп ирешкән. Мамадыш Мәскәү өлкәсенә Сабан туйлары оештырырга ярдәм итә, шундагы иҗатчылар да үзләренең мөмкинлекләрен сынап карыйсы иткән.

- Конкурс комиссиясенә музыка, әдәбият, шигърият белгечләре, журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре кертелде. Комиссияне җитәкләгән район башлыгы һәр вариантны дикъкать белән тыңлады. Матбугат чараларында конкурсны яктыртып бардык, сайтта тавыш бирү оештырдык. Финалга узган өч гимнны, сүзләрен русчага, татарчага тәрҗемә итеп, көйләре белән бергә депутатларга тыңлаттык. Сайлап алынганына да үзгәрешләр кертергә туры килде. Гимнны оркестр белән яздырып, беренче тапкыр район Сабан туенда яңгыраттык, - диде район түрәсе.
Җыр сүзләрен - Рафаэль Газизов, музыкасын Александр Штенгауэр язган, икесе дә Мамадыштан чыккан, аларга акчалата премия тапшырылган, әмма әңгәмәдәшем аның күләмен исендә калдырмаган.

- Алена Петровна, Мамадыш гимнын яттан бе­ләсезме?
- Әлегә белмим, тик әлегә... Ятларга, дигән максат куям.

Азнакай башлыгы телефонында нинди җыр?

Азнакай турында кырыклап җыр язылса да, берсенең дә гимн дәрәҗәсенә үсеп җиткәне юк. «Квартет» ансамбленең Азнакай турында башкарган җыры җирле халык кына түгел, җитәкчеләр арасында да бик популяр икән, ул хәтта район башлыгы Марсель Шәйдуллинның кесә телефоныннан яңгырап тора. Район Советы аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин бу мәгълүматны безгә раслады.
- Ә сезнең телефонда нинди җыр яңгырый? - дип сорадым үзеннән.

- Виброзвонок тора. Киңәшмәләрдә күп катнашканга, телефон тавышын кабызырга да куркам, - дип көлде ул.
Айдар Хәлиуллин әйтүенчә, 2006 елда муниципалитетлар оешканнан соң, район әләме белән гербын конкурс үткәреп раслагач, гимн да кирәк, дип сүз куертканнар. Татарстан гимны бар бит, шул җиткән, дип, ниятләреннән кире кайтканнар.

- Өлгереп җитмәгән­бездер, күрәсең. Азнакай турындагы җырлар шулкадәр матур, һәрберсе гимн булырлык. Конкурс игълан итеп, халык фикеренә таянып, үз гимныбызны булдырырга кирәк инде, җитмәсә, сез дә безгә этәргеч бирдегез. Бүтән районнардан калышып булмас. Гимнга дөрес караш тәрбияләүне балалардан башларга кирәк. Чит илләрдә мәктәпләрдә аны һәр иртә уйнаталар, диләр. Ул яңгыраганда, басарга кирәк. Кайвакыт Азнакай Сабан туена чит ил кунаклары килә. Гимн уйный башласа, халыкның яртысы баса, яртысы утырып тора, бик оят булып китә, - диде район Советы аппараты җитәкчесе.

«Язучының эше җиңел, дип уйлыйлар»

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың Татарстандагы бер районның да гимнын ишеткәне юк. Әйтүенчә, туган ягы Актаныш турында бик күп җырлар язылган, ләкин берсе дә гимн буларак рәсмиләштерелмәгән.

Фәйрүзә ханым сүзләренчә, гимн рәсми дә, җитди дә, лирик та булырга тиеш. Әмма гимн тиклем гимн язган кешегә 30 мең сум түләү аз, ди.

- Язучының эшен җиңел, дип уйлыйлар. Җырчыларның концертларына акча түләп керергә кирәк, ә язучылар очрашуларда бушлай чыгыш ясый. Җырчылар шул язучылар иҗат иткән җырларны башкарып йөри бит, авторны, теләсәләр, әйтәләр, теләмәсәләр, юк. Төп иҗатчылар күләгәдә кала. Районның 100 мең сум гына бирерлек мөмкинлеге булырга тиеш, - диде шагыйрә.

«Шәһри Казан»ның электрон тартмасына «Биектау гимнын нинди адрес­ка җибәрергә икән?» дигән сорау килеп төште.

Конкурска эшләр шушы адрес буенча кабул ителә: 422701, Татарстан Республикасы, Биектау райо­ны, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Кооператив урамы, 5 нче йорт. 203 нче бүлмә. Биектау районы башлыгы урынбасарына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading