16+

Югалган бер бала – өзгәләнүче йөз күңел

Дөнья буенча ел саен 8 миллион чамасы (!) бала югала. Бу көн саен 22 меңләп баланың югалып торганын аңлата. Аерым алганда, Россиядә дә әлеге мәсьәләдә хәлләр сөенерлек түгел: еллык статистика - 15-20 мең, көндәлегенеке - 42-56. Татарстанда да көн саен 1-2 бала өйләреннән чыгып китә, мәктәптән кайтып җитми, урамда уйнаган...

Югалган бер бала – өзгәләнүче йөз күңел

Дөнья буенча ел саен 8 миллион чамасы (!) бала югала. Бу көн саен 22 меңләп баланың югалып торганын аңлата. Аерым алганда, Россиядә дә әлеге мәсьәләдә хәлләр сөенерлек түгел: еллык статистика - 15-20 мең, көндәлегенеке - 42-56. Татарстанда да көн саен 1-2 бала өйләреннән чыгып китә, мәктәптән кайтып җитми, урамда уйнаган...

Күпчелеге табылса да...
Узган ел республика буенча балалар юкка чыгуының 443 очрагы теркәлгән. Хокук саклау органнары һәм балаларны эзләү белән шөгыльләнүче волонтерларның ярдәме белән, 432 бала туган йортларына кире әйләнеп кайткан. Берничә бала әле һаман да хәбәрсез югалганнар булып исәпләнә. Россиядә югалып торган 15-20 мең кыз һәм малайларның исә 2 меңгә якыны эзсез юкка чыга, 1 меңләбе, теге яки бу сәбәпләр аркасында, һәлак була икән.
Балалар ни сәбәпле шулай бик еш югала соң? Очракларның күпчелегендә балалар йортларыннан үзләре табаннарын ялтырата икән. Алар начар шартларда гомер кичерүче гаиләләрдән, эчкече яки каеш белән тәрбияләргә яратучы әти-әниләреннән, үзләре уйлаганча, иреккә чыгып кача. Үсмер баланың холкы барыбызга да таныш. Яшәү шартлары мөмкин кадәр уңайлы булуга да карамастан, ул, өлкәннәр үзен аңлап бетермиләр, дип фикер йөртеп яки булмаган проблемалар уйлап чыгарып, өеннән чыгып китәргә мөмкин. Балалар югалуның калган очраклары алар артыннан күзәтеп җиткермәүгә яки җинать очрагына карый. Мондый хәлләрнең соңгыларының берсе Волгоград өлкәсендә теркәлгән иде. Новониколаевск районының Комсомольск авылында яшәүче тугыз яшьлек малай 23 сентябрь көнне көндез урамда уйнаган җиреннән юкка чыкты. Аны, полиция белән берлектә күпсанлы волонтерлар эзләде, хәтта вертолет та эшкә җигелде. Кызганыч ки, икенче көнгә малайның җәсәден авыл янындагы куаклыкта табып алдылар. Бу вакыйгага карата хәзер «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Югалган балаларның күпчелеге тиз арада табылып, якыннары кулына исән-сау тапшырылсалар да, ничек кенә кызганыч булмасын, балаларны урлау, тоткынлыкта тоту, көчләү һәм үтерү очраклары да ара-тирә булгалап тора. Каннарны өшеттергеч вакыйгалар - бала-чагаларны хәер сорашып йөрү эшенә җигү, аларны коллыкка яки әгъзаларга сату һәм көчләп үтерүләр турында да, сирәк булса да, ишеткәләргә туры килә.
Кечкенә генә Чаллы шәһәрендә булуына карамастан, ел башында илкүләм яңгыраш алган вакыйганы хокук саклаучылар гадәттән тыш хәл, «кагыйдәдән чыгарылма» дип атый. Татарстан буенча да, Россия буенча да андый хәлләр балалар югалуларның барлык очракларының берничә процентын гына тәшкил итә, ди алар. Шулай да статистикага ышанып тыныч кына утыру һич кенә дә дөрес түгел, «тормыш чәчкәләребезне» күз алмасы кебек саклау кирәклеген һәрбер әти-әни белергә, барлык өлкәннәр дә аңларга тиеш.
Кагыйдәләр үтәр өчен уйлап чыгарылган
Балалар югалмасыннар өчен, нишләргә кирәк соң? Кагыйдәләр гади: алар артыннан һәрчак күз-колак булырга, мәктәпкә озата барырга һәм аннан каршы алырга, урамда караңгы төшкәнче уйнарга рөхсәт итмәскә һ.б. Әмма балаларны тәрбияләү өчен бер үк кысалар, шаблоннар, чаралар ярамаган кебек, бу мәсьәләдә дә кагыйдә кысаларына гына ышану аз нәтиҗәле. Баласын югалтудан сагышка баткан аналарның сүзләрен искә төшерик: «Улымны биш минутка гына караусыз калдырган идем!» яки «Кызымның, рөхсәт сорамыйча, үзенең генә елга буена төшкәне юк иде!» һ.б. Баланың башында киләсе минутта нинди уй буласын беребез дә фаразлый алмый, һәр мизгел күз-колак булу да бер әти-әнинең дә көченнән килә торган эш түгел. Балалар югалуларның күпчелек очракларында аларның, аеруча үсмерләрнең өйләреннән үзләренең махсус качып китүләрен дә онытмыйк.
Бала артыннан туктаусыз контроль мөмкин хәл булмаганга, һәрберебез алар югалган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген яттан белергә тиеш. Болар - югалтуны сизүгә, бер минут та сузмыйча, полициягә мөрәҗәгать итү; шунда ук үзең дә эзләүгә керешү, ярдәмгә бөтен дусларыңны, танышларыңны дәшү; кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүче волонтер оешмаларга сөрән салу. Аллага шөкер, эчкерсез ярдәмгә һәрчак әзер мондый ирекле берләшмәләр һәм аларда теләп катнашучылар хәзер байтак, бала эзләүдә, күп очракта, төп ярдәмне алар күрсәтә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading