16+

Зур базар

Акчаны ничек җиңеп булачагы турында уйланулар

Зур базар

Акчаны ничек җиңеп булачагы турында уйланулар

Подъезд алды. Бер ханым пакетын эскәмиягә җәеп салган да аннан мин исемен белми торган ниндидер әйберләр алып ахирәтенә күрсәтә, үзе бертуктамый товарны мактый һәм өстәмә бүләкләр вәгъдә итә.

Реклама коллары
Ул арада ишек ачыла һәм мин подъездга узам. Лифт төбендә егет белән кыз тора. Кулларында - зур пакет. Гүзәл зат миңа елмая:
- Гафу итегез, ә сез өйләнгәнме?
- Өйләнгән, - дим җитди кыяфәт белән. - Ну, бик срочно кияүгә чыгарга теләсәгез, ярдәм итә алам.
- Ә миндә хатыныгызга бүләк бар, - дип, кулыма ниндидер уенчык тоттыра һәм минем үзлегемнән аны кире бирергә омтылганны күреп, - Юк, юк... Бу сезгә... хатыныгызга... бүләк...
- Юк, рәхмәт...
- Бушлай бит ул! - дип, минем беркатлылыгыма аптырый кыз, - Курыкмагыз сез...
Мин тагын кулымдагы бүләккә күз салам. Матур сурәтле целлофан аша эчендә ни икәне күренми. Бер тапкыр да ачылмаган. Бүләкне култык астына кыстырам. Ул арада кыз пакетыннан тагын нидер тартып чыгара:
- Ә менә монысы биш мең тора. Әмма сезгә аны ярты хакына бирәм. Акция бездә шундый...
Сизеп торам инде, мине ничектер алдарга тырышалар. Ләкин матур кыз алдында баш тарту уңайсызрак, ул мине хатыны өчен акча жәлли торган бер комагай дип уйлар сыман. Бәхеткә, лифт ачылып китә һәм аннан күрше мужигы күренә:
- Ә-ә-ә, күрше! Машинаны яңарттым бит әле, чыгып карыйбызмы? Иномарка!
Баш тартсаң, көнләшә дип уйлаячак инде. Ләкин теге кыз күзенә дә кабат күренәсе килми. Ул арада телефон шалтырый. Мин сөенеп трубканы алам һәм күршегә: «Эштән шалтыраталар», - дип пышылдыйм. Ул чыгып китә, мин игътибар белән тыңлыйм. Банктан шалтыраталар икән. Матур хатын‑кыз тавышы минем фәлән миллион кредит алырга мөмкинлегем барлыгын хәбәр итә. Процентлары да түзәрлек икән. Соңрак уйлап карарга вәгъдә бирәм.
- Сезгә кайчан шалтыратырга? - ди тавыш.
- Илле елдан соң... - дияргә мәҗбүр булам. Ул арада кесә телефонына смс килә: бассейнга чакыралар. Шулай ук арзан хакка.
Телевизорны кабызам. Бер канал миңа гинекологка барырга тәкъдим ясый. Икенчесенә күчәм - «Тампакс» алырга димлиләр һәм мин хатын‑кыз булып тумавыма үкенебрәк башка каналга күчәм. Анда - виагра... Үземне көткән виагралы һәм ләззәтле картлык турында уйлап, күңел нечкәреп китә. Берәр җыр булса да тыңлыйм әле дип, татар телеканалын борам. Берәү шигырь укый. Яхшы шигырь. Һава торышы турында. Кояшның - якты, ә яфракларның яшел икәнен ачыклаудан мин дертләп китәм. Соңгысына бераз шикләнеп: «Туктале, ул яфраклар чынлап яшелмени соң әле ул?» - дип, тәрәзәгә багам. Ә анда зур лозунг тора: «Большой выбор и радость от покупок!» Кабат әйләнеп килүгә, шигырь бетә һәм «Дивандагы кибет» хакимлеге башлана... Компьютерны кабызам. Ул интернетка тоташуга ук эзләгечтәге банер чит илләрдә ял итеп кайтырга чакыра. «Менә шуның белән барырга мөмкин» дигән сыман, аны иномарка рекламасы алыштыра...
Көне буена миңа нәрсәдер сатарга маташалар. Монда инде: «Акчам юк бит», - дип тә котыла алмыйсың. Бу сүзеңне ишетеп калса, банклар: «Әйдә, миннән кредит ал», - дип чиратка басачак. Тормыш рәхәт инде, бер карасаң.

Статус
Без базарда яшибез. Һәм кешелекне шартлы рәвештә ике төргә бүләргә мөмкин. Юк, ир‑егет һәм хатын‑кызга түгел. Бу чик инде акрын гына җуела бара. Изге һәм явызга да түгел. Үз вакытында һәм урынында кылынган явызлык урынсыз һәм вакытсыз кылынган изгелектән яхшырак. Дус һәм дошманга да. Бүген сатмый торган дус, сатылмый торган дошман юк. Сатучы һәм сатып алучыга да түгел. Без барыбыз да бер үк вакытта сатучы һәм сатып алучы. Кешелек бүген кулланучыларга (клиент, пациент, сатып алучы, җанатар) һәм булачак кулланучыларга бүленә.
Кеше психологиясенең бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәртөрле чаралар белән мине көн саен кемдер үз ягына аударырга омтыла. Әйтик, җенси проблема икән - «виагра» ярдәм иткәнен беләм. Чөнки реклама үз эшен эшләгән. Аларны сез дә беләсез. Әгәр мин: «Не тормози!» дисәм, сез: «Сникерсни» - дип дәвам итәчәксез. Без әлеге товарларның кулланучылары түгелбез икән, димәк, булачак кулланучылары. Шоколад алырга туры килгәндә, без колак ияләшкән «Сникерс»ны алачакбыз.
Көне буена туктаусыз рәвештә диярлек без әнә шундый тәкъдимнәр яңгыры астында. Һәм беркайчан да: «сатып алыргамы, юкмы?» - дип уйламыйбыз (чөнки андый установка инде безгә бирелгән - аңасты дәрәҗәсендә сеңдерелгән ул), ә: «Нәрсә сатып алырга?» - дибез. Һәм бүген кешенең статусы да акыл дәрәҗәсе, күңел сафлыгы һәм башка табигый мөмкинлекләре белән түгел, ә сатып алу мөмкинлеге белән билгеләнә.
Затлы иномарка килеп туктый. Аннан кечкенә буйлы, пеләш башлы, йомры корсаклы гарипрәк кыяфәтле ир төшә. Вәкарь белән генә тирә‑ягына күз сала һәм арткы ишектән чыккан тәти кызны култыклап подъездга аксаклый. Ишегалдында тәмәке көйрәтеп торган ирләр сокланудан телләрен шартлатып кала. «Вәт, яши белә күрше. Вәт, бәхетле!» Аларга тегенең байлыгы (затлы иномаркасы, фатиры, көн саен бер кыз ияртеп кайта алуы) - дәрәҗә. Югыйсә, үзләре дә начар киенми, начар ашамый, җәяү йөрми ич инде. Менә дигән гаиләләре бар, йөз-кыяфәтләре дә ярыйсы, сау-сәламәт ирләр. Юк, болар әһәмиятсез булып тоела. Чөнки күршенең машинасы яхшырак, акчасы күбрәк, димәк, статусы зур.

Идарәче кем?
Бүгенге кеше үзенең табигый асылын җуеп, сатып алу коралына әйләндерелгән. Икенче төрле әйтсәк, кулланучы зомби. Акчасы яки акча табар мөмкинлеге булганда, ул ниндидер әһәмияткә ия. Чөнки нәрсәдер сатып алырга мөмкин. Ә акчасы юк икән...
Бүген безнең белән акча идарә итә. Бу беркемгә дә сер дә, яңалык та түгел. Гади адәм баласы үз тормышын җайга салыр өчен бурычларга кереп бата, көне‑төне эшләп шул бурычларыннан котылганда чиргә урала һәм дару өчен тагын эшләргә мәҗбүр була. Гадиләр тормышының кыскача эчтәлеге шулай.
Миллиардерларныкы да артык аерылмый. Бөтен тырышлыгын, акылын, сабырлыгын, изгелеген, усаллыгын һәм адәм арсеналында булган башка сыйфатларын эшкә җигеп, әйтик, финанс империясе төзи, эшләтеп җибәрә, алдынгылар рәтенә чыгара. Җиде буын оныкларына җитәрлек байлыгы булса да, тыныч күңел белән ял итә алмый. Чөнки нәрсә беләндер идарә итү, тынгысызлык, мөлкәт арттырырга омтылу инде аның канына сеңгән, яшәү рәвешенә әверелгән. Ул үзе төзегән империянең патшасы да, колы да. Аның белән дә акча идарә итә.
Китап кибетләренә керсәгез, анда иң күп нәрсә -акча эшләү, сәүдә итү серләре турындагы китаплар. Иң күп сатылучы да - шулар. Интернетта да шул ук хәл. Электрон почтаңа «Тиз акча эшләү ысуллары», «Телефон аша сәүдә», «Ике көндә фәлән доллар!» сыманрак язмалар (китаплар, аудиофайллар, видеотренинглар һ.б.) килмичәрәк торса, кайчагында күңелне ятимлек хисе биләп ала.
Әйткәндәй, күз төбенә массаж ясый торган нәрсәләр сатучы кыз да, телефоннан кредит тәкъдим итүче дә, смс җибәрүчеләр дә шул маркетинг китапларында язылган тәкъдимнәр буенча хәрәкәт итә. Әлбәттә, берничә ел элек бу алымнар уңышлы эшли иде. Ләкин хәзер заман да, кешенең кәефе кебек, бик тиз үзгәреп тора һәм әлеге ысуллар күптән инде үзенең тәэсирен югалтты. Алар хәзер эшләми, бары тик сәүдәгәрләргә нәфрәт кенә уята. Шуңа күрә, әлеге «сәүдә осталары»на яңарак китап укырга кирәк. Ә бүгенге танылган маркетологлар әлеге һөнәрнең асылын аңлаганнан соң, маркетинг буенча бернинди китап та укымаска киңәш итә. Һәм менә ни өчен: уңышлы эшләгән алымнарын беркем дә киң даирәгә чыгармый, әгәр киң җәмәгатьчелеккә чыккан икән, димәк, ул ысуллар искерә башлаган һәм бернинди дә уңышлы нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә, ышанычлы әзер рецептларны беркайдан да табу мөмкин түгел, үзеңә уйлап чыгарырга туры килә. Ә фикер йөртү тизлеген һәм фантазияне үстерү өчен алар әдәби китаплар укырга киңәш итә. Һәм бу киңәшләренә колак салучы юклыгына зарлана.

Дипломлы наданнар
Бу сүз уңаеннан гына әйтелгән нәрсә түгел. Сәүдә һәм алыш‑биреш бүген тормышыбызга шултикле нык үтеп кергән, аның темпына хәтта маркетологлар үзләре дә өлгерә алмый, дигән сүз бу. Әлеге күренеш сәүдә өлкәсендә белгечләр әзерләүдә дә җитди кыенлыклар тудыра. Дәреслекләрнең күбесе басылып чыкканчы ук искерә, ә студентлар шуның буенча белем алырга мәҗбүр. Ул студент фәлән ел буе укып, кулына диплом алганчы чынбарлык бөтенләе белән үзгәрә. Һәм белгеч таныклыгы алып чыккан яшь кеше, чынында, нибары дипломлы наданнар армиясенең бер вәкиле булып кына кала.
Ә акча колларына әйләнгән җәмгыятьтә дипломлы наданнар мыжгып тора. Белем бирү системасының бүгенге көн таләпләренә яраксызлыгы инде беркемдә дә бәхәс уятмый. Һәртөрле реформалар да шуны танудан барлыкка килә. Ләкин бу өлкәдә әлегә бернинди уңыш та сизелми, реформаларның да берсе өстенә икенчесе өелә, аңа өченчесе өстәлә. Нәтиҗәдә, берсе дә җиренә җиткерелмәгән килеш кала бирә. Читтән караганда, мәгариф системасы кай тарафка барырга белмичә миңгерәп торган кешене дә, үлем түшәгендә тартышып яткан авыруны да хәтерләтә сыман.
Заман белән бергә атлар өчен, әйтик, заманча корылмалар кирәк. Аны алыр өчен акча кирәк. Ләкин акча юнәтеп, теге корылмаларны эшләтеп җибәрүгә... аларның инде искергәнлеге ачыклана... Бу бер генә ягы... Кичәге дәреслекләрнең бүгенгә ярамавын да, талантлы укытучыларга кытлык булуын да, фәнни тәҗрибәләргә шартлар юклыгын да, бюрократик системаның акырын кузгалуын да исәпләргә мөмкин... Ә гомер уза һәм шушы ыгы-зыгылар эчендә заманга яраклы белем ала алмаган дипломлы наданнар күбәя. Боларга укып тормыйча гына диплом сатып алучыларны да өстәргә мөмкин. Һәм алар җәмгыятьнең төрле тармакларына җаваплы белгеч булып урнаша.
Кыскасы, акча хакимлеген стенага терәячәк нәрсә - наданлык һәм рухи ачлык. Бүгенге зомбилар җәмгыяте, иртәме-соңмы, рухи байлыкка һәм белемгә сусап уяначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading